70 ел бергә яшәгән пар: «Сабыр булырга кирәк!»

Мамадыш районының Уразбахты авылында гомер итүче Бибинур һәм Хәбибрахман Хангәрәевләрнең бергә гомер итүләренә 70 ел тулган. Мондый бәхетнең бик сирәк парларга гына эләгүен үзләре дә белә алар.

Балачак. Алар икесе дә – тыл хезмәтчәннәре, иңнәрендә сугыш чоры авырлыкларын кичергән кешеләр. Сугыш башланганда берсенә – 8, икенчесенә 9 яшь була. Балачакларын дошман урласа да, нәни чактан авыр эш белән үссәләр дә, язмышларына үпкәләми Бибинур һәм Хәбибрахман Хангәрәевләр.

Кавышу. Егет белән кыз сугыштан соң таныша. Икесенең дә колхозда эшләгән вакыты. Хәбибрахман абый насыйп ярын күрше Арташ авылыннан таба.

– Без тормыш башлаганда еллар авыр иде. Әмма сер бирмәдек: хезмәт белән чыныккан буын бит без. Гел эштә идек. Тормыштан зарланып, сукранып яшәргә вакыт булмады, – дип сөйли Бибинур апа. – Безнең заманда гаиләләр нык булды. Кияүгә чыккансың икән – яшисе. Безнең әниләр: «Барган җиреңдә таш бул», – дияләр иде. Шулай яшәдек. Авырлыклар чыныктырды, күңелле вакытлар араларны тагын да якынайтты.

Сүзгә Хәбибрахман абый кушыла.

– Без өйләнешкәндә юклык иде бит инде. Аның каравы мәхәббәтебез нык булган. Бер пот он, 5 кило ит белән туй үткәргән кешеләр без, – ди ул. – Ә менә хәзер купшы туйлар уздырып та, яшьләр бергә тора алмый, сабырлыклары җитми. Ә бит тормышта иң кирәге шул!

Байлык. Бибинур апа белән Хәбибрахман абый алты балага гомер бирә. Бүген аларның 10 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Хангәрәевләрнең алты баласы да үз тормышын булдырган. Кече кызлары Әлфинур исә әти-әнисе янында – Уразбахты авылында гомер кичерә. Төп йортка сукмак өзелми. Шәһәрдә яшәүче балалары да әти-әниләренең хәлен белешеп торалар.

– Бар бәхетебез – балаларның матур тормышына сөенү. Алар әйбәт яшәсә, безгә рәхәт, – ди өлкәннәр.

Бәхетле картлык. Үзләре әйтмәсә, аларны берәү дә туксанның теге ягында дими. Диярлек тә түгел! Тиздән Хәбибрахман абыйга – 93, Бибинур апага 92 яшь тула. Шуңа карамастан, алар гел хәрәкәттә, тик утырганнары юк. Хәбибрахман абый 90 яшенә кадәр машинада үзе җилдергән. Бибинур апа исә күп еллар умарта тоткан. Ул эштән әле былтыр гына туктаган. Ә бакча эшен әле дә ташламый: күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш утырталар, ишегаллары да, капка төпләре дә гөлбакчага тиң аларның.

Күптән түгел Хангәрәевләрне 70 ел бергә гомер итүләре белән район хакимияте, ЗАГС бүлеге дә котлаган. Тантаналы көндә тыл хезмәтчәннәренә «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медален дә тапшырганнар.

– Бер-береңне ишетә белсәң, матур яшисең. Бар нәрсәне бергә хәл итеп, алдан планлаштырып, үзара килешеп гомер итәргә өйрәнсәң, күңелең дә тыныч була, үзеңне дә саклыйсың. Тагын шул ягы бар: эшләргә кирәк! Тик тормасаң, ниндидер кимчелекләрне күрергә вакыт калмый ул, – ди Хәбибрахман абый.

Алар үз мисалында балаларын гына түгел, оныкларын, оныкчыкларын да тәрбияләргә тырыша. Гаиләләрендәге гореф-гадәтләрне инде хәзер оныкчыклар да белә. Хангәрәевләр нәселләрен дә барлаган: Хәбибрахман абыйның энесе, бөтен туганнарын барлап, зур китап бастырган.

***

Бу гаилә турында язуымның тагын бер сәбәбе бар: әбием ягыннан туганнарыбыз алар. Җәйге каникулларым күбесенчә алар йортында узды. Бибинур апаның ирне ир итеп, яратып, хөрмәт итеп яшәвен, Хәбибрахман абыйның ныклы терәк булып, тормыш иптәшен кайгыртып гомер кичерүен күреп үстем. Һәр иртә Хәбибрахман абый әйткән азаннан башланыр иде. Аның янында Бибинур апа намазга утырган… Инде ничә еллар узгач та, бу парның әле дә шулай чөкердәшеп яшәвен күрү сөендерә. Аларны йөз яшьлекләре белән дә котларга язсын иде!

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү