Картлык буенча пенсия күләме ике төп әйбергә: хезмәт стажына һәм рәсми хезмәт хакы күләменә бәйле. “Татар-информ”, рәсми мәгълүматларга таянып, пенсияне законлы төстә ничек арттырырга мөмкин булуын аңлаткан.
Рәсми төстә эшкә урнашу
Картлык буенча иминият пенсиясе ике өлештән: төп һәм иминият түләүләре өлешеннән тора. Быел төп өлеш күләме 8907 сум 70 тиен тәшкил итә. Иминият өлеше исә һәркем өчен аерым исәпләнә: эш стажы, 2002 елның 1 гыйнварына кадәрге уртача хезмәт хакы, шулай ук шушы датадан соң түләнгән иминият кертемнәре күләме исәпкә алына.
Иминият пенсиясен алу өчен кимендә 15 еллык эш стажына һәм 30 индивидуаль пенсия коэффициентына (ИПК – һәр ел эшләгән өчен исәпләнелә) ия булу кирәк. Хезмәт хакы никадәр күбрәк булса, ИПК да шуның кадәр үк зуррак. Әмма шунысын истә тоту мөһим: пенсия баллары фәкать рәсми хезмәт хакы (аннан бюджетка взнослар түләнә) өчен генә исәпләнелә.
Җитмәгән стаж һәм баллар җыю
Пенсиягә чыгу өчен иминият стажы яки баллары җитмәгән кешеләр аларны сатып алырга мөмкин. Пенсия яшенә җитүчеләр шундый мөмкинлектән файдалана ала.
Тагын бер ысулы – кирәкле стаж туплау һәм өстәмә балларга ия булу өчен эшләүне дәвам итү. Шулай ук социаль пенсия рәсмиләштерүләрен көтәргә мөмкин. Әмма ул биш елга соңрак рәсмиләштерелә һәм күләме дә иминият пенсиясенекеннән кимрәк була.
Пенсиягә чыгуны кичектерү
Пенсия яшенә җиткәч, пенсиягә чыкмыйча гына тагын берничә ел эшләү пенсия күләмен шактый ук арттыруга ярдәм итә.
Пенсиягә чыгуны 10 елга кичектергән очракта төп өлеше күләме ике тапкыр үсәргә мөмкин. Хәтта биш ел артык эшләү дә пенсияне шактый ук күбәйтә.
Пенсияне яңадан исәпләтү
Пенсиясен азсынучылар аның дөрес исәпләнелгәнме-юкмы икәнен тикшертә ала. Моның өчен пенсия билгеләү турында белешмә (анда эш стажы, пенсия баллары күләме һәм бюджетка взнослар кертелгән чорлар күрсәтелә) алырга кирәк. Әлеге документны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Социаль фондның клиентлар хезмәтләре яки Күпфункцияле үзәкләр аша алырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез