Язның ашкынып килүен искә алып, быел кайбер бакчачылар, җир дымлы чакта дип, яшелчәләрен март ахыры–апрель башында ук чәчәргә ашыкты. Инде бәрәңге утыртучылар да бар. Шул ук вакытта: «Җир өлгермәгән әле, кая ашыгырга?» – дип сабыр итүчеләр дә күп. Шулай да быелгы язда яшелчә, бәрәңгене кайчан утырту яхшырак? Иртәлисеме, әллә ашыкмау хәерле булырмы? Белгечләрнең фикерен белештек.
Иртәләү
Кишер, суган уңышын иң беренчеләрдән булып авыз итеп карыйсыгыз килсә, Буа районына киләсе ди. Монда Кишер Аксуы, Кыр Тәүгелдесе авылларында кишер, суганны инде утыртып та куйганнар.
– Мин үзем әлегә чәчмәдем, чөнки бакчабыз түбәнрәк урнашкан, шунлыктан юеш, пычраграк, – ди Кыр Тәүгелдесендә яшәүче Әлфия Гыймадова. – Ә менә безнең каршы яктагы урам күршеләренең кишер, суганнары күптәннән туфракка кереп урнашты инде. Кишерләре инде тишелеп килә. Бәрәңгенең иртә өлгерә торган сортларын да утырттылар. Кешенең бәрәңгесе өлгерә башлаганда алар инде яңа уңыш белән сыйланып туйган була.
Әлфия ханым әйтүенчә, ашыгуның бервакытта да зыянга булганы юк.
– Безнең яклар – яшелчә белән көн итүче халык. Утырту, чәчү эшләренә элек-электән башкаларга караганда иртәрәк тотынабыз. Ә быел тагын да иртәләдек. Әйтик, бәрәңгене апрель ахыры–май башында утырта идек, быел якынча бер айга иртәләдек. Кар бик аз булды бит, көннәр дә җылы торды. Кара туфрак, уңдырышлы җирләр булгач, бер дә курыкмыйча утыртабыз. Җир дә тизрәк өлгерә, алайса озакка китсә, дымы да калмый. Ә кишер дым ярата ул. Әле ярый бу көннәрдә бик матур, җылы яңгырлар яуды. Утырткан яшелчәләргә әйбәт кенә булды ул. Күршедәге Кишер Аксуында кишерне безгә караганда да иртәрәк чәчәләр. Аңа карап, уңышсыз калган ел юк. Узган ел үзем дә бәрәңгене бик иртә утырттым. Башка авыллар утыртканда минекеләрнең чәчәк ату вакыты җиткән иде инде, – ди ул.
Биектау районының Әлдермеш авылында яшәүче Гөлнара Галимҗанова бакчасында да, теплицасында да эшләр күптәннән гөрли икән инде.
– Бик оста бакчачы булмасам да, мәгълүматларны төрле чыганаклардан тупларга тырышам. Узган ел үзем дә һава торышындагы, табигатьтәге үзгәрешләрне дәфтәргә беркетеп куя башладым. Узган ел татлы борыч үсентеләрен 2 мартта утырткан булганмын икән, быел, яз бик иртә килә дигәч, 10 февральдә үк чәчтем. Бер ай аерма дигән сүз. Помидорларны да узган ел март ахырында утырткан булсам, быел 2 мартта ук чәчеп куйдым. Башка елларны үсентеләрне бары тик үзебезгә дип кенә әзерли идем, быел, кызыгып китеп, күбрәк тә утырттым. Кеше сөендерерлек үсентеләр булып, уңсыннар иде, дип телим. Яңгырлар явып узгач, табигать уянды, яшелләнде. Мондый һава торышы торганда, кәефләр тагын да күтәрелеп китте, – ди ул.
Галимҗановлар гаиләсе түтәлгә кишер дә чәчеп куйган инде.
– Кишер җирләрен көздән үк казып калдырган идек. Буа, Апас якларында туфракта дым булганда утыртып калырга тырышалар, дигәч, без дә март ахырында ук чәчеп куйдык. Көн бик матур иде. Суыклар булган очракта да, аларга зыян салмас, дип уйлыйм, – дип өметләнә Гөлнара Галимҗанова.
Һәр эшнең үз җае
Буада яшәүче танылган бакчачы Мөхәррәм Мөхәммәтҗановның зур бакчасында эшләгән чагына туры килдек. Суган, сарымсак янына түтәл әзерләп йөреше иде. Ул да, бу вакытта ук суган һәм кишернең җир кочагына кереп урнашуының зыяны юк, дип саный.
– Кишер, суган суыктан курка торган культуралар түгел, аларны көзен дә чәчеп калдырырга мөмкин. Шулай булгач, хәзердән үк чәчәргә була, – ди ул. – Бәрәңгегә килгәндә, мин үзем ел да аны 20–24 апрельдә утыртам. Бер тапкыр да кырау сугып, үсми калган вакыты юк. Ел саен яхшы уңыш алабыз. Ул һәрвакыт үзенекен ала. Бәрәңге 10–12 градус җылыда гына үсә башлый, дисәләр дә, 6–7 градуста шыта башлый бит. Без дә ике сорттагы бәрәңгене җылытырга кертеп куйдык. 10–14 көннән соң утыртырга мөмкин булачак. Яз иртә килә, дисәк тә, ел елга тигезләшә ул барыбер. Карлар эреп, көннәр җылытып җибәрде дә кабат суыклар килде. Төннәрен һава температурасы минуска төшә. Ә бакчаларны иркенләп җыештырып әзерләр өчен быел бик уңай килде.
Ә менә Кукмара районының Бакчасарай авылында яшәүче Һадиевлар гаиләсе әлегә бакча эшләренә тотынырга ашыкмый.
– Без ел да май башында утырта торган идек. Быел да шуннан иртәләп булмас. Карлар күптән эреп бетсә дә, яшелчә бакчабыз урман ышыгында булгач, туфрак тиз генә җилләми, өлгерми. Ә күрше авылларда эшләр бездән ике атнага алданрак башлана, – ди Чулпан Һадиева.
Бәрәңгене су сиптереп үстерергә кирәк
Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Зенон Сташевский бәрәңге утыртуга бәйле сорауларга җавап бирде.
– Иртә яз үсемлекләргә нәрсәсе белән куркыныч?
– Иртә язның куркынычы юк, суыкларның әйләнеп килүе начар. Кар эреп бетеп, хәзерге кебек температура тора икән, вегетация бармый, үсеш туктап тора. Салкыннар әйләнеп кайтса, җылы ярата торган үсемлекләр туңачак, әрәм булачак. Кайсыдыр үсеп китә ала әле аның, ләкин кайсыдыр шул килеш һәлак булачак.
– Яз иртә килгәч, бәрәңгене дә иртәрәк утыртасы булыр микән?
– Бәрәңге утыртыр өчен туфракның җылылыгы 8 градустан да түбәнрәк булмаска тиеш. Аның бүлбесе –2…–4 градуста, ә үсемлекләр –2 градуста өши. 5–6 градус куркыныч түгел, ә инде ул «минус» тамгасы белән булып, бәрәңге тишелеп чыккан булса, өшүе бар. Шуңа күрә мин ашыкмаска киңәш итәм. Кар эрү генә безгә әллә ни бирми әле. Төннәрен суык, атна ахырларына 5–6 градус җылы вәгъдә итәләр. Башка төбәкләрдә, зур шәһәрләрдә кар явып узды. Табигатькә ышанып булмый әле, бу суыклар безгә дә килергә мөмкин. Салкын туфракка утыртылган бәрәңге дә тишелмичә ятып, җылылар җиткәч кенә утырткан кешеләрнеке белән бер вакытта тишелеп чыгарга мөмкин. Дөрес, кайбер елларда отарга да мөмкин, ләкин уртача алганда бәрәңге утыртыр өчен иң яхшы вакыт – майның икенче, өченче яртысы. Әйтик, узган ел без майның өченче декадасында утырткан идек, чөнки башында һәм уртасында суыклар кабат әйләнеп кайтты. Быел кыш җылы булды, тик еллык температура барыбер тигезләшә ул, шуңа күрә суыклар булыр әле, дип уйлыйм.
– Карлар эреп бетеп, кояш җылытып торып, җиләс һава туфрактагы дымны җилләтеп, киптереп бетермәсме соң?
– Алдан берни дә әйтеп булмый. Әле менә явым-төшем узды, алга таба ничек булуы билгесез. Бәлки җәен корылык булыр, дип тә кисәтәләр. Ә бәрәңге – кыяр һәм помидор шикелле үк, дым ярата торган культура. Аны да су сибеп үстерергә кирәк. Кешеләргә шуны аңларга һәм ияләшергә вакыт җитте инде. Бик зур бакчага әллә никадәрле бәрәңге утыртып, аз уңыш алганчы, зур булмаган участокка чәчеп, су сибеп үстереп, яхшы уңыш алырга киңәш итәм. Күпчелек авылларда су проблемасы юк бит, без моннан файдалана белергә тиеш.
– Безнең зона өчен бәрәңгенең кайсы сортлары яхшы?
– Безнең зона өчен тиз һәм уртача тиз өлгерә торган сортлар (Самба, Сальса, Регги, Зумба, Блоссом, Орлан һәм Дана) яхшы. Гала сорты күбрәк сәнәгатьтә кулланыла. Шуңа күрә ул фермерлар арасында популяр. Ә менә уртача һәм соң өлгерә торган сортларны утыртырга киңәш итмибез, чөнки алар өлгереп җитешми. Кайбер кешеләр ул сортларны озаграк саклар өчен алырга тырыша, ләкин тиз өлгерә торган сортларның да озаграк сакланганнары бар.
– Сортларны никадәр ешрак алыштырырга киңәш итәсез?
– Иң яхшысы – ел саен алыштыру, бу авыруларга бирешүдән саклый. Күпләр хәзер шулай эшли дә. Андый мөмкинлек юк икән инде, сортларны 3 елга бер тапкыр алыштыру да җитә.
Билгеле булганча, Татпотребсоюз оешмасы ел саен авыл халкына, аерым алганда, пенсионерларга һәм авыр хәлдәге гаиләләргә бушлай орлыклар тарата. Быел да 30 тонна утырту суганы, 600 кг кишер, 700 кг чөгендер орлыгы, 109 000 данә кәбестә үсентесе әзерләгәннәр. Кәбестәдән кала башка яшелчәләрне таратып та бетергәннәр инде. Аларны аерым бер кешеләргә авыл советлары аша тапшырганнар. Көзен үзләреннән артып калган уңышны районнардагы кулланучылар җәмгыятьләре сатып алып, ярминкәләрдә дә тәкъдим итә алачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat