Малларга — «швед өстәле»: Рәис Шәкүров йорт хуҗалыгын алып бару серләре белән уртаклашты

Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче «авыл профессоры» Рәис Шәкүров турында күпләрнең ишеткәне бардыр. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесен ул селекционер булуы белән кызыксындырды һәм без юлга кузгалдык.

 

Тавык ББ-24, тавык БК-16

Күптән түгел 70 яшен тутырган Рәис абый капка төбеннән үк елмаеп каршы алды. Дөресен генә әйткәндә, безне каршы алырга түгел, 120 тавыгын ишегалдына чакырырга дип чыгып баскан икән ул.

Менә монысы брама, ә анда леггорн, әнә Пушкин, Горький токымнары… дип санап китте ул, ишегалдындагы тавыкларын барлап. – 120 кош арасында  тавыкларның 7 токымы бар. 10 тавыкка – бер әтәч, 100 тавыкка 10 әтәч туры килә. Иң беренче итеп мин брама белән бройлерны куштым. Алардан ит тә, йомырка да бирә торган токымнар барлыкка килде. Итләре 2 килограмм ярымга кадәр җитә аларның. Нигә миңа 120 тавык кирәкме? Бакчада төрле-төрле чәчәк үстерсәң генә матур бит. Монда да шулай:  тавыкларның төрлесен асрау, аларны тәрбияләү миңа рәхәтлек бирә, ди Рәис абый кошлары турында.

Тавыклар көнгә 70 кә якын йомырка сала. Мунча себеркесе, бал кортыннан ясалган дарулар һәм ит, сөт ризыгы белән беррәттән Рәис абый Арчага базарга атна саен йомырка да алып барып сата.

Бөтен кеше минем кебек тавык асраса, кибеттә йомырка бәяләре кыйммәт булмас иде. Кеше хәзер тавык тотмый бит. Ишегалдына «акча» җәеп бетерделәр дә, тавык пычрата, дип куркалар, – дип орышып та ала ул.

Узган ел Рәис абый 600 чеби саткан. Быел халык тагын да күбрәк сорый, шуңа ул аларның санын арттырырга исәпли икән. Рәис абый токымлы тавыкларны төрле җирдән җыйган. Казаннан алып кайтканнары да бар, ди ул. Шунысы кызык: терлекче кош-кортка исемнәр дә бирә. Менә, мәсәлән, ББ-24 һәм БК-16. Бу хәреф һәм саннар самолет исемнәрен хәтерләтә. Исем өчен Рәис абый ике кушылган токымның баш хәрефләрен һәм тавыкның туган елын ала (БК-16 – 2016 елда бройлер белән кызыл тавык кушылган токым).

 

 

 

Кошларга һәм үгезләргә – «швед өстәле»

Тавыкларның рационы бай. Рәис абый кошларына 17 төрле ризык ашата.

–  Дүрт төрле бөртекне дробилкадан чыгарабыз, аңа ПГС, йомырка кабыгы кушабыз, шуннан соң су кайнатып, икешәр чиләк пешерәбез. Юкә яфрагын, гәҗитләрне дә кош-корт бик яратып ашый. Хайван майларын, эчләрен дә бирәм мин аларга. Шулай итсәң, йомыркалар эре була. Җәен чөгендер яфраклары турында да онытмыйм. Тавыкларга бары тик кайнамаган су гына эчертәм. Кайбер кеше кайнаган су эчертә яисә кар бирә. Алай ярамый, кайнаган судан йомырка кабыгы калын була, –  дип кисәтә терлекче.

Рәис абый хуҗалыгында мөгезле терлек тә туклыклы рацион белән асрала. Сарайда 1 тонналы үгезне күреп шаккаттык. Аның янына «кунакка» сыерларны хәтта башка авыллардан да алып киләләр икән. Рәис абый үгезне ничек формада тотуы белән бүлеште:

–  Бер көнгә үзенә генә 10 килограмм он кирәк. Шулай ук 20 кило бәрәңге, 15 кило чөгендер дә ашатам. Тавык йомыркасын да жәлләмим. Суяр алдыннан берничә ай кала терлеккә он пешереп бирергә кирәк. 2 кило онга бер чиләк кайнар су һәм тоз кушып, шуны коймак камыры кебек пешереп ашатсаң, үгез ите тананыкы кебек булачак, –  ди ул.

Рәис абый сараеның икенче бер өлешендә – бакча сөрү өчен ат, тагын түрдәрәк 11 баш сарык күренә. Алар да – селекционерның чираттагы уңышы. Рәис абый дорпер кросс токымлы тәкә белән «курдючный»ны кушып, симез койрыклы сарык барлыкка китергән. Бу төр яшь вакытында ук 50–60 килограмм ит бирергә мөмкин икән.

 

 

Аю һөҗүме

Мал һәм кош-корттан тыш Рәис абыйның 40 умартасы да бар. Быел аю аларны харап итә язган.

– Умарталар урманда иде, берәр атна аларны барып карамадым. Аю кеше исе бетүен генә көткән, ахры. Ике умартаны сугып аударган. Бер оядагы 17 рамдагы балны ашап бетергән. Тырнаклары махсус җайлашкан диярсең, кәрәзне сыпырып кына алган: корты да, балы да калмаган. Икенче оя рамнарындагы балны ашый-ашый, метр саен атып калдырган, – ди Рәис абый.

Башта ул моны кеше эшедер дип уйлаган, чөнки ерткыч эзләре күренмәгән.

– Урманда сулык бар иде. Шуның янында зур-зур аю тәпие эзләренә юлыктык. Ашап бетерә алмаган балны урманга алып кереп киткән булган. Шулай итеп, 34 рамның башына җиткән. Бу якларда элек аю күргән юк иде, –  дип гаҗәпләнә ул. Аның сүзләренә караганда, хәзер аюларның Татарстанда артуы аларның ашарга эзләп килүенә бәйле.

 

Рәис абыйдан сызланудан булыша торган дару рецепты

– Җир мае дигән гөмбәдән дару ясыйм. «Сызлаганнан булыша», – дип алалар. Җир мае җәй башларында пәйда була. Аның исе бик тәмсез һәм бөтен тирә-юньгә тарала. Ис чыгармаса, аны табып та булмый, яфрак астында яшеренеп ята ул. Ул гөмбәне юарга ярамый, сөрткәләп кенә алырга кирәк. Тәме әче торманы хәтерләтә. Шуның маеннан мин мондый дару әзерлим: 3 литрлы банкага алты гөмбәне аракы белән салып куям, 40 көн үткәч, аны файдаланырга ярый. Бервакыт берәү, гомер буе беләзегем сызлый дип, шушы даруны миннән алып, кулланып карады. Файдасын күргән, бик ярдәм итте, дип шалтыратты.

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү