Газетага язылу

Кем уйлаган? / ГӨЛЬЯР

Шулай килеп чыкты: гомер буе туган авылыннан беркая чыгып китмәгән Зәйтүнә илле биш яшендә калага күченде.

Кем уйлаган? / ГӨЛЬЯР
ru.pinterest.com

Күченде, дигәч тә, бик җайлы, ансат кына булмады ул. Мең уйлады, мең талпынды, мең тапкыр ул уеннан ваз кичте. Әмма сабырлыгы да төкәнде шул. Авылны яратмаса, бер хәл иде. Авыл уртасындагы өе дә хан сарае кебек. Ире үлеп, ялгыз калгач, бирешмәскә тырышкан иде. Авылдан китәргә уенда да юк иде.

Ире Азатның үлеменә бер ел тулганда, күз күрмәгән, колак ишетмәгән хәлләр башланды: барысы да Зәйтүнәне кабат кияүгә чыгарга димли башлады. Кемдер димчелеккә туганын җибәрде, кемдер үзе килде. Башта очраклы хәл генәдер дип уйлап, барысын да ипләп кенә озатты Зәйтүнә. Күпкә китә башлагач, сабырлыгы бетте. Адәм көлкесе бит, моңа кадәр даным чыкса иде, көн туса, капка төбендә ир-ат, барысына да мин кирәк, барысы да үзләренә юк акыллары, үгет-нәсыйхәтләре белән җанны кыйный, дип бәргәләнде, кимсенде хатын.

– Сүз берләштегезме әллә сез? Яшь вакытта да моның кадәр егет йөрмәде минем арттан, – дип, күбесен туздырып, куып та чыгарып карады. Берәрсе шаярып, яман сүз таратканмы әллә, дип тә шикләнә башлады. Башта түзде, аннан балаларына сөйләде Зәйтүнә. Алары, видеокамералар куябыз, дигәннәр иде дә, аның белән нишләтәсең? Алар бит тәртип бозмый. Ә җанын талкый, тынычлыгын урлый. Капка төбенә машина туктаса да, капка келәсе тавышы ишетелсә дә, тагын кем йөри икән дип, сискәнеп куя хатын. Дөрес, моңарчы барысы да бик тәртипле генә сөйләштеләр. Әмма ир эзләгән кеше кебек, көн дә шушы хәл кабатлангач, авылдашлар минем турыда ни уйлый икән, дип тә бетереште. Күрми, сизми калып булмый бит инде аларны.

Беренче мәхәббәте булган Нурның, хатыны үлеп, кырыгы да тулмыйча, ишек кагуы белән ахыргы тамчы сабырлыгы тамды Зәйтүнәнең.

– Гомерем буе сине яраттым, – ди бит әле анысы, күзен дә йоммыйча.

– Шуңа, утыз ел элек мине ташлап, башкага өйләндеңмени?! – дип көлде генә Зәйтүнә.

– Өйдәгеләр риза булмады бит... – дип, нәрсәләрдер мыгырданды ир заты.

– Алардан бигрәк, үзең минем авыру энекәштән курыктың бит... Һичьюгы еллар үткәч булса да, куркаклыгыңны таны инде... Әни үлеп, авыру энем белән икәү генә калгач, нәрсә дидең соң? Оныттыңмы әллә?!

Нур бер сүз дә дәшмәде. Әллә чыннан да оныткан иде, әллә исенә төшерәсе килмәде.

– Бик өйләнер идем дә, үзең генә түгел шул син, дидең. Син онытсаң да, бүгенгедәй колагымда яңгырый ул сүзләрең. Ничек менә хәзер исеңә төштем соң әле?! Яратуың да искә төшкән икән... Беләсеңме, мин бит хәзер син белгән Зәйтүнә түгел. Ул вакытта мин чибәр генә түгел, бик саф күңелле, бөтен кешегә ышана, бар нәрсәдә матурлык кына күрә торган кыз идем... Миңа бик тә авыр булган чакларда кайларда идең син, ә?! Өметем өзелгән, изелгән чакларымда янымда син түгел, Азат булды. Менә ул чакта кирәк идең сиң миңа. Бүген кирәгең юк. Ялгышып та керәсе булма бу капкадан...

Нурны пыр туздырып чыгарганнан соң, улына шалтыратты Зәйтүнә.

– Улым, китми булмый инде. Эш тә белеш, аңа якын урыннан берәр бүлмә дә эзлә әле, – диде. Безнең белән яшәрсең, урын җитәрлек дип, улы белән килене, кызы белән кияве чакырса да, үз почмагым булыр дип, бүлмә эзләргә кушты.

Алары атна азагына әниләрен алырга кайтып та җиттеләр. «Безгә дә, сеңлемнәргә дә якын гына урыннан бик матур бүлмә булды, әни... Шул тирәдәге складта товарлар тутырып, тәртипләп торучы кирәк. Авыр эш түгел, сменалап та эшләп була, болай да диделәр. Акчасы да авылдагыдан күпкә әйбәт. Борчылма, әни, барысы да әйбәт булыр, бергә-бергә яшәрбез, атна ахырында я без, я сеңлемнәр белән авылга кайтырбыз. Ерак ара түгел бит»... – дип сөендерде улы.

Минем өйгә күз-колак булырсыз әле дип, ачкычны керткәч, күршеләре бөтенләй телдән калды. «Тилердеңме әллә, бу яшьтә кем нигезеннән чыгып китә?!» –  диделәр. Сәбәбен алар сорамады, Зәйтүнә әйтмәде. Озаклап торсам, елый башлыйм да кире уйлыйм хәзер дип, тизрәк саубуллашырга ашыкты ул. Күңеленә килгән моңсу уйларны куып таратырга исә оныклары булышты.

...Яшь чакта шәһәрне яратмаса да, гаҗәп, бу юлы аңа ул бик матур булып күренде. Урамында ыгы-зыгы күп булса да, беркемнең синдә эше юк. Җанымны талкуларыннан шулкадәр туйган булганмын икән, дип үз күңелен үзе күрергә тырышты хатын. Эшендәге шау-шуга да исе китмәде. Алай гына да түгел, үзара шаярышып-көлешеп мәш килгән хезмәттәшләренә карап, аның да кәефе күтәрелде. Көне буе аяк өсте булуын, аруын да сизми Зәйтүнә. Җыйнак бүлмәсе дә үзенә бик ошый. Балалары да сүзләрендә торды: атна ахырында әле берсе, әле икенчесе авылга алып кайтып килде. Нигезеннән бер урап килгәч, сагыну-юксыну дигәнең дә артык бимазаламады. Барысы да тыныч кына бер эзгә төшкән иде дә...

Көннәрдән бер көнне складта яңа кеше эшли башлады. Зәйтүнә белән бер сменага туры килгән Шәүкәт аз сүзле, бик эшчән, шул ук вакытта бик ярдәмчел дә иде. «Тартмаларны күтәрмәгез инде, тутырып кына торыгыз, үзем ташыйм», – дип, беренче көннән үк хатынга бер генә тартма да күтәртмәде. Җил-җил атлап, бөтенесен үзе урнаштыра барды. Аралашып, сөйләшеп утырырга вакытлары булмаса да, ай ахырына инде алар, үзләре дә сизмәстән, бер-берсенә якын кешеләргә әйләнгән иде. Зәйтүнәнең туган көне исә бу чикне тагын да якынайтты.

Аның язмышы турында белгән җитәкчеләре Раиса Даниловна ул көнне котлаганда, Зәйтүнә турында искиткеч матур сүзләр әйтте. Сменаларын тәмамлап чыкканда исә Шәүкәт аңа сүз катты.

– Сездә дә минем язмыш икән...

Сөйләшеп, ачылып китәргә шушы бер җөмлә җитеп ашты. Ярты еллап бергә эшләсәләр дә, «сез» дип олылап эндәшкән бу ирдә күңеленә бик якын нәрсәдер бар иде шул.

Көннәр, айлар үтә торды. Инде аларның сөйләшер уртак сүзләре дә, уртак темалары да күбәйде. Үзләре дә берсен-берсе гомер буе белгәндәй хис итәләр иде. Рәхәт, тыныч Зәйтүнәгә аның белән. Шәүкәт: «Әйдә, бергә яши башлыйк», – дип әйтсә, бүген риза булыр кебек хатын. Шуны сизеп, ул үзе дә аптырый: «Кем уйлаган?! Ир-ат затына борылып карый алмас чиккә җиткән идем бит»...

Гөльяр

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре