Раил хәзрәт Фәйзрахманов: «Намаз, хаҗ һәм сәдака бирүне әҗер-савап алу өчен яшерен башкару хәерле»

Намаз хак диннең икенче баганасы булып тора. Аңа бәйле сораулар да бик күп. Гыйбадәтне ничек дөрес итеп башкарырга? Биш вакыт намазны вакытында укый алмасаң нишләргә? Адәм баласы өчен намазның хикмәте нәрсәдә?

 Бу һәм башка сорауларга җавапны Раил хәзрәт ФӘЙЗРАХМАНОВ белән бергәләп эзләдек.

Соңгы арада намазны демонстратив рәвештә, кешегә күрсәтеп уку модага әверелеп китте кебек. Намаз укыганыңны күрсәтүне кирәк дип табалар. Намазны шулай кешегә күрсәтеп ачыктаначык, хәтта мактанып уку дөресме? Бу гөнаһ саналамы?

– Кызганыч, мондый күренеш киң тарала башлады. Гомумән, изге эшләрне күрсәтү турында сүз бара. Моның куркынычы нидә? Кеше моны рия (гамәлләрне кеше күрсен өчен кылу) максатыннан башкарырга мөмкин. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) күркәм хәдисендә дә: «Сезнең өчен иң куркынычы – рия. Ул кара кырмыска ташка менгән кебек йөрәккә керә», – ди. Кеше аны сизмәскә дә мөмкин. Бер күрсәтә, ике… Шуңа ияләшеп китәсең. Көннәрдән беркөнне кешенең бу изгелекне кешегә күрсәтмичә эшләү теләге дә калмый. Шуның белән без изге гамәлнең мәгънәсен юкка чыгарабыз. Чөнки ният – Аллаһы Тәгаләдән әҗер-савап алу түгел, кешедән мактау, хуплау көтү. Аллаһ каршында мондый гамәл тузандай юкка чыгачак. Намаз булсынмы, хаҗмы, сәдака бирү булсынмы, мондый гамәлләрдән әҗер-савап алу өчен аларны яшерен башкару хәерле.

Намазны гельлаклы тырнак, бизәнгән бит, буялган чәч белән укырга ярыймы?

– Иң элек динебездә бизәнеп-ясанып чит ирләр янына чыгу тыелганын искә төшерергә кирәк. Бигрәк тә намазда булган мөслимә кешегә. Өйдә булсаң, ирең өчен матур булырга тырышу ярый әле.

Бизәнә торган нәрсәләр су үткәрмәсә, тәһарәт кабул булмый, димәк, намаз да укып булмый. Галимнәр әйтүенчә, гель-лаклар су үткәрә торган булырга тиеш. Хәзер кайбер мөселман илләрендә андыйларны җитештерә дә башладылар.

Биш вакыт намазны бергә җыеп уку дөресме?

Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Дөреслектә без мөслимнәргә намазны төгәл вакытта укырга дип билгеләдек», – ди. Һәр намаз үз вакытында укылырга тиеш, димәк.

Әйтик, сиңа: «Эшкә сәгать 8 гә киләсең, 12 дә төшке аш ашыйсың, шундый эшләрне эшлисең, фәлән вакытта кайтып китәсең», – диләр, ди. Син: «Юк, әбәд ашагач кына киләм, төштән соң гына эшлим», – дип каршы килә аласыңмы? Рөхсәт бирәләрме? Юк, билгеле. Беребез дә эшкә соңга калып йөрми бит. Андый очраклар булганда, йә кисәтү ясыйлар, йә эштән куалар, йә акчаны тотып калалар. Төгәл вакыт каралган. Бөтен нәрсәдә дә шулай бит. Табибка язылсак та, мәктәпкә барсак та – һәркайсына үз вакытында йөрибез. Намаз белән дә шулай бит инде, димәк. Аллаһы Тәгалә безне билгеле бер вакытта аны зекер итәргә дәшә. Эшкә соңга калырга ярамаган кебек, намаз гыйбадәтен башкарырга да соңга калырга ярамый.

Кул астында су булмаган очракта, дымлы салфеткалар кулланып кына тәһарәтләнү рөхсәтме?

– Юк. Намаз укуның төп шартларының берсе – тәһарәтле булу. Иң элек без чиста су белән тәһарәт алырга тиеш. Су юк икән, тәяммүм кылына.
Аның тәртибе болайрак: җиргә ике кулның учы белән сугу; учлар белән йөзне сыпыру (мәсех кылу); янә шулай җиргә сугып, терсәкләргә кадәр кулларны сыпыру (мәсех кылу). Йөзгә, кулларга мәсех кылганда, тәһарәт алгандагы кебек үк, су тияргә тиешле барлык җирләр дә сыпырыла.

Адәм баласына намаз укуның нинди хикмәте бар?

– Хикмәте, файдасы бик күп. Аллаһы Тәгалә: «Мин җеннәрне һәм кешеләрне миңа гыйбадәт кылу өчен бар иттем», – ди. Безнең төп вазыйфабыз – гыйбадәт кылу. Иң асыл гыйбадәт – намаз.

Безгә игелек кылсалар, без бит рәхмәт әйтәбез, бүләк бирәбез. Намаз уку да – Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булу алымы. Ризык өчен, баш өстендәге түбә өчен, саулыгыбыз өчен, яшәешебез өчен аны биш тапкыр искә алабыз.

Намаз сәламәтлек өчен дә файдалы. Намазда билгеле бер хәрәкәтләр ясала. Табиблар да, галимнәр дә, иң файдалы гимнастика – намаз, ди. Организмда яхшы якка үзгәрешләр башлана. Моны фәнни яктан раслаган китаплар, мәкаләләр дә бар.

Намазга картайгач басармын әле, диючеләргә нәрсә диярсез?

Адәм баласы бик кызык бит ул. Кешегә ярап булмый, ул гел аклану табачак. Әнә яшьләрне укытабыз, алар: «Хәзрәт, ятларга күп бирмә, имтиханга әзерләнәсе бар, картайгач өйрәнербез», – ди. Өлкәннәрне укытканда, алар: «Әй, яшь чакта өйрәнәсе калган бит, хәзер соң инде!» – ди. Безгә «картайганчы яшисең» дигән билетны кем тоттырган соң? Ул яшькә җитәрбез дип кем әйтә ала? Яшь буын да олылар кебек үк кырыла хәзер. Бүгенге вазгыятьтә иртәгәге көнгә дә ышаныч юк бит. Аллаһ хозурына кайчан барасыбызны беребез дә белми. Бүген эшли алганны бүген башкарырга кирәк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү