«2025 елның 1 октябреннән бюджет хезмәткәрләренең аерым категорияләренең хезмәт хакы 7,6 процентка артачак», – диелгән хәбәрдә.
Хәбәрдә шулай ук Федераль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләр, федераль дәүләт органнары хезмәткәрләре, хәрби частьләрнең гражданлык персоналы һәм башка категорияләр арткан хезмәт хакы ала башлаячак, дип күрсәтелгән.
Мондый хезмәткәрләрнең эш хакларын арттыруга федераль бюджетта 2025, 2026 һәм 2027 елларның план чорына 30,8 млрд сум каралган.
Реаль хезмәт хакы дәрәҗәсен арттыру – хезмәт кодексында язылган хезмәткә түләү буенча закон тарафыннан билгеләнгән гарантияләрнең берсе булуы турында да искәртелә хәбәрдә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез