Газетага язылу

1 февральдән ана капиталы күләме миллион сумга якынлаша

2026 елның 1 февраленнән ана капиталын алдан фаразланган инфляция күләмендә 6,8 процентка арттыру каралган.

 Нәтиҗәдә ул беренче балага – 737,2 мең сум, икенче балага 974,1 мең сум тәшкил итәр дип фаразлана.

Сүз моңа кадәр сертификат алмаган гаиләләр турында бара. Ана капиталыннан өлешчә файдаланган әти-әниләрнең исә калган суммасы индексацияләнәчәк.

Моннан тыш, бала туганда түләнә торган бердәм пособие дә 28 773 сумга кадәр арта. Ә йөклелек һәм бала табу буенча түләүнең максималь күләме 955 836 сумга кадәр җитәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре