1 сентябрьгә, балалы гаиләләргә ярдәмне көчәйтүне күздә тотучы, проект әзерләнергә тиеш

Россия Хөкүмәте 1 сентябрьгә кадәр «Гаилә» яңа илкүләм проектын әзерләп бетерергә тиеш. Премьер-министр Михаил Мишустин шундый бурыч куйган. Әлеге проект балалы гаиләләргә ярдәмне көчәйтүне күздә тота. Мәдәният министрлыгы «Пушкин картасы» программасын алга таба гамәлгә ашыруны планлаштыра. Финанс, Хезмәт һәм социаль яклау, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары исә гаиләләрнең торак шартларын яхшырту чараларын (ипотека булмаган чаралар) булдырачак.

Өлкән буын белән эшләү дә илкүләм проектка кертелә. Алар өчен ял, мәдәни, агарту чаралары эшләү, үзләрен волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итү карала. Бу максатта төбәкләрдә 2030 елга кадәр исәпләнгән «Актив озын гомер» программалары кабул ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез: илкүләм проектлар Президент Владимир Путин Указы нигезендә гамәлгә ашырыла. Агымдагы ел дәүләт башлыгы тәкъдиме белән Россиядә Гаилә елы буларак игълан ителде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре