1 июльдән Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен тарифлар индексацияләнә

1 июльдән Россиядә торак-коммуналь хуҗалык тарифлары 11,9 процентка индексацияләнәчәк, шул ук вакытта процент төбәккә карап төрлечә булачак. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Александр Якубовский хәбәр иткән.

«2025 елның 1 июленнән Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифларны планлы индексацияләү була. Илдә уртача торак-коммуналь хуҗалык тарифлары 11,9 процентка артачак. Шул ук вакытта Төньяк Осетиядә тарифлар 19,1 процентка, Чиләбе өлкәсендә һәм Мордовиядә 18 процентка кадәр, Татарстанда һәм Дагыстанда торак-коммуналь хуҗалык тарифлары үсеше 17,5 процент тәшкил итәчәк», — диде Якубовский агентлыкка.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү