Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 7,5 миллион сумнан артык акча җибәргән.
Ачыкланганча, узган елның октябрендә Россия Үзәк банкының ялган хезмәткәре, яңа медицина полисы алу сылтавы белән, 68 яшьлек хатын-кызның Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына керү мөмкинлеген ала.
Пенсионер хатын-кыз бөтен акчасын имин хисапка күчерә: 400 мең сум күләмендә шәхси акчаларын, кредитка алган 350 мең сумны һәм фатир сатудан кергән 6,6 миллион сумны. Шунысы мөһим, ул фатирын мошенниклар җитәкчелегендә сата.
Тикшерү кысаларында үткәрелгән психологик-психиатрия экспертизасы күрсәткәнчә, кредит рәсмиләштергән һәм фатирын саткан вакытта хатын-кыз нәрсә эшләвен тулысынча аңламаган.
Хәзер район прокуратурасы суд аша кредит килешүен һәм сату-алу килешүен гамәлдән чыккан дип табуга ирешерегә тырыша.
Шикаятьләр судка җибәрелгән.
Ышанма сүзенә: мошенниклар урлаган акчаны ничек кире кайтарырга?
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat