Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада бүген башланган «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашырга чакырды.
Республика башлыгы сүзләренә караганда, махсус хәрби операция зонасында бүген меңләгән татарстанлы, хәрби бурычын намус белән үтәп, Ватаныбызның иминлеген фидакарьләрчә саклый, илебез киләчәге өчен көрәшә. «Сезнең ватанпәрвәрлек, каһарманлык һәм кыюлык кебек сыйфатларыгыз – барыбыз өчен үрнәк. Һичшиксез, тиңдәшсез тәҗрибәгез, белемегез һәм күнекмәләрегез киләчәктә дә дәүләт дәрәҗәсендә иң әһәмиятле бурычларны хәл иткәндә файдаланылырга тиеш», – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, махсус хәрби операция ветераннары һәм анда катнашучылар өчен шамәлгә кертелгән «Батырлар. Герои Татарстана» программасы Россия Президенты йөкләмәсе буенча эшләнгән «Время героев» федераль программасына нигезләнгән. «Әлеге программаның максаты – дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка даирәләрдә вазыйфалар башкару өчен көчле җитәкчеләр командасын булдыру, аларга әзерлек бирү, – диде Татарстан Рәисе. – Хөрмәтле махсус хәрби операция ветераннары һәм анда катнашучылар! Республикабызның, илебезнең үсеше һәм алгарышы хакына сезнең җитәкчелек сәләтегезне һәм лидерлык сыйфатларыгызны ачуга юнәлтелгән «Батырлар. Герои Татарстана» программасында актив катнашырсыз дип ышанам».
Программа турындагы мәгълүмат batyrlar-rt.ru интернет-сайтында урнаштырылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat