1 июльдән Россиядә мәктәп киеме өчен ГОСТ кертелә

“Росстандарт” мәктәп киеменә карата таләпләрне бастырып чыгарган. Яңа стандарт нигезендә, укучыларның кием-салымы түбәндәгечә булырга тиеш:
* уңайлы, әмма эшлекле стильдә;
* дөньяви;
* социаль җәмгыятькә каршы яшьләр берләшмәләренең (“неформаллар”) символикасын яки хокукка каршы гамәлләрне пропагандалаучы элементлары булмаска тиеш. Шул ук вакытта дәүләт һәм ватанпәрвәрлек символикасы урын алырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар"

Көн хәбәре