100 килолы хатын ачудан ире өстенә утырып, аның үлеменә сәбәпче булган

Новокузнецк шәһәрендә хатын-кыз үзе белән бергә яшәүче ирне үтергән.Шактый зур авырлыктагы хатын ирнең муенына утырган һәм нәтиҗәдә ир-атның гомере өзелгән. 45 яшьлек хатын-кыз тиздән суд каршына басачак дип хәбәр итә «Вести» каналы.

Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, хатын-кыз яраткан сөеклесе белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Аннары низаг чыгып, хатын үпкәләгән.

Бераздан ир караватка ятып арты белән борылган. Хатын-кыз ирнең муенына утырган да аның башын аяклары белән тотып торган. Бераздан ир сулаудан туктаган.  Хатын-кыз ни эшләгәнен аңлап, кычкырып җибәргән. Аның тавышын күршесе ишетеп, фатирга килеп кергән һәм «ашыгыч ярдәм» чакырткан

Медицина хезмәткәрләре ирне коткара алмаган. Аның үлем сәбәбе – сулыш юллары ябылу аркасында асфиксия. Тикшерүчеләр билгеләп үткәнчә, хатын-кызның буе уртачадан кимрәк, ә авырлыгы 100 килограммнан артык.

Хатын гаебен тулысынча таныган. Хәзер аңа 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре