Кулъяулык
Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә ярдәм итүче волонтерларның гамәлләре өс киемнәре тегү, гуманитар ярдәм җыю белән генә чикләнми. Эшли-эшли остаралар. «Казан – безнең белән» төркемендә эшләүче Әлфия Закирова белән Гөлфия Таҗиева да: «Без хәзер балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү белән дә шөгыльләнәбез», – дип юкка гына әйтмиләр икән. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ничек итеп мастер-класслар уздырулары турында да сөйләп алдылар. Нәтиҗәсе дә искиткеч бу дәресләрнең. Әтиләренә, абыйларына дигән бүләкләр бәләкәй конвертка сыймый да хәтта, зурларын табарга «Татарстан почтасы» ярдәм иткән. Ә аның эчендә ниләр бар дисезме? Балалар башта хат язалар. Конвертны бик матур итеп бизиләр. Мондый матурлыкка күз төшүгә күңел күтәрелә, ирексездән елмаеп куясың. Конверт эченә иң беренче чиратта, бик кадерләп, догалар язылган китапчыклар салып куялар.
– Мәктәпләрдә дә төрле милләт балалары укый, хатның да кемгә эләгәсе билгеле түгел, шуңа күрә ике дингә кагылышлысын да салабыз. Хәрби зонага барып җиткәч, һәрберсенә ия табылыр дип уйлыйбыз. Икенче яктан бу гамәл балалар арасында бер-береңә хөрмәт тәрбияләүгә дә ярдәм итә, – ди Гөлфия ханым.

Аннан Татарстан һәм Россия әләмнәре куела.
– Россия – безнең бердәм илебез. Ә Татарстан – туган җиребез. Бергә булгач, республикабыз ярдәм итәргә гел ашкынып тора. Бердәмлек – зур көч ул, – дип сөйли алар балаларга.
Күңел җылысы салынган хатларны да ике телдә язалар. Аннары бүләкләргә дә чират җитә: оекбашлар, пакетлы үлән чәйләре, конфет кебек күчтәнәчләр урын ала. Шулай да конвертны ачу белән егетләр беренче итеп кулъяулыкка тап булачаклар. Моның да үз тарихы бар.
– Әлегә чигү эшләрен көйләп бетерә алмыйбыз. Шулай да кибеттән сатып алынганына исемнәрен чигеп язучылар бар инде. Балаларга: «Менә хәзер сез телефон аша аралашасыз. Элек армиягә, сугышка китүчеләргә апа-сеңелләр, сөйгән ярлар кулъяулык бүләк иткәннәр. Алар аны йөрәк янындагы түш кесәләрендә йөрткәннәр. Күргән саен сөйгәннәрен һәрвакыт искә алганнар. Авыр чакларда күз яшьләрен сөрткәннәр, чирләп китсәләр дә, кулларыннан төшермәгәннәр. Димәк, бу – үзенә күрә якын кешеләр белән аралашу булган. Кулъяулык ул – гаилә тарихы. Бу хакта Муса Җәлил 1943 елда иҗат иткән «Кулъяулык» дип аталган шигырендә дә язган», – дип сөйлибез. Һәр конверт эченә рус һәм татар телләрендә басылган шул шигырьне салабыз. Әлеге тарихны сөйли башлагач, аңа кадәр игътибарын читкә юнәлтеп, сөйләшеп утырган балалар да тып-тын калып тыңлыйлар. Ул гына да түгел, яттан өйрәнергә теләк белдерәләр.

Ышаныч кирәк
Төркемгә йөрүче волонтерлар төрле проектлар уйлап табып кына тора. «Ярдәм» мәчетендә дә мастер-класслар үткәрәләр: анда күзе күрмәгән кешеләр стразалар белән конверт тышларын бизиләр.
– Чөнки сукыр кеше бар әйберне дә тотып, капшап карый алырга тиеш, – диләр волонтерлар бу җәһәттән. – Бу мәчеткә, тернәкләнергә дип, төрле төбәкләрдән киләләр. Мөселман республикаларыннан килгәннәре ир-ат кеше өйрәтүен телиләр. Мондый чакларда студент егетләр ярдәмгә килә.
Бервакыт шулай Башкортстаннан килгән Салават абый: «Миңа Уфадан үзегез кебек бер төркем табып бирегез әле. Ихатамда төзелеш материаллары бик күп ята. Блиндажлар төзү өчен кирәктер ул. Ә мин кая мөрәҗәгать итәргә дә белмим. Күзләрем күрмәгәч, бик белеп бетереп булмый», – дигән үтенеч белән чыкты. Табып бирдек. Теләге тормышка ашты Салават абыйның. Хәзер гел язышып, аралашып торабыз. Андый күңелгә тигән очраклар күп инде. Берсендә яшь кенә бер кыз безне елый-елый кочаклап алды. «Минем хәрби операциядәге егетләргә бик тә ярдәм итәсем килгән иде. Тик теләгемне ничек тормышка ашырырга белмәдем. Сез миңа бик тә ярдәм иттегез», – ди.
Әниләрдән – хат
Бу проектны волонтерлар төркеме Әниләр көне уңаеннан башлаган. Әмма ул дәвамлы булырга охшаган.
– Әлеге идея Казанның 247 нче балалар бакчасында мастер-класс үткәргәндә туды. Әниләр, хезмәткәрләр бәләкәй балалары исеменнән хат яза башлагач, ә нигә әле үз исемебездән язмаска, ана җылысын тоярлар иде, дигән фикергә килделәр. Шуннан китте инде. Әле кичә генә Уфадан шалтыратканнар иде. Проектны алар да күтәреп алганнар. Санкт-Петербургтагы татарлар да кушылды. Балтач районындагы «Ак калфак» оешмасы да эшли башлады. Ире хәрби операциядә һәлак булган, дүрт бала белән тол калган Гөлнара ханым: «Әйдәгез, шул хатлар белән конверт эченә мәтрүшкә дә салабыз. Туган як, туган йорт исләре килеп торсын», – дигән фикер белән чыкты.

Кыш бабай бүләге
«Казан – сезнең белән» волонтерлар төркеме күптән түгел генә Алабуга, Яшел Үзән, Нурлат шәһәрләрендәге картлар йортларына, Яшел Үзәннең Норлат авылындагы балалар йортына барып кайтканнар. Бүләкләрне кайдан алыйк та, концертларны ничек оештырыйк дип тә аптырамый алар. Барысы да җайга салынган. Изге эш булгангадыр инде, каршы килүчеләр дә юк. Сәдака бирүчеләр дә шактый. Бүләк кирәк дисәләр, Тура базарында үз оештыручы-волонтерлары кием-салымнар, йорт кирәк-яракларын хәзер әзерләп куялар. Бөтендөнья татар конгрессы белән дә элемтәләр көйләнгән. Хәтта бәләкәй генә курчак театрлары да бар. Анысын Гөлсинә ханым оештырган. Курчакларын да үзләре ясаганнар, костюмнарын да теккәннәр. Балалар бакчасына, мәктәпләргә барганда, волонтерлардан менә дигән бүләк. Бүләк дигәннән, егетләргә җибәрергә дип, Яңа елга да «Кыш бабай капчыклары» тегеп куйганнар инде. Эчен тәм-том белән тутыру эшләре дә башланды, диделәр.
Кыскасы, Мәрҗани мәчетендә, Мансур хәзрәт Җәләлетдинов җитәкчелегендәге «Геройлар терәге» штабында челтәр үрүдән башланган эш бүген инде берничә җирдә кайный. Эчке киемнәр дә, госпитальдә ятучылар өчен жилетлар да тегә, мендәрләр, юрганнар, матраслар да әзерли алар. Әле генә берәү түбәтәйләр бәйләп җибәргән. Төнлә белән яраланган егетләрне төяп килгән поезд килгән төшкә тәмле пәрәмәчләр, чәкчәк кебек тәм-томнар китерергә дә онытмыйлар. Инде өлкәнрәк яшьтә булсалар да (сүз уңаеннан, алар арасында яшьләр дә, СВОдан кайткан ир-атлар да бар) бер урында тик кенә тора алмыйлар, төрле уй-фикерләр белән янып торалар кебек тоелды алар миңа. Йөрәк картаймый, димәк. Ә үзләре, изге гамәлләр эшләү безгә көч бирә, күрәсең, дигән фикердә.
Сан
«Добро.рф» федераль платформасында Татарстан буенча барлыгы 219 меңнән артык волонтер теркәлгән.
Республикада төрле юнәлешләрдә 5074 ирекле оешма эшләп килә.
Проектларны тормышка ашыру, укыту-өйрәтү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен 33 «Добро. Центр» мәйданчыгы оештырылган.
Республикада 45 муниципаль волонтер үзәге бар. Бу – һәр районга берәү дигән сүз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез