12 июньдә, Россия көне уңаеннан, Казанда Халыклар дуслыгы парады узачак. Аны, Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе оештыра.
Дуслык парады 11.00 сәгатьтә Казан Кремленең Спас манарасы яныннан башланып китәчәк. Анда яшьләр һәм студентлар иҗтимагый берләшмәләре, республика милли-мәдәни автономияләре лидерлары, активистлар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, вузлар вәкилләре катнашачак.
Чара Татарстанда күпмилләтле яшьләрнең дуслыгы һәм бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән.
“Без – күпмилләтле яшьләр вәкилләренең нәкъ менә 12 июньдә – Россия көнендә дуслык парадына чыгуы зур әһәмияткә ия. Парад кына түгел, ә төрле мәдәниятләр һәм традицияләрне берләштергән чын мәгънәсендә бердәмлек бәйрәме бу. Без бер сафта барып җырлыйбыз, шатлык-куанычлар белән уртаклашабыз. “Халыклар дуслыгы – Россия бердәмлеге” – һәркайсыбыз өчен девиз гына да түгел әле. Тормышка карашыбызның мөһим бер өлеше бу. Теләгендә булган барча кешене милли киемнәрдән парадта катнашырга һәм бу бәйрәмне бергәләшеп үткәрергә чакырам”, – дип билгеләп үткән Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе рәисе Диләрә Дамар.
Парадта катнашучылар 10.00 сәгатьтә, Кремльнең эчке ягында, Спас манарасы янында җыелачак.
Быел Халыклар дуслыгы парады беренче тапкыр районнарда – Спас, Әлмәт, Түбән Кама, Нурлат, Менделеевск һәм Чүпрәле районнарында да узачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat