Син кабат үз аягыңда йөри алмаячаксың! 30 яшендә юл фаҗигасенә юлыккан ханымга табиблар әнә шундый куркыныч сүз әйтә. Болай да авыр сынаулар аша аягына баскан Лилияне бу сүзләр куркытмый. Ул барыбер йөреп китәсенә ышана. Балачактагы кебек…
Казанда яшәүче Лилия Хөснетдинова үзенең ивалид булуыннан бер дә читенсенми. Карап торышка курчак кебек хатын ул! Зур сынаулар аны кечкенәдән үк көчле булырга өйрәтә. Авырлыкларга үч итеп яши ул: кияүгә чыга, бер ул һәм бер кыз үстерә.
– Туганнан алып 6 яшемә кадәр урын өстендә яткан бала мин. 6 яшемә 5 катлаулы операция кичергәнмен. Беренчесен ясаганда миңа бер яшь тә тулмаган була әле. Кешенең балачагы уенчык белән уйнап узса, минеке хастаханә юлын таптап үтте, – дип искә ала Лилия. – Санкт-Петербургка кадәр җибәрделәр безне. Кайда гына булмадык. Әмма операцияне Казан табибы Петр Андреев ясады. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Аның алтын куллары ярдәмендә йөреп киттем. Ә бит башка бик күп табиблар минем аягыма басачагыма ышанмады.
Кызның савыгуында әнисе Мөсфирәнең дә өлеше зур. Лилия бүген аңа рәхмәтләрен укый. Әгәр әни сабыр булмаса, мин бу газапларны кичерә алмас идем, ди. Кайбер операциядән соң ике аягы да гипсланган килеш айлар буе ятарга туры килә аңа.
– Әниемнең тырышлыгы һәм мине яратуы аркасында мин урыннан тора алдым. Үзем дә сабыр булганмын икән, дим хәзер. Балачагыбыз авылда үтте. Андагы эшнең бетәсе юк. Әнием малларны да карый, утын ташып, мичкә дә яга. Ничекләр авырсынмады икән? Баласы өчен утка-суга керә торган кеше ул әнием. Кечкенә чакта урамга чыккач, балалар минем янга килсен өчен, аларга күчтәнәчләр өләшә иде. Еллар узгач кына аңладым мин аны. Олы йөрәкле ана булган ул! Мине балалар үз итсен дип әнә ничек хәйләләгән бит, – ди Лилия.
Беренче адымнарын алты яшендә ясый ул. Ул чакта ничек йөрисен дә белми әле. Баштарак җиргә басарга да куркып кала. Табибның, йөри аласың, дигәнен ишетүгә, куркып кына атлап китә. Әмма тормыш сукмагы катлаулы булып чыга. 30 яшендә юл фаҗигасенә очрый ул. Машинасы белән әллә ничә тапкыр әйләнә. Умырткалыклары сына. Табиблар куркыныч сүз әйтә: «Син кабат үз аягыңда йөри алмаячаксың!»
– Фаҗига булуга ишекләр бикләнде. Куркудан нишләргә дә белмим. Машина шартлар дип уйлыйм. Шок хәлендә булганмын инде. Бәхетемә бер машина килеп туктады. Андагы кешеләр мине машинадан чыгарды. Араларында бер табиб та бар иде. Үз аякларымда аларның машинасына кереп утырдым, – ди Лилия. – Баксаң, мин бөтенләй йөрмәскә тиеш булганмын. Хастаханәдәге табиблар шаккатты. Башта Балык Бистәсе районының үзәк хастаханәсенә алып киттеләр. Икенче көнне Казанга күчерделәр. Арка мием бөтенләй өзелгән иде. Табиблар өметләндермәде. «Без кулдан килгәнне эшләрбез. Әмма син аякка баса алмаячаксың инде», – диделәр. «Ничек инде?» – дим. Минем бит өйдә ирем, ике балам бар! Йөрәгем телгәләнде. Нишләргә дә белмәдем. Бар көчемне учыма кысып, бу юлы да аяка басачакмын, дип үз-үземә сүз бирдем.
Лилияне бер минутка да ялгыз калдырмыйлар. Күз яше түккән якыннарын ул үзе юата. «Менә күрерсез, мин аякка басачакмын», – ди. Урын өстендә ятканда умырткалыкларын ябыштырып куйганны күз алдына китереп ята. Эчтән генә гел үзенә, аякка басасың, Лилия, дип әйтә. Табиблар чираттагы катлаулы операцияне ясыйлар. Лилияне, 10 көннән аякка бастырып карарбыз, дип юаталар. Ә ул көтә. 10 көн үтүгә, башта әкрен генә утырып карый, аннары ипләп кенә аякка баса да атлап китә. Җәйге көн. Аяклар үзеннән-үзе хастаханә бакчасына юл тота. Лилия онытылып йөри. Ике сәгать буена палатага кайтып кермәгән кызын көтеп әнисе елап бетә.
– Табиблар аякка басуымны аңлата алмады. Могҗиза бу, диделәр. Баштарак гел табибларга күренеп тордым. Аяклар да үзен сиздертте. Шулкадәр яшисем килде. Мин тизрәк авыртуларны онытырга теләдем. Уйларымны башка якка бордым, шуннан соң авыртуларым кимеде. Ә анде тора-бара алар бөтенләй бетте, – ди Лилия. – Берәүгә дә сынаулар юкка бирелми. Аларны дөрес итеп кабул итәргә, сабыр гына үтәргә кирәк. Бүген мин бик бәхетле. Әти-әнием исән-сау, яраткан ирем, алмадай балаларым бар. Яраткан эшемне башкарам. Үткәннәр белән яшәмим, алга таба планнар корам. Мин авыру, инвалидлыгым да бар, дип елап утырудан мәгънә юк. Һәр мизгелнең кадерен белеп, яратып, яратылып яшәргә кирәк. Бер-береңә авыр сүзләр әйтмичә, чит кешеләргә дә елмаеп эндәшеп, аларның шатлыгына сөенә белсәң, син бәхетле кеше. Эчке дөньяң белән тышкы дөньяң тәңгәл килә икән, яшәү шундый рәхәт! Гомернең кадерен белегез!
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat