Энҗе чәчәк, йомраннар һәм... мәхәббәт аңлату көне: 1 майны чит илләрдә ничек билгеләп үтәләр?
Бүген барыбызның да, эшли-эшли, Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үтә торган көне. Баксаң, 1 Май көнне дөнья күләмендә нинди генә бәйрәмнәр узмый икән.
Тарих битләренә күз салсак...
...Россия империясендә Яз һәм Хезмәт бәйрәме беренче мәртәдә 1890 елда Варшавада (Польша Патшалыгы) билгеләп үтелә. Аннары ул Санкт-Петербурга “күчә”. Бу көнне Петр I күңел ачулар оештырырга яраткан була. Бәйрәм ярминкәләр, биюләр һәм мул табын белән үрелеп бара.
1897 елда исә бәйрәм беренче тапкыр сәяси төс ала. Бу көнне митинглар һәм демонстрацияләр үткәрелә башлый.
Вакыт узу белән Беренче Май сәяси түгел, гаилә бәйрәменә әверелде. Хәзер инде аның алыштыргысыз атрибутлары - парад түгел, табигать, дус-туганнар һәм… шашлык.
2001 елда Беренче Май Дәүләт бәйрәме статусын алды һәм ял көне дип игълан ителде.
Башкалар нишли?
Дөньяның күп илендә майның беренче көне Яз һәм Хезмәт бәйрәме булса да, араларында аерылып торучы илләр бар.
Бу көнне Испаниядә үзенчәлекле бәйрәм – Яшел Сантьяго билгеләп үтелә. Гүзәл кызлар роза һәм канәфер чәчкәләреннән тәкыялар үрә, мәңгелек мәхәббәт символы булган ромашкалардан чәчәк бәйләмнәре ясый, ә яшь егетләр өчен Беренче Май – мәхәббәт аңлату көне. Кыскасы, Испаниядә Беренче Май – саф хисләр һәм мәхәббәт бәйрәме.
Беренче май көнне финнар Vappu – студентларның язгы карнавалын билгеләп үтә. Хельсинкида аны 30 апрельдән үк бәйрәм итәләр. Бәйрәм студентларның базар мәйданындагы Хавис Амандның таш сынына абитуриентларның традицион баш киеме – ак фуражка кидертүдән башлана. Соңыннан, карнавалда катнашучылар үзләре дә фуражка киеп, шампан шәрабы ачалар.
Бөтен дөнья хезмәт ияләренең бердәмлеге көнендә Көньяк Африка Республикасында профсоюзлар халык иҗаты эшләнмәләре күргәзмәләре, төрле музыкаль төркемнәрне чыгышлары оештырыла. Бәйрәм хакимият химаясе астында уза.
Йомраннар көне – Канададагы абориген-индеецлар майның беренче көнендә нәкъ менә әлеге бәйрәмне билгеләп үтә. Нидерланды. Биредә исә апрельнең соңгы һәм майның беренче атнасында лалә чәчәкләре фестивале уза.
Хезмәт ияләренең бердәмлеге көне белән беррәттән, беренче май –французлар өчен энҗе чәчәк көне дә әле. Монда беренче майда әлеге чәчкәне якыннарына, туганнарына, ә кайчагында бөтенләй таныш булмаган кешеләргә дә бүләк итү традициягә әйләнгән. Бүләк ителгән чәчәкне һәркем киләсе бәйрәмгә кадәр саклый.
Ә Грециядә бу көнне балалар иртән торып, беренче яз карлыгачларын эзли. Әлеге кошны табуга, алар җырлар җырлап, йортлар тирәли йөри башлый. Күршеләре исә аларны җиләк-җимеш, чикләвек һәм башка тәм-томнар белән сыйлый.
Майның беренче көне менә шундый бай тарихлы һәм күпкырлы көн булып чыкты әле. Без өй һәм бакча тирәләрендә тиргә батып эшләгән арада, башка илләрдә әнә нишлиләр икән!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез