Тәмәкедән дә куркынычрак. Үсмернең вейп белән мавыгуын ничек ачыкларга?

Башта ата-ананы тәрбияләргә кирәк! Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне   уңаеннан җыелган белгечләр әнә шул фикерне кабатлады. Тәмәке белән беррәттән соңгы арада вейпларның киң таралуында нәкъ менә өлкәннәр гаепле дип саный алар. Ата-ана авызына ни каба, баласы да шуны кабатлый.

Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш белгече, стоматолог Ләйсән Моратова сүзләренә караганда, хәтта табибка керергә чират көткәндә дә коридорда вейп суырып утыралар.

– Шул дәрәҗәгә җиттек: хастаханәгә килгәч, бала ата-анасы янында вейп тартып утыра. Кисәтү ясасаң, әти-әнисе тизрәк: «Бу тәмәке түгел бит», – дия башлый. Шакката торган хәл. Әти-әниләр күп очракта моңа үзләре үк гаепле, балалары янында төтен чыгаралар. Моны күреп торган бала, үскәч, үзе дә авызына вейп кабачак, билгеле, – ди табиб.

Ләйсән Моратова сүзләренә караганда, соңгы арада теш табибы бусагасын таптаучылар арасында вейп кулланучылар бик күп. Ул тәмәке кебек үк зур зыян сала, ди табиб.

– Тәмәке тарткан кешенең теш эмале саргая, ярыла, авызыннан авыр ис килә. Электрон тәмәке тешнең эмален саргайтмаса да, авыш куышлыгының лайлалы тышчасын яндыра. Монысы тагын да хәтәррәк. Кызганыч, соңгы арада яшьләр арасында авыз куышлыгы яман шеше күп очрый башлады. Ни дәрәҗәдә зыянлы булуын, аның нәрсәгә китерүен аңлаткан дәресләр дә уздырырга кирәк, – ди белгеч.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш балалар психиатр-наркологы Степан Криницкийга күптән түгел электрон вейп суырган 11 яшьлек кыз белән аралашырга туры килгән. Әти-әнисе бу начар гадәтен ничек ташлатырга белмәгәч, аптырап, табибка алып барган аны. Кыз бала исә моны: «Киеренкелектән котылу өчен бер тапкыр кулланып караган идем, шуннан соң гел тартасы килеп тора», – дип аңлаткан.

– Бүген вейплар ниндидер кәттәлек билгесенә әверелде. Яшьләр, чынлыкта, сәламәтлеккә ни дәрәҗәдә зыян салынуын аңлап та бетерми. Алар өчен модага иярү, яшьтәшләреннән калышмау мөһимрәк, – ди Степан Криницкий. – Бүген электрон тәмәке без белгәне белән чагыштырганда күпкә зарарсызрак дигән фикер яши. Күпләр хәтта аның ярдәмендә тартуын да ташламакчы була. Әмма бу – ялгыш фикер. Ник дигәндә, электрон тәмәке тартканда кеше организмына гадәти тәмәке белән чагыштырганда 20 тапкыр күбрәк (!) никотин керә. Алар үпкәгә, кан әйләнеше системасына шулай ук зур зыян сала. Тәмәке тартуны ташлау кыен, никотинга бәйлелектән арыну тагын да кыенрак. Өстәвенә бу «уенчык» шартларга, аның эчендәге сыекчадан агуланырга да мөмкин.

Тәмәке, вейпларның организмга салган зыяны моның белән генә чикләнми. Республика онкология диспансеры табибы Булат Җиһаншин сүзләренә караганда, тәмәке тарту, үпкә рагыннан тыш, яман чирнең 20ләп төрен китереп чыгара.

– Ел саен Татарстанда 1,7 меңләп кешегә үпкә яман шеше диагнозы куела. Шуларның нибары 30–40 проценты гына 1–2 нче стадиядә ачыклана. Күп очракта үпкә яман шеше үзен шактый азарга өлгергәч кенә сиздерә, – ди ул.

Табиб белдерүенчә, яман чир ачыкланган кешеләрнең күбесе – тәмәке тартучылар. Вейп гадәти тәмәке кебек үк хроник үпкә авырулары китереп чыгара. Аның белән мавыккан кешенең иң элек сулыш алуы кыенлаша. Рәсми рәвештә бу авыру ХОБЛ дип атала. Үлем-китем очракларына китергән чирләр исемлегендә яман шеш һәм йөрәк-кан тамыры авыруларыннан соң өченче урында ул. ХОБЛ белән авырган кеше ахыр чиктә булыгып үләргә мөмкин.

Рөстәм Насретдинов, Әлмәт үзәк район хастаханәсенең табибпульмонологы:

– Вейп кулланучылар сафы елдан-ел «яшәрә» бара. Күптән түгел миңа вейп тарту аркасында үпкәләре зарарланган сигез яшьлек (!) малайга ярдәм итәргә туры килде. Искитәрлек хәлләр. Хроник үпкә авырулары булган, бронхиаль астмадан интеккән кешеләр өчен вейп, электрон тәмәке тарту аеруча куркыныч. Аларны тартканда кан тамырлары, югары сулыш юллары кысыла. Шул мизгелдә янында ярдәм итәр кешесе булмаса, кеше үлеп тә китәргә мөмкин, – ди табиб. – Тәмәкенең үпкә, бронхларга бәйле авырулар, яман шеш китереп чыгаруы күптән фәнни расланган. Вейпларның составында ниләр барлыгы да, аның организмга салган зыяны да тиешенчә өйрәнелеп бетмәгән.

Үсмернең вейп белән мавыгуын ничек ачыкларга?

Сәер ис. Вейп тартканнан соң баланың авызыннан еш кына ниндидер баллы әйбер исе килә. Ул, сагыз чәйнәдем, шуныкы, дип хәйләләргә мөмкин. Шуңа күрә бу очракта баланың күзләренә игътибар итәргә кирәк. Электрон тәмәке тартканнан соң бер-ике сәгать эчендә, гадәттә, күз карасы зурая.

Киемдәге май таплары. Вейптагы сыекча майлы, ябышкак була. Аны тутырганда бу сыекча киемгә дә тамарга мөмкин. Шуңа күрә бала киемендәге сәер исле майлы таплар шик уятырга тиеш.

Даими рәвештә аккумуляторны зарядкага кую. Вейпны телефон кебек үк гел утка тоташтырып, тулыландырып торасы була. Шуңа күрә йортыгызда аккумуляторларга яраклы ят зарядка чыбыклары күренсә дә, игътибарлы булырга кирәк.

Яңа сүзләр. Вейп кулланган үсмер сөйләмендә еш кына «электронка», «жижка», «заправка», «расходник» кебек сүзләр куллана.

Акча сорау. Үсмер вак-төяк чыгымнар өчен әледән-әле акча сорый башласа да, шикләнергә җирлек бар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү