Язгы кыр эшләренә чыгарга әле иртәрәк булса да, оештыру мәшәкатьләре белән йөри башладылар инде. Хәзер машина-трактор паркларында каккан-суккан, дөбердәгән һәм дөбердәткән тавышлар, техника гөрелтесе ишетелгән, һавада солярка исе «очып» йөргән көннәр. Идарә башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре ашлама, орлык, ягулык, техника юнәтү, төзекләндерү эшләре белән чабуласа, механизаторларның күңеле инде күптәннән кырда.
«Көннәрнең җылытуына сөенмибез. Киресенчә, аннан соң кабаттан әйләнеп килү ихтималы булган суыкларны сагаеп көтәбез», – ди Тәтеш районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Садриев.
– Кичә егетләр чираттагы тапкыр уҗымнарның хәлен белешеп алдылар. Якынча 2 проценты һәлак булган. Гомумән алганда, кышны яхшы хәлдә чыктылар. Атна ахырында яңгырлар, аннан соң җылы һава торышы китә, диләр. Безне суыкларның кабат әйләнеп кайтуы бик борчый. Уҗымнар өчен шунысы бик начар булачак. Ләкин бу инде бездән тормый. Аллаһы Тәгалә ни бирә, шуның белән эшләргә туры киләчәк, – диде ул.
Җитәкче сүзләренчә, бүген районда барлык техника да әзер. Бүгеннән эшкә тотынырга була, тик шулай да ашыгырга ярамый – һәр эшнең үз җае бар.
– Күршеләребез – буалылар – уҗымнарны тукландыруга керешкән, дигән хәбәрләр килеп иреште. Ләкин, миңа калса, бу эшләр өчен иртәрәк әле. Чөнки сулар белән туфрак өстеннән агып төшеп китеп, ашлама эчкә кадәр үтеп кермәскә мөмкин. Ә гомумән алганда, бездә ашламалар, орлыклар белән дә авырлык юк. Хуҗалыклар акрынлап ашлама ташый. Шикәр чөгендереннән кала, барлык орлыклар да әзер, тикшерелгән. Тамыразыкның орлыгын чит илдән кайтаралар. Рәмис Хатыйпович (Рәмис Сафиуллов – Тәтеш районы башлыгы) һәрвакыт даимилек яклы, шуңа күрә бөртеклеләрнең мәйданнарын киметмибез. Узган ел безнең район шикәр чөгендере буенча мөмкинлекләре яхшы булуын күрсәтте, – диде Ирек Садриев.
Узган атна ахырында авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров Чүпрәле районын бик зур корылык кичерүче район буларак атап узган иде. Аларның да хәлен белешеп алдык.
– Безнең кырлар кап-кара, бозлы, бер бөртек кар калмады диярлек. Урыны-урыны белән аз гына күренә. Әлегә яз матур түгел, – диде районның Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Тәлгать Хәлитов. – Уҗымнар әлегә исән-сау, ләкин алда җылыларны һәм суыкларны үткәреп җибәрәсебез бар. Туфракның туңып-эреп, җирне селкетүеннән куркып торабыз. Бу вакытта тамырларга зыян килергә мөмкин. Безнең туфрак нибары 40 мм дым җыеп кала алган. Бу бик аз, тиешле норманың өчтән бере дә юк. Җирдә дым бөтенләй юк, безнең өчен бу бик куркыныч. Көзне начар чыккач, кышка өметләнгән идек, ләкин кар да булмады. Хәзер инде дүрт күз белән язның шифалы яңгырларын көтәбез. Республикадагы иң түбән күрсәткеч Чүпрәле районында бит. Ләкин һәр елны шулай: күз курка, кул эшли инде ул. Быел да яхшыга өметләнәбез. Аның каравы без корылык шартларында эшләргә өйрәндек. Хуҗалыклар корылыкка чыдам сортлар белән эшли, туфракның миллиметрын да югалтмас өчен, көздән үк сукалап калдырдык.
Боларны уйламаганда, Чүпрәледә ашламалар, техникалар әзер инде. Кырга 21 чәчү комплексы, 336 трактор, 100 дән артык тырмалау агрегаты чыгачак.
– Кайбер хуҗалыклар ашламалар, ягулык сатып алырга кредит бирүләрен көтә. Шикәр чөгендере орлыгының кайтып җитәсе бар. Көнбагыш, кукуруз орлыклары үзебезнең илнеке. Шунысы сөендерә: механизаторларыбыз барысы да үзебезнеке, читтән кеше юк, – диде Тәлгать Хәлитов.
Җитәкчеләр генә түгел, язгы кыр эшләрен механизаторлар да эчке бер дулкынлану белән көтеп ала. Балтач районының «Бөрбаш» хуҗалыгы механизаторы Нурислам Сабирҗанов быел 27 нче сезонына чыгарга әзерләнә. Кышын тракторда кар эттереп, юлларны, ферма, ашлык амбарлары тирәләрен чистартып йөргән абзыйның күңеле инде кырга ашкына. Язын тракторда булса, җәен комбайн штурвалына утыра ул.
– Яз үзенекен итә инде ул, сеңлем, – ди Нурислам абый. – Күңелне алдалап булмый. Аннан соң барыбер без эшлисе эшләр бит инде алар. Без булмасак, кем? Яшерен-батырын түгел, кышка караганда акчасы да яхшырак була. Техникаларны карап, төзәтеп, тизрәк эшкә тотынасы килеп тора. Быел язны иртә килә, диләр бит әле. Шуңа күрә кызу темплар белән әзерләнәбез. Без инде күптәннән трактор паркында. Барлык техниканы карап, әзерләп куйдык. 19 мартта аларның төзеклеген карарга тиешләр. Менә әле дә тырма тезеп ятуыбыз иде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat