Түнтәр мәдрәсәсе нигә телдән төшмәгән? (ЭКСКЛЮЗИВ)

Балтач районының Түнтәр авылында кызлар өчен пансионат ачарга ниятлиләр. Аңлашыла ки, монда дин гыйлемен дә укыту каралган. Бу – Татарстанда икенче шундый уку йорты. Беренчесе дә шул ук районда – Бөрбаш авылында. Анысын ир балалар өчен Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев оештырган иде. Бу яңалыкны ишеткән кешедә, әлбәттә инде, «Ни өчен нәкъ менә Түнтәрдә, тагын шул ук төбәктә?» дигән сорау тумый калмас. Авылның тарихын төбенә төшеп өйрәнгән Рәфхәт Зарипов белән без әнә шул сорауга җавап эзләдек. 

Рәфхәт абый, мин күптән түгел генә Киров өлкәсенең Малмыж районында булып кайткан идем. Андагы музейларга керсәң, гел сезнең авыл исеме телгә алына. Татарстан районнары тарихы белән таныша башласаң да шул ук хәл. Түнтәргә бу кадәр мәгърифәтчеләр кайдан килгән?

– Боларның барысы да диярлек Мөхәммәтгали ишанның (Гали Сәйфуллин) эш-гамәлләренә бәйле. Патша тарафыннан Диния нәзарәте ачарга бары тик 1778 елда гына рөхсәт ителә. Шунда имтихан тотканнан соң гына, муллаларга указ бирелә башлый. Гали Сәйфуллинның исә Түнтәргә кайткан беренче указлы мулла икәнлеге билгеле. Аңа кадәр авылда, нигездә, башлангыч белем бирүче мәдрәсә генә булган. 1829 елда авылыбызга Гали ишан кайтканнан соң, бик зур эшләр башкарылган. Мәчетебез ике катлы итеп, икенче катта ике намаз залы булдырылып, зурайтылып эшләнгән. Ул авыл халкы ярдәмендә авылның үзәгеннән, мәчетне дә шунда кертеп, мәдрәсә өчен бер дисәтинә (1,09 гектар) җир алган. Укыту өчен, китапханә өчен биналар, шәкертләргә ятаклар, ашханә, хәлфәләргә торак йортлар төзеткән. Мәдрәсәнең китапханә бинасы зур булган. 1930 елдан соң ул совет мәктәбе китапханәсе һәм пионер клубы, 1945–1965 елларда авыл клубы булып хезмәт итте. Мәдрәсә китапханәсе дә, хәзрәтнең шәхси китапханәсе дә бик бай булган. Мөхәммәтгали ишан хәлфәләр һәм шәкертләр туплаган. Шулай итеп, 1830 нчы еллардан башлап, муллалар хәзерли торган уку йорты – дини урта белем бирелә торган мәдрәсә эшли башлаган. Рус документларында ул «училище» дип язылган. Түнтәрдә мондый мәдрәсә эшли башлаганда, якын-тирәдә башка гыйлем йортлары булмаган әле. Кышкар, Курса мәдрәсәләре соңрак ачылган, ә Иж-Бубыйныкы ХХ гасырда гына эшли башлаган. Гомумән, Түнтәр мәдрәсәсе бу чорда бөтен Идел, Урал, Нократ буена таныла.

Димәк, Түнтәрнең бай кешеләре, сәүдәгәрләре дә булгандыр дип фаразларга мөмкин? Бу кадәр байлыкны сафка бастырудан тыш, тоту өчен дә шактый акча кирәк бит.

– Мөхәммәтгали ишан чорында авылның танылган байлары, сәүдәгәрләре булмаган. Халык нигездә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Мәдрәсә ачылу авылда һөнәрчелек үсешенә китергән. Шәкертләр һәм хәлфәләр өчен өс һәм аяк киемнәре тегүчеләр, аларга хезмәт күрсәтүчеләр барлыкка килгән. Ә менә биналар төзү, гомумән, мәдрәсә бюджетын тоту өчен Мөхәммәтгали хәзрәт үзе зур тырышлык куйган. Мөгаен, аның читтә йөргәндә туплаган запасы да булгандыр, тик истәлекләрдә ул турыда язмалар юк. Ә менә Түнтәргә кайткач, ул, хәзергечә әйтсәк, зур адымнар белән фермерлык эшчәнлегенә тотынган. Игенчелекне үстергән, 30 баш савым сыеры асраган, анда савылган сөтне мәдрәсә ихтыяҗларына тапшырган. Моннан тыш ат үрчетү белән дә шөгыльләнгән. 50 баш аты булган. Шактый өлеше чабышкылар булып, үзе дә ат өстендә чабарга бик тә маһир булган.

Бохара мәдрәсәсендә ун ел дәвамында гыйлем туплаганнан соң, ул андагы галимнәр белән бергә Урта Азия төбәкләренә, Кытайга, Әфганстанга, Һиндстанга сәяхәт кылып, ислам динен пропагандалап йөрүдә катнашкан. Дәһлигә барып җиткән. Сәяхәтләр биш ел дәвам иткән. Бу турыда Шиһабетдин Мәрҗани дә, Риза Фәхретдин дә язып калдырган. Аның атларны яратуы да шул сәяхәтләрдән калгандыр, мөгаен.

Аңлашыла, әлбәттә, аның карамагында хезмәтчеләр яшәгән, шуның кадәр эшне ул үзе генә башкара алмас иде. Шәкертләр дә эшсез тормагандыр. Әмма ул үтә ярдәмчел һәм кешелекле булган, беркемнең дә хезмәтен буш калдырмаган. Үзенә байлык тупламаган, төп байлыгы китапханә һәм дәрәҗәле мәдрәсә булган. Кешеләрне дәвалау белән дә шөгыльләнгән. Аны эзләп, бик ераклардан килә торган булганнар. Әмма ул беркемнән дә сәдака сорамаган.

Мөхәммәтгали ишанның даны еракларга таралган, дип кабатларга яратасыз. Нинди чыганакларга нигезләнәсез?

– Гаяз Исхакый: «Гали ишан – Идел-Урал төбәгендә «Нәкышбәнди (Мәрхәмәтлелек) ордены» ияләре арасында иң күренеклесе. Ишаннар һәм аларның мөритләре мөселман халыкларын милли мөселман рухында, милли азатлык рухында тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәр», – дип язып калдыра. Бу очракта «орден»ны күкрәк билгесе дип түгел, ә суфиларның 1389 елда ук Бохарада оештырылган гаять зур бердәмлек оешмасы икәнен искәртергә кирәк.

Түнтәр тумасы, Малмыжда яшәгән мәгърифәтче Мөхәммәткамал Мозаффаров үзенең истәлекләрендә: «Мөхәммәтгали ишан Нәкышбәнди тәрикатенең алтын тагуына ике тапкыр ия булган», – дип язып калдырган. Моннан чыгып, алтын медальгә дә ия булмадымы икән, дигән фикер туа.

Шиһабетдин Мәрҗани исә аның турында: «Минем Казанда беренче тапкыр имам булып урнашу мәҗлесендә муллалар арасында аның сүзе хәлиткеч роль уйнады», – дип язып калдырган. Ике мари кешесен ислам динен кабул итәргә күндергәне өчен, патша жандармериясенең Вятка губерна үзәгеннән Түнтәргә килеп, Гали Сәйфуллинны бөтен авыл халкы алдында җәзалавы – чишендереп, чыбык белән суктыруы турында мәгълүматны язучы Вахит Имамов тапкан. Гаяз Исхакый «Сөннәтче бабай» хикәясендә Сөннәтче бабайның таныклык алу өчен Чистай өязеннән Түнтәргә ат белән ике атна дәвамында килүе турында яза. Бу факт үзе генә дә Гали ишанның даны нинди еракларга таралганын күрсәтә. Югыйсә Гаяз Исхакый Гали ишаннан бер гасырга якын соңрак та яшәгән бит әле.

Ул чорда башка дини уку йортлары да барлыкка килгән бит инде. Шулай да ни өчен Түнтәр мәдрәсәсе телдән төшмәгән?

– Гали ишан турында оныгы Мөхәммәтнәҗип хәзрәт бик бай мәгълүматлар язып калдырган. Бу сорауга аннан да яхшырак җавап бирүче, мөгаен, табылмастыр.

«…Атасы Сәйфулла игенче, яхшы кеше, юмарт табигатьле, шәфкатьле булган. Халык файдасына балта, көрәк, сәнәк, субагач, капчык шикелле нәрсәләрне, бер амбарына куеп, хаҗәте төшкән авылдашлар шуннан алып, бушагач урынына китереп куя торган булганнар. Бабасы Габделрәшитнең батыр булып, бүре, аю аулаганын сөйлиләр.

Мөхәммәтгали хәзрәт, имам булгач, мәдрәсәне яхшы ук ислах кылып, тәфсир, хәдис һәм гарәп әдәбияты да укыткан. Тормышын үзе башкарып, мәхәллә сәдакасын алмый, иген игеп, кәсеп итеп, үз көче белән көн кичергән. Ишанлык кылуыннан күп кешеләр файдаланганнар. Ләкин, башка күпчелек ишаннар шикелле, мал җыймый, килгән бер килерен фәкыйрь-фәкыйрәгә өләшеп торган. Бер өендә һәркөн егермеләп фәкыйрь мескеннәргә аш бирелеп торган. Шунлыктан, вафаты алдыннан бары мең сум акчасы калып, алты йөзен хаҗга тиешле кешеләргә сәдака кылырга васыять иткән. Килгәнчә файда кылыр булган. Йомышлы кешеләрнең йомышларын үтәп, бәлагә дучар булганнарын коткарырга тырышкан. Күркәм холыклы, йөрәкле, үткен гакыллы, киң мәгълүматлы, урта буйлы, килешле әгъзалы, сирәк сакаллы, үткен күзле, ачык сүзле, тапкыр җаваплы, гасабилы табигатьле булган. Шәкертләре күп булып, башка мәдрәсәләрдән махсус тәфсир, хәдис рисаләләрен укытыр өчен килүчеләр дә күп булган. Дөресләрен күңелдән сөйләп, китап тотмаган. Сөйләве ачык, сүзләре тезелеп барганга, күңелләргә урнаша барып, шул көенчә кылганда яхшы дәреслек булырдай булган. Дәрес эшендә дикъкатьле булган шикелле шәкертләрне әхлакый тәрбиягә дә дикъкать кылган. Шунлыктан мәдрәсәсендә укыганнар башкаларга караганда әхлаклары күпкә югары булган…»

Гомумән, XIX гасырда, Түнтәр мәдрәсәсе белән Гали ишан идарә иткәндә, 1830–1890 елларда мәдрәсә чәчәк атуга ирешә, тирә-якта иң дәрәҗәлесе була.

1990 елда Германиядә рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән «Казан татарларының декоратив гамәли сәнгате» исемле фотоальбомда (авторлары – Г.Сөләйманова һәм Р.Шаһиева) Түнтәр авылы турында искә алына. «XVII–XIX гасырларда Казанның үзендә китап күчереп язучылар һәм каллиграфлар җәмгыяте булган. Татар хаттатлары (каллиграфлары) Урта Азиянең һәм Истанбулның күренекле китапханәләрендә иҗат иткәннәр. Мәсәлән, Бохарадагы танылган Сарайбҗа китапханәсендә көнчыгыш китапларын күчереп язу буенча Казан артындагы Түнтәр авылы каллиграфларының тулы бер династиясе хезмәт иткән. Алар «куфи» почеркында гадәттән тыш оста иҗат иткәннәр», – дип язылган.

Мөхәммәтгали ишанның дәвамчылары булганмы?

– Ишан олы дәрәҗәгә ия булса да, кәнәфигә ябышып ятмый. Үзе исән вакытта ук имамлыкны һәм мәдрәсә мөдәррислеген кияве Шәмсетдин хәзрәткә тапшыра.  Шәмсетдин хәзрәт хаҗ сәфәреннән кайтканда (1876 елда) вафат була. Авылда имам һәм мәдрәсә мөдәррисе булып Ишмөхәммәт хәзрәт (Ишми ишан) сайлана. Шәмсетдин хәзрәтнең улы Мөхәммәтнәҗип хәзрәт 1894 елда имамлыкка указ алып кайтканнан соң, Түнтәрдә җәдит (яңача укыту) мәдрәсәсе ача. Аңа «Шәмсия» исеме бирә. Бу вакытта бабасы нигез салган мәдрәсә белән Ишмөхәммәт хәзрәт идарә итә. Анысы кадими (искечә укыту) мәдрәсә дип аталган. Шулай итеп, 1894–1911 елларда Түнтәрдә ике төрле мәдрәсә эшләгән.

Мөхәммәтгали ишанның берничә баласы туа, әмма күбесе яшьли вафат була. Бары бер кызы гына үсеп буйга җитә. Гали хәзрәт Карадугандагы баҗасының (Мифтахетдин мулла Минһаҗетдинов) бер улын үз янына алып үстерә, аңа йорт салып бирә. Әлеге Закир Мифтахетдинов бөтен гомерен хаҗ кылу (унбер тапкыр!) юлында үткәрә. Гарәбстанда да, Түнтәрдә дә гаиләсе була. Үзләре бара алмаган сәүдәгәрләргә багышлап, хаҗ кыла ул.

Ишан гаиләсе каберлеген карап тотуыгыз турында сөйләгәнегез бар. Бу көннәргә кадәр ничек сакланып калган ул?

– Ишан гаиләсенең каберлеге кирпечтән өелгән баганаларга беркетелгән койма белән әйләндерелгән булган. Сугыш елларында колхоз кирәк-ярагына кирпечләре сүтеп алынган, рәшәткәләре черегән. Гали ишан нәселеннән Мөхәммәтәмин аганың Азат исемле бер оныгы 1990 нчы елларда әлеге каберләрне рәшәткәләп алуны оештырды. 2013 елда  тимергә алмаштырды.

Гали ишанның һәм кызы Гафифәбануның кабер ташлары хәзерге көнгә кадәр бик матур сакланган. «Шикәр шикелле, искиткеч», – дип, академик Марсель ага Әхмәтҗанов та соклануын белдергән иде. Ишанның кабер ташы ике метрга якын биеклектә. Ташка егермедән артык рамкага Аллаһ сүзләре, фәлсәфи мәгънәләр, шигъри хисләр уелган. 2002 елның май аенда Татарстан милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев һәм китапханәнең фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Раиф Мәрданов, Түнтәргә килеп, зираттагы XVIII гасыр ахырына һәм XIX гасырга караган 28 кабер ташын җентекләп өйрәнделәр, «Балтач төбәгенең ташъязма истәлеге» китабына керттеләр. Алар да Гали ишанның кабер ташына хәйран калдылар.

Авыл уртасындагы мәдрәсә, мәчет биналарына да хәйран калырлык бит.

– Әйе. Дөрес, монда кайчандыр 10 лап бина булган. Бүгенгә өчесе генә сакланып калган: ике мәдрәсә, бер мәчет. Мәчет бинасын сүтеп төзекләндерергә кирәк. Кызыл кирпечтән эшләнгән мәдрәсә бинасында музей булыр дип планлаштыралар. Ак таштан төзелгәнендә әти-әниләр өчен кунакханә ясарга уйлыйлар. Ә пансионат, ашханә, торак өчен яңа бина төзеләчәк. Проектлар эшләнгән инде. Исеме дә әзер. Гыйлем йортына Тукайның әнисе Мәмдүдә исемен кушарга дип киңәштек. Кабере дә ерак түгел. Пансионатта укучы кызлар зиярәт кылырга барырлар. Берьюлы берничә игелекле гамәл кылыныр.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү