Газетага язылу

1 гыйнвардан утильләштерү җыемына бәйле үзгәрешләр көтелә

Юрист утильләштерү җыемының 10-20 процентка артачагы турында кисәтте.

Киләсе елда Россиядә утильләштерү  җыемын (тузганнан соң машинаны табигатькә зыян салмыйча эшкәртү өчен дәүләткә алдан ук түләп куела торган җыем) чираттагы арттыру көтелә. Автомобиль җитештерүчеләргә һәм импортерларга кагыла бу, дип билгеләп үткән юрист Евгений Фурин “NEWS.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә. Белгеч фаразына караганда, ставкаларның күпмегә артуы транспорт чарасы төренә бәйле булып, 10-20% тәшкил итәчәк.  

“Мәсәлән, двигателенең сыешлыгы 1,2 литр, егәрлеге 160 ат көченә кадәр булган яңа машиналар өчен утильләштерү җыемы чама  белән 801 меңнән 881 мең сумга  кадәр җитәргә мөмкин. Ягъни аерма 80 мең сум чамасы тәшкил итәчәк”, – дигән Фурин. Ә инде зуррак егәрлектәге автомобильләр өчен түләү тагын да күбрәк артачак, дип аңлатып үткән юрист. Шул ук вакытта автомобильне үзләренең ихтыяҗы өчен кертеп, ташламалы тарифны куллану таләпләрен үтәүче физик затларга элеккеге ставкалар сакланып кала. Биредә сүз егәрлеге 160 ат көченнән артмаган машиналар турында бара.

Бу очракта яңа машинага – 3,4 мең сум, ә өч “яшьтән” зуррак транспорт чарасына – 5,2 мең сум түләргә кирәк булачак, дип ачыклык керткән Фурин. Ул шулай ук автомобильләрне кертү һәм җитештерү чыгымнары үсүнең дә ваклап сату бәяләрен үзгәртергә мөмкин булуын искәрткән. Әмма аның әйтүенчә, утильләштерү җыемын арттыру һәр машинаның шул бер үк суммага кыйммәтләнүен аңлатмый.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре