1 октябрьдән кемнәрнең хезмәт хакы артачагы билгеле

Бу елның 1 октябреннән хәрби хезмәткәрләрнең һәм башка көч структуралары хезмәткәрләренең, шулай ук бюджет хезмәткәрләренең кайбер категория вәкилләренең хезмәт хаклары 7,6 процентка индексацияләнәчәк. Моңа Россия Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Елена Цунаева игътибар итте. ТАСС шул хакта хәбәр итә.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, Россия Хөкүмәте тарафыннан планлаштырылган индексация беренче чиратта хәрби һәм көч структуралары хезмәткәрләре – Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия хезмәткәрләре, җинаять-башкарма системасы органнары хезмәткәрләре, мәҗбүри башкару органнары хезмәткәрләре һәм башкаларның окладларын арттыруга юнәлдерелгән.

Шул рәвешле хәрби пенсионерларга һәм көч ведомстволары пенсионерларына түләүләр дә арттырылачак.

«Моннан тыш, хезмәт хакларын арттыру шулай ук федераль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләр хезмәткәрләренә, федераль дәүләт органнары хезмәткәрләре, хәрби частьләрнең гражданнар персоналына да кагылачак», – дип ачыклык кертте депутат.

Шул ук вакытта Цунаева октябрь индексациясе муниципаль һәм төбәк учреждениеләре хезмәткәрләренә кагылмаячагын ассызыклады. Ә «бу категориянең хезмәт хакын арттыру турындагы карарны җирле хакимият кабул итәргә тиеш», – диелә хәбәрдә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре