«Рәхмәт, туганым!» Телефонга открытка-хатлар килү уңаеннан уйланулар

 «Бәйрәмнәрдә, җомга иртәләрендә, кайчакта гадәти көннәрдә дә телефон аша мәгънәле, эчтәлекле открытка-хатлар җибәрергә яратам мин». Беркөнне бертуган Гүзәлия апам сүзен шулай дип башлады.

«Аларны бик сайлап, эчтәлеген укып, кешесенә туры килерлеген карап кына җибәрәм. Элекке еллардагы почта аша язышкан открыткаларны искә төшерә алар миңа. Дөрес, күп кеше аларны кирәксенми дә, телефонымны чүп-чар белән тутырып бетерәләр инде, диючеләр дә бар. Кемдер мин җибәргән әлеге открытка-хатларга «смайлик» куя, кемдер укып, үзе дә җавапка шундый открытка җибәрә, кемдер укып (бәлки укымыйча) үтеп кенә китә.

Ә менә әни ягыннан туганыбыз Фәүзия апа андый открыткалардан соң һәркайсына: «Рәхмәт, туганым!» – дип җавап яза. Аның шушы сүзләре күңелне айкый инде. Бер карасаң, гади генә ике сүз кебек. Әмма аларны укыганда мин Фәүзия апаның елмайган йөзен, ихлас сөенүен күз алдына китерәм, очрашуга сөенеп күрешкән, кочаклашкан кебек хис итәм. Гел шулай язса да, мин аларны тыныч кына укый да алмыйм…»

Аны тыңлаганнан соң үзем дә аптырап калдым. Дөрес, без кайчакта әни-әти ягыннан туганнар белән очрашканда: «Туганлыкны саклаган өчен», – дип, рәхмәтләр әйтешәбез. Тик сөйләшкәндә бер-беребезгә беркайчан «туганым» дип эндәшкән юк, ничектер төчеләнү кебек тоела ул. Гадәттәгечә, өлкәнрәкләргә «апа», «абый» дибез, кечерәкләргә исеме белән эндәшәбез. Фәүзия апаның якын итеп «туганым» дип язуында, бер карасаң, бернинди гаҗәп әйбер юк кебек. Әмма гади шушы сүзләр «Ватсап» аша бөтенләй башкача кабул ителә, ахрысы…

Фәүзия апа – авылдашыбыз, әниебезнең туганы. Бездән ерак түгел яшәделәр. Гомер буе Казанда эшләсә, яшәсә дә, авылга эзне суытмады. Әле дә, әти-әниләре вафатыннан соң, ничә еллар төп нигездәге кешесез калган йортларын, каралты-кура, бакчаларын сокланырлык итеп карап, тәртипләп, бөтен туганнарын бергә туплап яши. Кан буенча әнигә якынрак туган булса да, аларның яшь аермасы шактый. Яше буенча безнең апаларга якынрак ул. Бездә дүрт кыз, аларда алты кыз һәм өч егет үсте. Ике гаиләдә дә бер тирәдә туган кызлар бар. Менә шулар ике өйне бер итеп яшәде дә инде. Сугышта үлеп калган Гомәр бабаебызның энесе – Фәүзия апаның әтисе Зәйни абый безне бигрәк тә якын күрде. Искиткеч тырыш, баһадир гәүдәле булса да, Зәйни абый бик нечкә күңелле иде. Өстәвенә искиткеч уен-көлкеле. Әле әти исән чагында ук миннән өч яшькә олы Гүзәлия апамны: «Сине әтиең яратмый икән. Менә мин кызымны яраткач, матур пәлтә алып бирдем», – дип котырткан… Нәкъ шундый кызыл плюш пәлтәне Гүзәлия апа да алдырткан. Ә икенче бер вакытта Зәйни абый аны үзенең кызы булырга чакырган. «Минем кызым булырсың, бездә яшәрсең, әмма бер сан ит алып кил», – дигән. Аның сүзенә ышанган сабый әти белән әнигә: «Мин Зәйни абый кызы булам, ит бирегез», – дигән. Әти мәрхүм дә бик бала җанлы, уен-көлкеле кеше булган. Баздагы элеп куйган бер сан итне алып чыгып, кечкенә чанага салган. Ике зуррак кыз тартып алып барган. Дөрес, Гүзәлия апа өйгә керү белән итне кире кайтарганнар. Кич белән алырга килгәч тә әле апа: «Мин әле итемне ашап бетермәдем, кайтмыйм», – дип карышкан…

И-и гомерләр, диген, шул баланы үз балаларына кушып яраткан, якын иткән Зәйни абыйга һәм җәмәгате Оркыя апага, сабый сүзе белән йөргән әтигә әле дә шаккатам. Без булсакмы… «Эч пошырып йөрмә!» – дияр идек.

Менә шул елларда салынган туганлык «орлык»лары, шөкер, гомерлек булды. Авыр чакларда да, шатлык-сөенечләрдә дә бергә булдык. Инде туганлык җепләре өзелмәсен, «туган әби»ләр булып дәвам итәргә язсын. Очрашып сөйләшә, аралаша алмаган чакларда һәркемгә һич югы «туганым» дип хәбәр салыр кешебез булсын…

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү