Традицион рәвештә ел ахырында алдагы елга фаразлар яза торган чак килеп җиткән. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесенә берничә тапкыр: «Сез әйткәннәр туры килә», – дигәннәре бар, иртәгесе көндә безне ниләр көтүен сораучылар да җитәрлек. Ачыклык кертик: автор – сезнең шикелле үк гади кеше һәм киләчәк хакында берни дә белми. Безнең фаразлар бары тик вакыйгаларның үсеш векторына карап кына ясала. Укны кая төбәп атсаң, шунда барып тия. Үзең утырган ботакны киссәң, егыласың, монысына да шик юк. 2023 елның декабрендә 2024 елга күз ташлап, «Канатлар салынмасын» дигән язма әзерләгәндә: «… без Якын Көнчыгышның зур тетрәнүләр чорына аяк басуын күрербез әле», – дигән җөмлә язганбыз. Без һәрвакыт Якын Көнчыгыштагы вакыйгалар бөтен кешелек дөньясын бөек үзгәрешләргә китерәчәген әйтеп килдек. 2021 елның декабрендә: «Нәкъ менә шул төбәктән Җир шары күләмендәге мөһим үзгәрешләрнең старты биреләчәк», – дигән юллар язганбыз. Сурия революциясенең декабрь башындагы яшен тизлегендәге хәрәкәте стартның башлануын хәбәр итә. Киеренкелек ноктасы Россия – Украина чигеннән акрынлап шул төбәккә күчә башлар дип фаразлыйбыз. Украинадагы махсус хәрби операция якындагы айларда паузага куелыр, мөгаен. Мәскәү дә, Киев та килешүләр өстәле янына утырырга тели. Һәм ул өстәл якындагы айларда җәелер дип өметләник. Ләкин игътибарыгызны «паузага куелыр» дигән сүзләргә юнәлтәм. Якын Көнчыгыштагы тектоник плитәләр хәрәкәте төгәлләнгәч (хәрәкәтнең ничә елга сузыласын автор әйтә алмый), Көнбатышның Россия белән зур конфликты башланырга мөмкин. НАТО Генераль секретаре Марк Рютте альянс әгъзаларын кыска сроклы перспективада Россия белән мөмкин булган сугышка әзерләнергә чакырды, дигән хәбәр укый алабыз яңалыклар лентасыннан. Рютте 4–5 ел турында сүз алып бара. Германиянең Федераль разведка хезмәте җитәкчесе Бруно Каль Мәскәү белән бәрелеш ихтималлыгын 2030 елда дип тәгаенли. Россиянең оборона министры Белоусов әфәнде НАТО белән конфликт ихтималлыгы «якындагы ун ел эчендә» дип үткән атнада гына белдерү ясады. Җәягә уклар куелган, кереше тартыла, безгә зур сугыш ихтималлыгы 90 процент тирәсендә дип фаразларга гына кала. Тын алу өчен якынча 5–10 ел вакыт бирерләр төсле. Ул сугыш була калса, ничек төгәлләнәчәген аек акылы булган һәркем үзе чамалый ала.
2025 елда вакыйгалар динамикасы Якын Көнчыгышка күчәр дип уйлыйбыз. Мобилизацияләнеп яисә контракт төзеп махсус хәрби операциягә китүчеләрнең күбесе алдагы елда тыныч тормышка әйләнеп кайтыр дигән өмет тә зур. Гарәп илләрендә акрынлап зур фетнә спирале бөтерелер, мөгаен. Мисыр, Иордания, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре лидерлары Сүрия революциясенең җиңүе домино эффекты китереп чыгарыр дип куркалар. Мисырда һәм Иорданиядә халык ризасызлыгы бик көчле. Израиль үзенең ерткычларча һөҗүмнәре белән утка ялкын өсти. Берничә көн элек кенә сиончылар лидеры Нетаньяху: «Мин Якын Көнчыгышны үзгәртәбез дип әйттем һәм без аны, чынлап та, үзгәртәбез дә», – дигән сүзләр әйтте. Төбәктә үзгәрешләрнең котылгысызлыгын раслый бу сүзләр. Ләкин үзгәрешләр сиончылар файдасына булмаячак. Көнбатыш бар көченә Израильне саклап калырга тырышачак, билгеле. Әйтик, Мисырда фетнә чыгып, халык Сисины илдән куса, көнбатышлылар анда гаскәр кертеп булса да элекке режимны сакларга тырышачак, чөнки Мисыр – Израильгә ишек ул.
Якын Көнчыгыш турында без май аенда тагын бер фараз ясаган идек. «Согуд короле Сәлмән ибн Габделгазиз кискен авыр хәлдә интенсив терапия бүлегендә ята», – дигән хәбәр таралгач, без «Ватаным»да: «…мәликкә декабрьдә 89 яшь тула инде. Ул үлә калса, Иран Президентының үлеменә караганда күпкә яңгырашлырак вакыйгалар мәйданга чыгарга мөмкин. Бу – билге, зур давылның хәбәрчесе була ала», – дигән юллар яздык, әмма аларга: «Мәлик авыру булса да, яшәр әле дип өметләнә бу юлларның авторы, чөнки аның үлеме тагын да бөегрәк башка вакыйгалар белән янәшә килергә тиеш», – дигән үз фаразыбызны өстәдек. Ул фараз хак булып чыкты, король әле дә исән. Кемнең кайчан үләсен алдан әйтеп булмый, билгеле. Ләкин Согуд короленең үлеме һәм аннан соң булачак хәлләр хакында Ахырзаман илчесенең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хәдисе бар.
«Ни өчен Якын Көнчыгыш хакында язасың?» – дип сорар укучылар. «Безнең тормышка аның ни катнашы бар, бездән ерак бит алар», – диярләр. Безнең киләчәк тормышыбызга шундагы вакыйгалар тирән эз салачак. Язманың башына юнәлтәм сезне. Россиянең Украина белән конфликты һәм НАТО белән ихтимал булган бәрелеше Якын Көнчыгыш мәсьәләсе хәл ителгәч кенә төгәлләнер. Россия белән конфликтка ислам дөньясында хакимлеккә килгән яңа көчләр дә катнашыр. Ул чакта без, бәлки, картадан Израиль дигән ноктаны таба да алмабыз.
Ил эчендә 2025 елда икътисадый кыенлыклар спирале бөтерелер. Нәкъ менә шуларның кискен бөтерелеше Мәскәүне Украина белән вакытлы килешүгә этәрер, мөгаен. Путинга сүз бирик. Ул 2025 елга оборона чыгымнарының бюджетның 32,5 процентына җитүен әйтте. Бу – тарихи рекорд. Андый рекордка Кремль лидеры да сөенми. «Без оборона чыгымнарын чиксез үстерә алмыйбыз», – диде ул. Казнаның өчтән берен хәрби максатларга тоткан ил бәяләр күтәрелеше һәм икътисадый кыенлыклардан котыла алмый. Без сентябрь аенда ук киләчәктә банк кертемнәренең туңдырылачагын фаразлаган идек. Андый сүз хәзер инде рәсми даирәләр теленә менде. Дөрес, алар моны кире кага, ләкин «хатын-кызның «юк» дигән сүзе «әйе» дигәнне аңлата» дигән кагыйдә бу очракка да туры килә.
Автор матди кыенлыклардан чыгуның гарантияләнгән бер рецептын тәкъдим итә сезгә. Аллаһның илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Туганлык җепләрен ныгыту – шундый изгелек: аның өчен әҗерне кеше барыннан да тизрәк ала. Хәтта гаилә әгъзалары гөнаһ әһелләре булсалар да, туганлык җепләрен ныгытсалар, аларның малы артачак», – диде. Үзара теләктәшлек һәм булышу эзсез үтми, бер генә шарты бар: ихлас булу, гамәлне бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә кылу. Кризистан иң яхшы дәва – шул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat