100 яшьлек фельдшер Нурфика Абдуллина турында кызы: «Кеше рәхмәте яшәтә»

Гомере буе фельдшер булып эшләгән 100 яшьлек сугыш ветераны Нурфика Абдуллина әле дә балаларына, күрше-күләннәренә киңәш биреп тора икән. Бәхетле әни ул: кызлары Дилбәр һәм Диләрә белән гомер итә.

– Әни бүген дә үз аягында йөри, бөтен әйберне аңлый, үткәннәрен хәтерли. Гомере буе фельдшер булып эшләгән Нурфика әби әле дә балаларына, күрше-күләннәренә киңәшен биреп тора икән. Бәхетле әни ул: кызлары Дилбәр һәм Диләрә белән гомер итә. – Әткәебез Әбүбәк 70 яшендә үлеп китте. Алар әнкәй белән 1949 елда гаилә корып, биш балага гомер бирәләр. Иң олы апабыз Илсөяргә – 75, кечебез Диләрәгә 63 яшь инде, – дип сөйли кызы Дилбәр. – Безнең әткәй укытучы булып эшләде. Әнкәй фельдшер иде. Икесенә дә сугыш авырлыгын күрергә туры килә. Әткәебез 1943 елда, 18 яшен тутыруга сугышка китә. Әнкәй дә шул елны мобилизацияләнә. Госпитальдә эшли. Әлеге катлаулы елларны әле дә искә ала ул. Госпитальдә дә эшләгәннәр, агач кисәргә дә йөргәннәр. Нурфика белән Әбүбәк икесе дә туган якларына 1949 елда гына әйләнеп кайта. Танышалар, күрешәләр, очраша башлыйлар, хисләр уяна. Егет күрше авылныкы. «Мин сине килеп алырмын», – дип ышандыра кызны. Килеп алыр көн озакка сузылгач, Нурфика борчыла башлый. Әбүбәкнең өйдә авыру әнисе булганын, егетнең аны ташлап китә алмаганын соңыннан гына белә ул. Әмма егет сүзендә тора. Җаен табып, абыйсы белән кыз сорарга киләләр. Кияүгә чыгам дигәндә генә хәзер инде Нурфиканы эшеннән җибәрмиләр. Үз урынына кеше табып биргәч кенә ирле була ул.

– Әнкәй пенсиягә чыккач та эшләп йөрде әле. Без әткәйнең әнисе тәрбиясендә үстек. Әнкәй исә бөтен авыл кешесенә ярдәм итте. Ул дөньяга килергә булышкан беренче балага да инде бүген 82 яшь тулыр иде. Безнең авылдагы барлык балаларның диярлек кендек әбисе ул. Кайчан чакыралар, шунда чыгып йөгерде. Әнкәйне әнә шул кеше рәхмәтләре яшәтәдер, дибез. Бернигә зарланмыйча, ничек матур итеп гомер итә бит, – ди Дилбәр апа.

Белешмә

Абдуллина Нурфика Абдулла кызы 1924 елның 2 декабрендә Азнакай районы Мәндәй авылында туа. Медицина училищесын тәмамлагач, Актаныш районының Күҗәкә авылына эшкә билгеләнә. Авыл медпунктында фельдшер-акушер хезмәтен башкарган яшь кыз 1943 елның 5 сентябрендә хәрби хезмәткә чакырыла.

Сугыш чорында Нурфика Абдулла кызы Казанда 5868 номерлы эвакуация госпиталендә шәфкать туташы булып эшли.

«Германияне җиңгән өчен» һәм башка күп кенә медальләр, билгеләр белән бүләкләнә. 1949 елның 20 июлендә демобилизацияләнә.

Сүз уңаеннан, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллинаның өенә барып, «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы» медален һәм «Актанышның Мактаулы гражданы» исемен тапшырды.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы минниханов "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында Год защитника Отечества "80-летие Победы

Көн хәбәре