Быел җәй республика лагерьларында 154 меңнән артык бала ял итәчәк. Шуларның 7 меңнән артыгын җылы якта көтәләр. Тик узган ел Кара диңгезгә мазут акканнан соң, әти-әниләр ул-кызларын анда җибәрерме? Оештыручылар быел нинди ял вәгъдә итә? «ВТ» хәбәрчесе кайда ничек һәм күпмегә күңел ачып булуын белеште.
Көтеп-көтеп тә…
Казанда яшәүче Резидә Эргашева – 10 һәм 12 яшьлек ике кыз әнисе. Ел саен яздан ук балаларын кайда булса да ял иттерү ягын уйлый башлый ул. Тик менә лагерьга юллама сатып алу гына лотереядә отуга тиң, ди. Балаларны арзанлырак җирдә ял иттерәм дисәң, әлбәттә.
– Хәзер «Ял» үзәге юлламалар сатмый, аларны мәктәпләргә генә тарата, дип беләм. «Җәй» үзәге юлламаларны сайт аша 11 апрельдән сата башлаячак, дип ишеттек. Шул көн җиткәнне көтәбез. Ике балага 40 мең сум тирәсе акча китәчәк, – ди Резидә Эргашева. – Былтыр бер юллама 13 мең сум иде, әмма безгә эләкмәде. Чөнки юлламалар сатыла башлагач, сайт бик начар эшли. Бер балага документлар тутырып бетергәнче, икенче балага шул ук сменада урын калмый. Былтыр шулай булды. Бер балам лагерьга эләкте, ә икенчесе юк. Шуңа күрә җибәрмәдек. Шалтыраткач, иң соңгы сменага урыннар тәкъдим иттеләр. 31 августта лагерьдан кайтасың да икенче көнне мәктәпкә чыгып китәсең. Ялмы инде бу? Балалар җәй буе авыл белән шәһәр арасында йөрде. Бик җайсыз, әлбәттә. Танышларыбыз «Байтик» лагерен мактаган иде. Быел бер балага 18 көне 68 мең сум тора, ди. Тик безнең ике балага юллама алу мөмкинлегебез юк.
Лагерьлар белән кызыксынмаучы әти-әниләр дә юк түгел. Өйдә әзергә бәзер генә яшәгән ул-кызлары андагы шартларга ияләшә алмас, дип борчыла алар. Шуңа күрә диванда ятып телевизор карауга да, авылга әби-бабайларына кайтып, һава алыштырып килүгә дә риза.
– Балаларны йомырка сарысы итеп күрергә өйрәнгән инде без. Лагерьга барсалар, безнең кебек көйләрен көйләүче булмас дип, җибәрмичә торган идек әле. Лагерьга түгел, моңа кадәр урамга да үзләрен генә чыгарган юк иде. Быел инде олысына 12 яшь тулды. Сеңлесе белән бергә спорт лагерена җибәрергә исәп. Юллама белешмәдек әле. Бәяләре 20 шәр мең сумнан артмаса, бик әйбәт булыр иде, – ди Ләйсән Галиева. – Лагерь булмый икән, авылга кайтып ял итсәләр дә бик яхшы.
«Сыйныфташлары барса, безнеке дә барыр иде». Кама Тамагында яшәүче Рәмзия Сәлимова шулай ди. Әлегә алар арасында теләк белдерүче юк икән. Аларга райондагы «Аргамак» лагерен тәкъдим иткәннәр. Бәясе – 22 600 сум. Төрле конкурс, ярышларда катнашып урыннар алган, әтиләре СВОда булган балаларга юллама бушлай. «Акчада түгел хикмәт, баланың теләге кирәк», –ди ул.
Соңга калмагыз!
– Юлламалар сатуда бар әле, вакытында алып өлгерегез. «Җәй» үзәге – 11 апрельдән, «Сәләт Ак Барс» – 15 апрельдән, «Костер» яшьләр үзәге 22 апрельдән сата башлый. Юлламаның уртача бәясе 18–21 көнгә 24 мең сумнан артыграк. Район лагерьларында – 4 меңнән 17 мең сумга кадәр, коммерция секторында – 34 мең сумнан артык, – ди Татарстанның яшьләр эшләре министр урынбасары Денис Лулаков.
Үсмерләр бигрәк тә чатырлы лагерьларда ял итүне өстенрәк күрә икән. Быел ялның мондый төрен 46 лагерьда оештырмакчылар. Ул 11 меңнән артык егет һәм кызны колачлаячак.
– Ил буенча палаткалы лагерьларда 86 меңнән артык бала ял итәчәк. Бу юнәлештә без – алдынгылар, быел да саннарны шулай тотарга тырышачакбыз, – диде Денис Лулаков.
Республикада шәһәр яны лагерьларында да чатырлар урнаштыру популярлаша башлады. Узган ел Татарстан Рәисе ярдәме белән 65 чатыр булдырылган. Азнакай, Мамадыш, Балык Бистәсе, Яшел Үзән районнарында да шундый лагерьлар ачмакчылар.
Сайлап ал
Республикада балаларның ялын оештыручы үзәкләр бер генә түгел. Әйтик, «Җәй» республика үзәге карамагында алты лагерь исәпләнә. Һәрберсендә 18әр көнлек 4–5 смена оештырылачак. Әти-әниләр түләве – 21–25 мең сум. Директор Илдар Давлетчин әйтүенчә, сменалар һөнәргә өйрәтү, экология, ватанпәрвәрлек темасына багышлана. Әйтик, Яшел Үзән районындагы «Пионер» лагеренда авиация, суднолар модельләштерү, техник иҗат белән шөгыльләнәчәкләр. Биектау районындагы патриотик юнәлештәге «Чайка»да «Татаркино» ярдәмендә киножурнал төшерәчәкләр.
«Сәләт» лагеренда быел 25 мең баланы көтәләр. Үзәк директоры Айгөл Габдрахманова сүзләренә караганда, бу җәйдә Алексеевск, Лаеш, Кама Тамагында, шулай ук Чуашстан, Башкортстанда сменалар оештырылачак. Быел балаларны 8 яшьтән үк кабул итә башлыйлар. Алар өчен махсус аланнар эшләячәк. Чит илләрдән дә татар яшьләре килер, дип көтәләр. Яңа аланнар да булдырылачак. Мәсәлән, телевидение белән мавыкканнар өчен «Шаян» аланы. Юллама бәяләре 20–40 мең сумны тәшкил итә.
Әти-әни күпме түли?
(Сумнарда)
«Костер» лагерена юллама бәясе –17 000
«Волга» –18 000
«Добрый» –23 000
«Звездный» – 36 600
Черноморец (Анапа) – 44 000
«Сәләт Ак барс» – 44 500
«Байтик» хосусый лагере – 59 000
«Космос» – 50 000
«Лесная сказка» (Алабуга) – 7 700
«Камский Артек» (Түбән Кама) – 11 000
Кемгә бушлай?
Республикада 50 мең баланың бушлай ял итү мөмкинлеге бар. Әлеге юлламалар республика хисабына бүлеп бирелгән. Ташлама тормышта төрле авырлыклар алдында калганнарга бирелә. Алар район, чатыр, хезмәт һәм мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк. Әтиләре мобилизацияләнгән гаиләләрдәге 7 меңнән артык бала сәламәтлеген ныгытачак. Физик сәламәтлеге чикләнгән 3 мең бала ял итәр дип көтелә.
Җәйге ял – саннарда
119 шәһәр яны лагере эшләячәк
46 чатыр лагерьда 11 161 бала ял итәчәк
10 районда мәктәп яны лагерьларына 650 бала киләчәк
Балаларның ялы турында мәгълүматны (8-843) 2072873 телефон номеры буенча «кайнар линия»гә шалтыратып белешергә мөмкин.
Диңгез көтәме?
Берәүләр җәйге каникулда әби-бабайга кунакка кайтырга, үзебездәге лагерьларга барырга җыенса, икенчеләр ераккарак карый. Кара диңгездәге вазгыять турында кызыксынып, әти-әниләр «кайнар линия»гә еш шалтырата икән. «Черноморец» республика үзәге директоры Евгений Ветров әйтүенчә, быел Анапа һәм Кырымга Татарстаннан 4,5 мең баланы җибәрергә җыеналар.
– Утыз ел эчендә республикадагы 250 меңнән артык үсмер Кара диңгездә ял итте. Анда сәләтле, иҗади яшьләр катнаша. Моның өчен сайт аша гариза бирергә кирәк. Укучының соңгы өч елда алган дипломнары сорала. Юлламалар 1 апрельдән сатыла башлады инде. Бәясе – 42–43 мең сум. Юлламалар аз калып бара. Кырымга инде калмады, – диде Евгений Ветров. – Бүген лагерьлар актив эшли. Язгы сменада Краснодарда 4500 бала ял итте. Хәзерге вакытта җәйге лагерьларны ачу өчен Роспотребнадзорның рөхсәтен көтәбез. Барлык базалар да әзер. Су чиста. Ничек кенә булмасын, балалар өчен без җавап бирәбез. Лагерьларда бассейннар да әзерләнә. Гадәттә, балалар беренче дүрт көн диңгездә коена да башка керәселәре килми, чөнки программа бик кызык.
Алабугада яшәүче Линара Шведчикованың ике баласы да әле яңа гына «Артек»та ял итеп кайткан. Аның әйтүенчә, җәй көне анда эләгү авыр, квота аз бирелә. Бер балага укудагы уңышлары буенча 300–400 балл җыярга кирәк. – Бер елны кызыбыз Анападагы «Витязево» лагерена барды. Акча түләп җибәрмибез. Бары юл хакын гына каплыйбыз. Балалар олимпиадаларда катнаша. Бу – аларның тырышлыгы. Анапада хәзерге вазгыятьне әйтә алмыйм. Әмма Кырымда су чиста. Камилә кызым коенган. Җәйге ялны кайда үткәрәчәкләре әлегә билгеле түгел, – ди Линара.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat