– Солдатлар белән үземнең барып күрешәсем килде. «Обозник» гуманитар төркеменә язып, мине дә үзегез белән алыгыз әле, дип сорадым. Алар каршы килмәде. Узган ел февраль аенда беренче тапкыр ЛНРдагы госпитальгә дарулар илттек. Икенче мәртәбә Ростов өлкәсендә балалар йортында булдым, – дип башлады сүзен 39 яшьлек Марина Сәгъдиева. – Егетләр белән аралаштым. «Ник СВОга киттегез?» – дип сорау биргәч: «Без бармасак, Ватанны кем саклар?» – диделәр. Хатларны да ешрак язарга куштылар. Аларны блиндажда кадерләп саклыйлар. Кош теле кадәр кәгазь дә күңелләрен җылыта. Аларның күңел күтәренкелегенә, Ватанны шулкадәр яратуларына сокландым. Госпитальдә ятучыларның хәлләре җиңел түгел. Берсенең аягы юк, икенчесенең кулы гарипләнгән... Әмма барысы да, без тагын китәбез, дип торалар. Бер егет яраланып килгән иде. Миңа чигелгән дини язулы бизәк бүләк итте. «Өмет өзелгән чакта Аллаһы Тәгаләдән, зинһар, мине исән калдыр, улымны тагын бер кат күрәсем килә», – дип ялвардым. Шуннан соң аңымны югалтканмын. БПЛА шартлаган. Кулым яраланса да, исән калдым. Сезне дә сакласын», – дип бирде ул бүләген.

Марина Сәгъдиеваның беренче белгечлеге укытучысы булса, икенчесе – медицина хезмәткәре. Хәзер даруларны да белгечләр тәкъдим иткән исемлек буенча җибәрәләр икән. СВОга барып-кайту рухи дөньясын үзгәртмәгән директорның. Бары бер фикер генә ныгыган: безгә тагын да күбрәк булышырга кирәк! Быел көзен генә дә мәктәптән 4 тапкыр йөк төяп җибәргәннәр инде. Нәрсә кирәк, барысын да хәстәрләргә тырышалар.
«Мин барып кайтам әле». Бу сүзне укытучылар, укучылар, гаиләсе ничек кабул иткән икән? Ул бит әле ике бала анасы да!
– Курку хисе дә булгандыр бит? – дип сораштык аннан.
– Курку дигән нәрсә булмады. Үзсүзле мин. Кешене тыңлыйм, әмма барыбер үземнекен эшлим. Солдатларга ярдәм кирәклеген аңлап чыгып киткәнгәме, йөрәгем ничектер тыныч булды. Әмма әти-әнием, ирем, балаларым, хезмәттәшләрем бик кайгырды. Юлда интернет бик начар тотты. Элемтә булган саен, мин исән-сау дип, хәбәр җибәрдем. Әтием хәтта, телефон аркасында мин зыян күрмәсен дип, язарга да курыккан. Биш көн дигәндә өемә кайтып та җиттем. Мәктәптә мине алкышлап каршы алдылар. Ничектер кыенсынып та куйдым. Үземне герой дип санамыйм. Әмма барып кайтуның тәэсире эзсез калмый инде. Без аэропорттан ерак яшәмибез. Кайтканнан соң биш ай буе төнлә очкыч тавышын ишеткән саен саташып чыктым. Әле хәзер генә тынычландым.

Белем йортында хәзер бөтенләй башка тормыш кайный. Күргәзмә, ярминкәсе дисеңме, хәрби операциядә катнашкан егетләр белән очрашулар үткәрүме, балалар белән бергә утырып хатлар язумы... «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән акциядән җыелган акчага дарулар сатып алганнар. «Обозник» гуманитар ярдәм төркеме дә күргәзмәләр оештырырга булыша. Бәрелешләр булган җирдән алып кайткан снаряд кисәкчекләре, кораллар, киемнәрне күрсәтеп, укучыларга чынбарлык турында сөйлиләр. Күптән түгел хәрби киемнәр күргәзмәсе оештырганнар. Укучылар үзләре дә гадәти булмаган өс-башны киеп караган. Бергәләп һәйкәлне җыештырырга да чыга, акцияләрдә ленталар да өләшә алар.
.jpg)
– Яшьләргә махсус хәрби операциянең ни өчен баруын аңлатабыз. Тарих турында да күбрәк сөйләргә тырышабыз. Аларда ватанпәрвәрлек хисе бар. Телефонда кыска видео карап, чипсы ашап үскән буынны гамьсезлектә гаепләргә ярамый. Күңелләре бик нечкә үзләренең. Язган хатларын укыйм да, күзләремә яшьләр тула. Бездә әтиләре хәрби операциядә катнашкан балалар да укый. Аларга да төрле яклап ярдәм итәбез. Бушлай түгәрәкләргә йөртәбез. Бергә булганда гына авырлыкларны җиңеп була, – ди директор.
Тик тормаска! Хәзерге вакытта мәктәптә маскировка челтәре үрү эшен оештырмакчы булалар. Өйрәтүчеләрне тапканнар инде. Быел килешү нигезендә медицина сыйныфы ачканнар. Балалар бик шатланып йөриләр икән. Беренче ярдәм күрсәтергә, җәрәхәтләрне бәйләргә өйрәнәләр. Эшмәкәрлек сыйныфы да эшли монда. Агросыйныфлар булдырып, дару үләннәре үстермәкче булалар. Анысы да юктан түгел. Әлеге дә баягы СВОдагы егетләрне уйлыйлар. Яхшы гамәл, әмма аңа кадәр дөнья тынычлансын иде инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез