100 яшьлек Әлфия апа Айдарская: «Ташлап китеп булмый»

Бер очрашуда Әлфия апа: «Эшлисе эшләрем шундый күп. Шуңа күрә яшәргә кирәк әле, берничек тә ташлап китеп булмый», – дигән иде. Аңлашыла инде: шаярту катыш сөйләшә. Әмма, әйтергә кирәк, ул тәгаенләнгән эшләрнең берсе артыннан икенчесен тормышка да ашырып бара. Әле берничә көн элек кенә әнисе – күренекле композитор Сара апа Садыйкованың Бөек Ватан сугышына багышланган җырларын туплап, Актерлар йортында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган зур концерт оештырды.

Тамашачылар Татарстанның һәм РСФСРның атказанган артисты, балерина Әлфия апаның үзе белән очрашырга, мөмкинлек табып сөйләшеп алырга да килгән иде. Ни әйтсәң дә, 100 яшен тутырып, эш-гамәле белән бертуктаусыз милләткә хезмәт иткән легендар шәхесләр белән очраша алу – сирәк күренеш.

Музейлар

Чыннан да, соңгы берничә елда гына да Әлфия апаның эшләгән эшләре санап бетергесез. Әнисе Сара Садыйкова белән әтисе – татарның беренче режиссеры Газиз Айдарский тормышына багышланган өч музее бар. Ул аларны оештыруда үзе башлап йөргән, экспонатлар туплау эшен бүгенгә кадәр дәвам итә. Беренчесе – әнисенә багышланганы – Апас районының Тутай авылында. Бу – Сара апаның әнисе ягыннан бабасы Әхмәдишаның туган авылы. Икенчесе – Казан шәһәренең 4 нче гимназиясендә. Өченчесе – әтисе турында истәлекләр җыйганы – Яшел Үзән районының Күгеш авылы мәктәбендә. Газиз Айдарскийның туган авылы Айдар шушы җирлеккә карый. Сара апаның әтисе Гариф абый да шунда туып үскән. Әлфия апа әле дә әти-әнисе хатирәләре тупланган музейларга эзен суытмый.

Ул 4 нче гимназиядә музей төзү белән беррәттән, уку йорты директоры ярдәме белән «Калфаклы сандугач» дип аталган феcтиваль дә оештырды. Кызганыч, күпме генә вәгъдә ителсә дә, бу башлангычны республика күләмендә күтәреп алмадылар. Югыйсә «халык сандугачы» исемен алган Сара апа бик лаек булыр иде мондый фестивальгә. Әмма Әлфия апа барыбер бирешми. Бүген ул халыкара чарага әйләнеп бара. Анда онлайн режимда Австралия, Швейцария кебек илләрдән дә чыгыш ясыйлар. Әлфия апа, иң зур байлыгым дип, китаплар, концертлар тупланган флешкасын гел үзе белән йөртә. Ә сораучылар, күчереп алучылар бихисап икән.

Китаплар

«Сагыналар сине якын дуслар» дигән беренче китабын ул әнисенең якын дусты Гөлшат апа Зәйнашева белән төзегән. «Балет – минем мәхәббәтем», «Йөрәк хәтере» дигәннәрен үзенә һәм хезмәттәшләренә багышлаган. Соңгы елларда исә Әлфия апа башы-аягы белән тарихка кереп чумды. Юбилейлары уңаеннан әти-әнисенә һәм үзенә багышланган альбомнар ясады. Әнисенең җырларыннан төзелгән беренче китабын «Бибисара моңнары» дип атады. Икенчесе – «Ил кызы» дигәненә, архивларда эзләнеп, теге яки бу сәбәп белән «онытылып» калганнарын кертте. Сара апа турындагы язмаларны җыеп, татар һәм рус телләрендә аерым китап итеп чыгарды. Үзе тәрҗемә итте. Китапларына тузан җыеп ятарга ирек бирмәде. Куллансыннар дигән теләк белән җырчыларга өләште. Районнарга чыгып, очрашулар үткәрде. Музейларга, китапханәләргә таратты.

Балерина

Соңгы елларда әти-әнисенең истәлекләрен барлап яшәгән Әлфия апаның үз тормышы да гаҗәеп бай. Ул – татар классик балетына нигез салучыларның берсе. Ә бит аның балерина булып китүен очраклылык дип әйтергә дә мөмкин. Югыйсә әнисе аңа кечкенәдән: «Кызым, син укытучы булырсың», – дип әйтеп килгән.

– Әнием һәр җәйне Башкортстанда концертлар белән чыгыш ясады. Мине үзе белән ияртә иде. Бергәләп ял итеп тә ала идек, – дип истәлекләргә бирелә ул. – Бер елны аңа тиз генә Белорецк шәһәренә гастрольгә чыгып китәргә туры килде. Мине Уфадагы гаилә дусларында калдырды. Көннәр буе урамнарда ялгызым гына йөрим. Шулай бервакыт белдерү тактасына тап булдым. Анда 9 яшьтән алып 12 яшькә кадәр булган татар-башкорт малай-кызларын Ленинград балет мәктәбенә җыюлары турында язганнар. Белдерү янында озак кына басып торганнан соң, үземчә хәл иттем: балерина булам! Беркемгә әйтеп тормадым: сайлап алу бәйгесенә дә үзем генә киттем. Кирәк бит: шул вакытта 300 бала арасыннан 12 кешелек исемлеккә эләктем! Бу хәлгә әнкәй бик гаҗәпләнде, ух-вах килде, тик ахырдан каршы килмәскә булды.

Укыган чорда мәктәп сәхнәсендә һәм Ленинградтагы данлыклы Киров театрында чыгыш ясадык. Мин беренче тапкыр Римский-Корсаковның «Солтан патша турында әкият» операсында Тиенкәйне биедем. Хәтеремдә: койрыгым төшеп калмаса ярар иде дип, бик кайгырган идем. Әмма сугыш безнең планнарны чәлпәрәмә китерде. Радиодан Левитанның «сугыш» дигән сүзен ишеткәч, бер-беребезгә елыштык. Ул көнне мәктәптә имтихан иде. Бертуктаусыз һава тревогалары башланды. Ниһаять, безне эвакуацияләргә карар кылдылар. Мәктәп директоры: «Җәй көне фашистларны җиңәрләр дә, көзен яңадан укый башларбыз», – дип озатып калды. Безнең төркемне Уфага җибәрделәр. Сыйныфташларым белән бергә Башкорт опера театрында эшли башладым. Киев опера театры да шунда иде. Профессионаллар белән эшләү башта кыенрак булды, аннан ияләштек.

Бөек Ватан сугышы елларында Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театрына нигез салына. Әлфия апаны да язмыш юллары шунда илтә.

– Әнкәй, мине үз янына алып кайтырга дип, Уфага килде. Авырлыкларны бергә-бергә җиңелрәк үткәрербез, дип уйлагандыр инде. Сугыш азагына кадәр Казанга кайтып торырга рөхсәт бирделәр. Анда эшли башлавым бик матур сәхифә булып истә калган. Ул вакытта Гай Таһиров җитәкчелегендәге балет труппасы оеша гына башлаган иде. Беренче тапкыр сәхнәгә чыгуымны бик яхшы хәтерлим: Чайковскийның «Евгений Онегин» операсы иде ул. Башта Пушкинның хатыны Наталья Гончарованың ике портретын алып, чәчтарашханәгә киттем. «Менә шундый прическа ясагыз», – дигәч, бик сәерсенеп карадылар. Әмма идеям шул дәрәҗәдә уңышлы чыкты ки, мине театрда: «Карагыз әле, Гончарова үзе килгән», – дип каршы алдылар. Шунда иҗат иткәндә барлык вак-төякләргә дә ни дәрәҗәдә игътибарлы булырга кирәклеген аңладым. Без иске бинада көнгә берничә спектакль куйдык. Шулай да залның буш яки тулыр-тулмас булуын хәтерләмим. Сугыш вакыты булса да, халыкның сәнгатькә ихтыяҗы бик зур иде. 1945 елда Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты куелу әйтеп бетермәслек шатлык өстәде. Анда кызлар-кошлар биюендә катнаштым. Минем иң беренче җитди ролем – Адайның «Жизель» балетыннан Мирта партиясе. Бу образны тудыру өчен искиткеч нык ихтыяр көче кирәк булды. Аяк бармакларыннан кан саркый, янәшәдә туфли-пуанталар ята. Яралы аякка кияргә кирәклеген уйлагач, тәннәр чымырдап китә. Ә сәхнәдә «очарга», «йөзәргә» кирәк...

Бу чорда татар классика балеты зур колач алды. 1947 елда «Аккош күле» балетын сәхнәләштердек. Казанга күренекле балериналар, опера артистлары килә башлады. Безнең театр беренчеләрдән булып Шостаковичның «Катерина Измайлова» операсын сәхнәләштерде.

Әмма балериналарның сәхнә гомере бик кыска. Яшь артистлар бик тиз өлгереп, арттан бастырып ук килә. Без дә шулай бервакыт үзебезгә алмаш үсеп җитүен тойдык. Тамашачы синең бер урында таптануыңны да, түбәнгә тәгәрәвеңне дә күрмәскә тиеш. Сәхнәдән киткәндә улыма 10 яшь иде. Шул ук елны музыка училищесы директоры Ильяс Әүхәдиев ритмика һәм бию дәресләрен алып барырга чакырды. Шулай итеп баш-аягым белән педагоглык эшенә чумдым.

Өмет

Әлфия апа Казанда гына түгел, ел саен Мәскәүдә дә концертлар оештыра. Анысы гадәттә ел ахырына, күп еллар Мәскәүдә эшләгән әтисе Газиз Айдарскийның туган көненә туры килә. Шунысы гаҗәп: нәрсәгә генә тотынса да, Әлфия апа башкаларны да аптыратмый, зарланганын да ишеткәнем юк, барысын да үзе оештыра. Кайчагында бары тик дулкынлану хисләре генә борчый аны. Ул бик мөстәкыйль. «Кемгәдер ышанып, соранып, мескенләнеп йөрисем килми», – ди. Бу сүзләрне гадәттә, кайчандыр Президент күрсәтмәсе булып та, тормышка ашмый калган, Сара апа Садыйкова хөрмәтенә салынасы һәйкәл турында сүз чыккач әйтергә мәҗбүр ул. Бәлки әти-әнисе – татар халкының онытылмас шәхесләренең юбилейлары хөрмәтенә үзе оештырган затлы кичәләргә, чакыруга карамастан, Мәдәният министрлыгыннан килеп тә карамаулары, искә алмаулары борчыйдыр аны. Шулай да бер сөенечле хәбәр бар. Бишбалтадагы әбисе белән бабасы яшәгән йортка истәлек тактасы куярга җыеналар. Бу эшкә бер милли җанлы эшмәкәр алынган. Тик җимерелә язган йортны истәлек тактасы гына коткара алмас кебек. Башта төзекләндерәсе иде аны. Хәер, Әлфия апа монысына да бик шатлана, күреп калырга өметләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында Год защитника Отечества "80-летие Победы

Көн хәбәре