Россиядә мәктәптә укучы балалары булган ата-аналарга 1 сентябрьдә түләүле ял көне бирергә мөмкиннәр. «Справедливая Россия – За правду»
фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта әйткән.
«Әйдәгез, 1 сентябрьне мәктәп укучыларының ата-аналары өчен бәйрәм көне итик – аларга түләүле ял көне бирик», - дигән тәкъдимен җиткергән депутат.
Гусев сүзләренчә, закон проекты хәзерге вакытта әзерлек стадиясендә. Ул шулай ук башка фракцияләрдәге коллегаларын да ата-аналарга артык стресс кичермичә генә балалары белән әлеге мөһим көнне үткәрергә ярдәм итәчәк тәкъдимне хупларга чакырды.
Хәзерге вакытта күпләр үз хисабына көн алырга яки чираттагы ялны кулланырга мәҗбүр, чөнки барлык эш бирүчеләр дә кешенең хәленә керергә әзер түгел, дигән депутат.
«Без түләүле ял көненә хокукны закон нигезендә беркетергә тәкъдим итәбез», - дип сүзен төгәлләгән Гусев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез