24 яшьлек хатын-кыз дүрт көн буе, имештер, инвестицион платформага акча күчергән.
Арча районында 24 яшьлек хатын-кыз, процентлардан акча эшләмәкче булып, 9 миллион сум акчасыннан мәхрүм калган. “KazanFirst” үз чыганакларына таянып язганча, ул февраль урталарында интернет аша инвестиция нигезендә акча эшләргә карар кылган. Ул дүрт көн эчендә мошенникларга 8 миллион 835 мең сум күчергән.
Басма чыганагы мәгълүматларына караганда, хатын-кыз ялган инвесторларга күчергән акчасын махсус хәрби операция зонасында һәлак булган ире өчен алган булган. Миллионнар күчерелгән счетларның мөшенникларныкы икәнлеге ачыкланган.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat