Моның өчен федераль бюджетта 85 миллион сум чамасы каралган.
1 апрельдән социаль пенсияләрне 14,75 процентка индексацияләү күздә тотыла. Моның өчен федераль бюджетта 85 миллион сум чамасы каралган. Бу хакта “ТАСС” Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков сүзләренә таянып яза.
“Социаль пенсияләр һәр ел саен 1 апрельдән индексацияләнә. 2025 елда ул 14,75% тәшкил итәчәк. Дәүләт пенсияләре һәм социаль пенсияләрнең артуы 4,2 миллион кешенең керемен арттыру мөмкинлеге бирәчәк. 2025 елда бу индексация өчен федераль бюджетта 85 миллиард сум чамасы каралган”, – дигән ул.
Шулай итеп, 1 апрельдән 3,5 миллион чамасы социаль пенсия алучының, шулай ук 700 меңгә якын дәүләт пенсиясе алучының (болар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар, “Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә”, “Камалыштагы Севастопольдә яшәүчегә”, “Камалыштагы Сталинградта яшәүчегә” билгеләре белән бүләкләнүчеләр, радиация яки техноген һәлакәтләр аркасында зыян күрүчеләр һ.б) пенсиясе артачак.
Социаль пенсия алучылар исә – иминият пенсиясе алу өчен хезмәт стажы җитмәгән кешеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез