«Соңгы мөмкинлек», «отышлы бәя», «90 процентка якын ташлама», «кара җомга»… Кычкырып торган әнә шундый эчтәлектәге җөмләләр белән җәлеп итә дә инде кешене кибетләр. Ышанганы барлы—юклы акчасын да шунда калдырып чыгарга әзер. Имеш, ташлама—акция чорында отып кала, ун урынына бишне генә түли. Бәясенә алданып, кирәгеннән артыгын җыеп отабызмы, бөләбезме? Сатучылар ничек хәйләли дә, без ничек алданабыз?
Күңелне җылыта
Казанда авыр йөк машиналары лизингы белән шөгыльләнә торган оешмаларның берсендә эшләүче Алинә Зиннурова ташлама һәм акцияләрне бик ярата икән. Теге яисә бу товарга ташлама, кешбэк барлыгын белсә, ике дә уйламый кибеткә чыгып китәргә әзер ул.
– Хәзерге заманда акчаны янга калдыруда аз булса да ярдәм итә торган мондый нәрсәләргә игътибар итмәүче кешеләр сирәктер. Бу товар миңа әле кирәкмәсә дә, аның акция вакытында сатып алынуы, очсызракка чыгуы күңелне җылытып тора, – ди ул. – Бер яктан, ташлама, акция, «кара җомга»ларның маркетинг алымы икәнен аңлыйм. Сатучыларның күпчелеге бәяне махсус кыйммәтрәк куя да, көне җиткәч, яңа бәяне элекке сумма дәрәҗәсенә төшереп күрсәтә. Әмма бу барлык кибетләрдә дә алай түгел. Күптән түгел Россиядә билгеле бер маркетплейста йокы киемнәре сатучыларның кибетенә юлыктым. Ябылу сәбәпле, киемнәрен ташлама белән сатарга куйганнар. Әйтик, 1 мең сум торганын 700 сумга бирәләр. 300 сум булса да, ипи-сөтлек акча бит ул! Тамчыдан күл җыела.
Көнкүреш кирәк-ярагы, косметика һәм вак-төяк товарларны маркетплейслардан сатып алырга ярата икән Алинә. «Сайлап алу мөмкинлеге күбрәк», – ди. Шунда ук ташламаларга юлыгырга мөмкин.
– Кием-салым, аяк киемен кибетләргә барып алырга тырышам. Миңа тотып карау, киемне күрү мөһим, маркетплейсларда сайлап алу мөмкинлеге күп булса да, кыяфәткә, буй-сынга туры китерү авыррак, – ди Алинә Зиннурова.
Җырчы Зәринә Хәсәншина исә ташлама-акцияләрне махсус күзләп йөрми. Әмма андый мөмкинлек булса, әлбәттә, сөенә.
– Үземне шопоголик дип санамыйм. Кибетләрдә йөрергә дә яратмыйм. Чөнки мин бик озак сайланам. Бер куртканы да 2–3 атна сайларга мөмкинмен. Аннары үзем дә шуннан туям. Ташлама, акцияләргә эләксәм, куанам, билгеле. Андый әйбер «джек пот» откан кебек бит ул! – дип сөйләде җырчы.
Ташламага алданма!
Ташламалар ярдәмендә товар җыю, чынлап та, кесә өчен отышлымы? Кесәң такыр калмасын өчен, акцияләр чорында үзеңне ничек тотарга? Финанс белгече Ләйсән Харисовадан шулар турында сораштык.
– Минем фикерем буенча, ташлама көннәре ул – маркетинг алымы гына. Чөнки күпчелек сатучылар «кара җомга» алдыннан бәяне күтәрә һәм, көне җиткәч, аны үз бәясенә кайтара. Зур ташлама ясаган кебек килеп чыга. Әмма болай эшләү – ялганлау бит инде. Мондый ташламалы көннәргә ышанмаска киңәш итәр идем. Әгәр дә отышлы бәядән нәрсәдер аласыгыз килсә, ул товарларны берничә ай алдан караштырып йөрергә, чагыштырырга өйрәнергә кирәк. «Ташлама» сүзе генә сезнең күзләрне томаларга тиеш түгел, – диде белгеч.
Чынлап та, ташламалар кулланып, нидер сатучылар да бар, билгеле. Ләйсән Харисова әйтүенчә, кемнәрдер озак яткан товарларыннан тизрәк котылу максатыннан, зур ташлама белән сатарга мөмкин, кемнәрдер акцияле көннәрне клиентларын арттыру, кешеләрне кибеткә җәлеп итү, игътибар җәлеп итү өчен оештыра.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлия Булатова ташламалар чорында алданмаска киңәш итә.
– Бөтендөнья сатып алу көне уңаеннан, ноябрьдә башланып китәчәк ташламалар алдыннан сатып алучыларны ялгышулардан кисәтәсе килә. Бу көннәрдә барлык кибетләр дә ташламалар белән кызыктыра, төрледән-төрле акцияләр уздыра, промокодлар бирә. Бу көн отышлы сатып алулар көне буларак рекламалана. Ләкин ташламалар һәм акцияләр вакытында күп кенә кешеләр акцияләр турында тулы булмаган мәгълүмат тараткан намуссыз сатучыларның ятьмәсенә эләгә. Күпчелек сатучылар, акция вакытында сатылган товарны кире кайтарып булмый дип, кулланучыны алдый. Ләкин теләсә нинди товар кебек үк, акция буенча сатып алынганны да кибеткә кире кайтарып була. Әгәр сатып алынган товарда нинди дә булса җитешсезлекләр барлыгы ачыклана икән, кулланучы аны шундый ук яки башка маркалы товарга алыштыра, җитешсезлеген төзәтүне таләп итә ала. Шулай ук сатып алучының сыйфатсыз товарның акчасын кире алу мөмкинлеге дә бар. Әгәр сатучы каршы килсә, кулланучы идарә белгечләренә мөрәҗәгать итә ала, – дип киңәш итә белгеч.
(акцент) Статистикага күз салсаң, илдә яшәүчеләр ташламалар чорында аяк һәм өс киеме (56%), өйгә кирәк-ярак (51%), косметика һәм ислемайлар (38%) сатып алып калу яклы икән. Отышлы вакыт дип, көнкүреш техникасы алып калучылар өлеше дә зур.
Сүз уңаеннан, тиздән «кара җомга» җитә. Көзге ташламалар чоры быел бер генә көн булмаячак. Сатучылар 29 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр отышлы бәяләр тәкъдим итәчәк, ди. Маркетплейслар исә 11 ноябрь – Бөтендөнья сатып алу көнендә төрле акцияләр вәгъдә итә.
Белеп тор!
Ничек алданмаска?
Сату нокталарында һәрнәрсә мөһим. Маркетологлар товарның бәясенә аның исен дә, төсен дә, нинди киштәдә урнашуын да, хәтта кибеттә уйнап торган көйне дә кушып сатарга өйрәтә.
* Тиз арада сатарга теләгән товарларның бәяләрен кызгылт сары яисә сары төс белән бирәләр. Сары төс, белгечләр фикеренчә, сатып алучыны тизрәк нәтиҗәгә килергә этәрә. Кыйммәтле товарны сатып җибәрергә теләсәләр, кара төсне кулланалар. Кара төс затлы төс санала. Димәк, сатып алыначак товар да затлы, эксклюзив, аз санда гына һәм бары тик синеке генә булачак дигән сүз!
* Кибетләрдә, сату нокталарында музыка яңгырап торганны ишеткәнегез бардыр. Салмак музыкаль фон кешеләрне тынычландыра. Мондый көйләрне, нигездә, уртача һәм югары бәя категориясенә караган товарларны сату өчен кулланалар. Арзан товарларны сатып җибәрергә кирәксә, дәртле, тиз көйләр файдаланыла. Сәүдә нокталарында йөргәндә бер игътибар итәрсез әле!
* Нигездә, беренчел ихтыяҗ кирәк-яракларын (икмәк, йомырка, сөт һ.б.) сату ноктасының иң ерак почмагына урнаштыралар. Кеше, аларны эзләп, бөтен кибетне әйләнеп чыгачак. Юл уңаеннан, теләсә-теләмәсә дә, башка товарларга да күзе төшәчәк сатып алучының. Касса янына исә бик үк файдалы булмаган товарларны куялар икән. Касса янында кешеләр озаграк тора, озын чиратлар җыелса, аеруча. Шушы вакыт арасында сатып алучы, кызыгып, касса кырыенда торган товарларны да кәрзингә салып кую ихтималы бар.
Киңәш—табыш
Рекламага кызыгып, отышлы бәя артыннан куып, акчасыз калмас өчен, нишләргә?
* Исемлек төзегез. Бу – гомумән, теләсә кайчан, теләсә нинди кибеткә барганда кулланылырга тиешле кагыйдә. Нәрсә кирәк, шуны гына сатып алырга тырышыгыз. Кибеткә билгеле бер бюджет белән генә керегез.
* Кредитка – юк! Товарларны кредитка сатып ала күрмәгез. Бигрәк тә ташламалыларны.
* Кешбэк. Салым вычетын кайтару рәхәт булган кебек, кайбер товалар өчен кешбэк алу да шулай рәхәт бит. Гадәттә, банк картасы белән түләгәндә, теге яисә бу товарны сатып алганчы ук, нинди товарга кешбэк кайтарасын сайларга мөмкин.
* Бәяләрне чагыштырырга иренмәгез. Бигрәк тә моны ташлама, акция көннәренә кадәр эшләсәң хәерле. Чынлап та отышлымы, әллә инде бу товарны акциясез алсаң да берни үзгәрмиме – менә шуны аңларга кирәк.
* Техника алганда, аеруча сак булырга киңәш ителә. «Зур ташлама» дигән сүз артына техниканың гарантиясез, киштәдән генә алып бирелгәне, кулланылышта булганы яшеренергә мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat