«Үтерүче» якында йөри: үлемгә китергән иң «популяр» чирләрне атаганнар

Узган ел Россиядә төрле бәхетсезлекләр, агулану, егылу кебек тышкы сәбәпләр аркасында килеп чыккан үлем-китем очраклары 10 процентка җиткән. Илдә теркәлгән барлык үлем очракларының әнә шулкадәр өлеше генә чиргә бәйле түгел дигән сүз бу. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина ярдәмен оештыру департаменты җитәкчесе Екатерина Каракулина шундый саннар җиткергән.

Чир аркасында килеп чыккан үлем-китем очракларының төп өлешен (60,6 процент) исә әле дә булса кан әйләнеше һәм яман шеш авырулары тәшкил итә. Республикада да иң мәкерле чирләр рәтендә алар. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, йөрәк-кан тамыры авырулары үлем-китемгә китергән иң куркыныч чирләр рәтендә – беренче урында. Икенче урында – яман шеш (15,9 процент). Бер ел эчендә республикада яман шештән үлүчеләр саны 1,9 процентка арткан.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов фикеренчә, моңа күп очракта кешенең үз сәламәтлегенә бармак аша каравы гаепле. Әйтик, шул ук яман шеш башта үзен берничек тә сиздермәскә мөмкин. Сызлау, авырту кебек билгеләр чир инде яхшы ук азганда гына сизелә башлый.

– Чир бу дәрәҗәдә азганда инде еш кына соң була. Кеше табибка яман шеш 3–4 нче стадиягә җиткәч килә икән, бу очракта инде бернинди югары технологияләр дә ярдәм итмәскә мөмкин. Шуңа күрә чир никадәр иртәрәк табылса, аны тулысынча җиңү ихтималы да шулкадәр зуррак. Беренче ике стадиядә табылса, яман шешне дәвалау ихтималы 75–98 процент тәшкил итә. Өченче-дүртенче стадиядә исә чирне җиңү түгел, азмасын дип күзәтеп тору турында сүз бара. Шуңа күрә яман шешне булдырмау өчен, вакытында диспансеризация узарга кирәк, – ди белгеч.

Казанның Марат Садыйков исемендәге 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким да шул фикердә. Йөрәк-кан тамыры авыруларыннан үлем-китем очраклары артуга исә иң беренче чиратта яшәү рәвешебез сәбәпче дип саный ул.

– Бүген тормышыбызда бу чирләрне китереп чыгарган сәбәпләр бик күп. Әйтик, хәзер арабызда югары кан басымыннан интеккән, тәмәке тарткан, исерткеч эчемлекләр белән мавыккан кешеләр шактый. Стресслы тормышта яшәвебез, тозлы ризыклар ашарга яратуыбыз да харап итә. Тәлинкәдәге ризыгың артык тозлы булмаса да, ысланган казылык, ярымфабрикат ризыклар аша көнлек тоз күләме шактый артып китә. Бүген ил күләмендә һәр өч кешенең берсе артык авырлыктан интегә. Өстәвенә ковид чорында илдә яшәүчеләрнең уртача авырлыгы тагын 1,5–2 килограммга арткан. Бу, үз чиратында, шулай ук йөрәк-кан тамыры авырулары килеп чыгу ихтималын бермә-бер арттыра, – ди табиб.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Озын һәм актив гомер” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү