1 гыйнвардан кунакханәләргә урнашу кагыйдәләре үзгәрәчәк

Киләсе елның 1 гыйнварыннан Россиядә кунакханәләргә урнашуның яңа кагыйдәләре гамәлгә керә.

Алар йөртүче таныклыгы, чит ил паспорты яки хәрби билет белән урын алу һәм урнашу мөмкинлеген күздә тота. Россия Туроператорлар ассоциациясе вице-президенты Сергей Ромашкин “Радио1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә моны бик файдалы яңалык буларак бәяләгән.

 Белгеч әйтүенчә, юлда паспорт югалту яки документны үзең белән алырга оныту кебек проблемалар еш чыга. Ә инде шәхесне раслаучы документларның берничә варианты сәяхәтне гадиләштерә һәм уңайлыракка әйләндерә.

Ромашкин сүзләренә караганда, үз автомобилендә сәяхәткә чыгучылар саны арту сәбәпле, яңалык аеруча әһәмиятлегә әйләнә. Йөртүчеләрнең таныклыгы – һәрвакыт үзләре белән. Алар әлеге документлары нигезендә теләсә кайсы кунакханәгә бик җиңел генә урнаша алачак, дигән сүз.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре