Газетага язылу

1 февральдән баласы туган гаиләләргә түләү күләме арта

Балалы гаиләләргә бала туганда яки уллыкка алганда бер мәртәбә акча түләү ярдәм итү чараларының берсе булып тора. 1 февральдән әлеге түләү күләме 5,6 процентка индексацияләнәчәк. Татарстан халкы нинди суммага өмет итә ала һәм ул нәрсәгә бәйле булачагы хакында «Татар-информ» хәбәр итте.

Бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүне барлык гаиләләр дә ала – керемнәр дәрәҗәсе һәм балалар саны роль уйнамый. Ата-аналарның статусы да мөһим түгел: алар рәсми рәвештә эшкә урнашырга, үзләре өчен эшләргә, эшсез булырга яки индивидуаль эшмәкәр буларак теркәлергә мөмкин – моннан пособие суммасы үзгәрми.

2026 елның 1 февраленнән бала туганда түләү индексацияләнәчәк һәм якынча 1,5 мең сумга артып, 28,5 мең сумга җитәчәк. Әгәр берьюлы ике яки аннан да күбрәк бала дөньяга килсә, пособие һәр сабыйга аерым билгеләнә.

Түләүләрне биологик ата-аналар гына түгел, ә аларны алмаштыручы затлар: уллыкка алучылар, опекуннар һәм тәрбиягә бала алган ата-аналар да ала ала. Уллыкка алучылар өчен кайбер очракларда югары суммалар каралган. Мәсәлән, инвалид баланы, сигез яшьтән өлкәнрәк баланы яки берьюлы бертуган булган берничә баланы уллыкка алганда, 1 февральдән түләү күләме 217 мең сум тәшкил итәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре