Җир шарында яшәүчеләрнең 20 процентка якыны аллергиядән интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре әйтүенчә, шуларның яртысыннан артыгы – сезонлы аллергия корбаны. Бар дөнья яшеллеккә күмелгән яз аенда аннан интегүчеләр саны бермә-бер арта. Сезонлы аллергия чорына ничек әзерләнергә? Бу чорда ничек тукланырга?
Казанның 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсендәге аллергология үзәге җитәкчесе Виктория Делян шул хакта сөйләде.
Ник яшәрә? Соңгы елларда аллергия иң киң таралган чирләрнең берсенә әверелде. Бүген Җир шарында яшәүче һәр өч кешенең берсе шуннан интегә. Аларның саны елдан-ел арта бара. Аннары, күп кенә башка чирләре кебек үк аллергия дә яшәрә. Бүген хәтта биш-алты айлык сабыйлар да аллергиядән интегә. Төгәл сәбәпләре әле дә булса билгесез.
Билгеләре. Язгы аллергия вакытында төчкертә башлый, борынга томау төшә, борын кычыта. Күз кызарырга, туктаусыз яшь агарга, күз кабаклары шешәргә дә мөмкин. Аллергия вакытында яктылыкка да сизгерлек арта. Бик көчле аллергия вакытында тын кысылырга мөмкин. Кеше моңа кадәр аллергиядән интекмәгән булса, башлангыч чорда аны ОРВИ белән дә бутарга мөмкин. Күп билгеләре охшаш. Әмма ОРВИдан аермалы буларак, аллергия вакытында температура күтәрелми, кешенең хәле атна-ун көн вакыт үткәч тә җиңеләйми.
Дәвалау. Аллергия вакытында антигистамин дарулар эчәргә кирәк. Табиб борындагы шешне бетерү өчен гормональ спрейлар да яза. Соңгысыннан куркырга кирәкми. Алар борын эчлегенә генә тәэсир итә, канга эләкми. Мондый гормональ даруларны ике яше тулган балаларга да кулланырга ярый.
Алдан әзерләнү. Аллергияне тулсынча дәвалап булмый. Әмма агачлар яфрак ярырга 3–4 ай кала махсус иммун терапиясе узып, хәлеңне бераз җиңеләйтеп була. Бу очракта укол, система, махсус дарулар ярдәмендә дәвалану турында сүз бара. Шул рәвешле алдан хәстәрен күргән кеше аллергия чорын җиңелрәк уздыра. Болай дәвалануны елга өч мәртәбә кабатларга киңәш итәр идем. Андый чакта астманы да булдырмыйча калырга мөмкин.
Сезонлы аллергиядән интеккән кеше ничек тукланырга тиеш?
– Бу чорда бал ашаудан, составында төрле буяу, ясалма кушылмалар булган кәнфит, йогырт кебек тәм-томнардан баш тартырга киңәш ителә.
– Күп әйбер кешенең конкрет кайсы үсемлек серкәсенә аллергиясе булуга бәйле. Әйтик, каен агачына аллергиясе булган кешеләргә алма кебек төшле җиләк-җимеш, кишер, чикләвек ашарга ярамый. Әремне өнәмәүчеләргә ромашка, гәрчич, сельдерей, шәфталу һәм кайбер төр тәмләткечләрдән ерак торырга кирәк.
– Сезонлы аллергия чорында майлы балык ашагыз. Ул аллергия билгеләрен киметергә ярдәм итәчәк. Имбир белән суган да шундый үзлеккә ия.
– Аш та файдалы. Ул сулыш юлларын аллергия аркасында җыелган лайладан чистарта.
Нинди кагыйдәләрне истә тотарга:
– Урамга булдыра алганча сирәгрәк чыгарга тырышыгыз. Бигрәк тә җилле көнне өйдә утырырга киңәш ителә;
– Табигатьтә ял итүләрне дә чикләп тору хәерле;
– Язгы аллергия чорында үләннәр белән дәвалануны да кичектереп торырга туры киләчәк. Ромашка, бал, каен бөресе һ.б. салып ясалган төнәтмәләр хәлне тагын да катлауландырачак кына;
– Борынны кайнатып суытылган җылымса су белән көненә 3–4 мәртәбә юдыру да файдалы;
– Даруларны фәкать табиб белән киңәшләшкәч кенә эчәргә ярый;
– Агачлар, үсемлекләр чәчәк аткан чорда аллергиясе башланган кешеләргә бүлмәләрне җилләтергә дә киңәш ителми. Хәзер һавадагы тузанны су ярдәмендә җыючы махсус җайланмалар бар. Бүлмәне җилләтеп булмаганда, шуннан файдаланырга мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat