Авылларда да матурлыкка омтылыш артты. Дөрес, һәркем үзенчә күрә һәм үзенчә тудыра аны. Кемдер тәрәзә төпләрен тутырып, төрледән-төрле гөлләр үстерә һәм урамга чыккач та, өйгә кергәч тә, шул гөлләренең күзләрен иркәләвен күреп сөенә. Ишегаллары, бакчалары иртә яздан кара көзгә кадәр шау чәчәктә утырган авыллар күп һәм бу шөгыль елдан-ел популярлаша гына. Яшел газонлы, гадәти чирәмле ишегаллары, бакчаларда нәни фонтаннар, барбекю, коймак мичләре арта. Кемдер үзгә утыргыч, кемдер атынгыч ясап, кемнәрдер кул астында булган калдык-постык әйберләрдән күз явын алырлык, сәнгать әсәре булырлык әйберләр ясап, үз хуҗалыгын башкалардан аерылып торырлык итеп матурлый.
Дистә елдан артык дүрт буын вәкилләре бер түбә астында яшәүче авылдашларым Сәйфелганиевлар да – матурлык яратучы, үз куллары белән матурлык тудыручы гаиләләрнең берсе. Иң төзек, заманча, иң матур каралтыларның берсе аларныкы, чәчәк-гөлләрне дә күп еллардан бирле яратып үстерәләр. Теге заманда ук, мода журналы яздыртып, катлаулы, зәвыклы бизәкләр бәйләгән Гүзәлләре, мең дә бер һөнәрле ир-егетләр, һәр эшкә тәвәккәл хатын-кызлар… Матурлыкны бер генә кеше тудыра һәм саклый алмавына бер мисал да алар.
Бер үк вакытта килен һәм каенана булган Дания – безнең чордаш. Ике эштә эшләгән, балалар үстергән, абзар тулы мал-туар асраган елларда да барысына җитеште, бөтен эшне башкалардан алда эшләп куймаса, тынгы тапмый иде. Соңгы вакытта социаль челтәрдә пешергән бәлешләре, пирог-гөбәдия, ролл, пиццалары белән белән популярлашып китте әле. Нәрсәсе гаҗәп инде, аларны хәзер пешерүче күп бит, дияргә ашыкмагыз. Беләм, пешерүче дә, сатучы да күп. Әмма алар арасында Дания пешергән бәлеш-гөбәдия-пироглар бизәлешләре белән әллә каян аерылып тора. Заказга дигәнен дә, үзләренә дигәнен дә шулай ук матурлап ясый. «Бизәп тә күрсәткәнсең! Карап кына торырлык булган бу!», «Көннән-көн остарасың, мондый ук матур бәлеш күргән юк иде әле», «Конкурска җибәрерлек булган!», «Болар яныннан тыныч кына карап китеп булмый бит», – дип язучылар да, тәменә югары бәя биреп: «Кулларыңнан куан», «Моңарчы сәләтеңне яшереп яткансың икән», – дип язучылар да шактый.
– Шундый эшләр яратам мин, – ди Дания, бу турыда сорашкач. – Кечкенәдән пешерергә ярата идем. Мәктәп тәмамлагач, пешекчегә укырга хыялландым. Әмма безнең чорда бер ел фермада эшләү мәҗбүри иде. Аннан соң Арчада кондитерлыкка укыдым, тик белгечлегем буенча эшләргә насыйп булмады. Шул елны сезнең авылга кияүгә чыктым. Күп еллар фермаларда, бригадада эшләдем, бригадир да булдым, сөт тә җыйдым… Ул елларда да үзебез өчен гел төрләндереп, яратып пешерә идем. Моннан берничә ел элек күрше Салавыч авылыннан берәү Коръән ашына пироглар пешереп бирүемне үтенде. Кешегә пешергәч бит инде, кыяфәте дә матур булырга тиеш. Аңарчы алай ук итеп бизәкләп пешергән юк иде, дисәм дә була. Интернеттан карап, төрле бизәкләр ясарга өйрәндем, хәзер инде үземнең фантазиямне дә кушам, бер үк төрле булмасыннар дип тырышам. 95 яшьлек каенанам да: «Кисәргә жәлләрлек булган бу», – ди. Кеше мактагач, тагын да матурлыйсы килә.
«Балачакта хыялланган пешекче-кондитерлык сәләте хәзер кабат уянды бугай миндә», – дип шаярта Дания. Курсларда укып, суши ясау буенча сертификат та алган. Ул ясаган, пешергән ролл төрләрен санап чыгарга кул бармаклары да җитмәс. «Үзебезнекеләр бик ярата, иң башта барысын да алар ашап карый, ошатсалар, башкаларга да курыкмыйча ясап була, – ди ул. – Хезмәтемне рекламалап утырганым юк, бер белгән кеше заказ бирә. Файда-табыш өчен эшләү түгел инде бу, күңел купканда бер тынычлану өчен. Пешерү, аларны матурлау, бизәү әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә. Авырсынмыйча, яратып эшләгәнгә матур да, тәмле дә килеп чыгадыр… Рәхмәт әйтеп язсалар, бөтенләй күңелләр була инде»…
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat