Дәүләт Думасының Контрольлек комитеты рәисе беренче урынбасары Дмитрий Гусев Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллинага, Россиягә кушылган яңа төбәкләрне исәпкә алып, 100 сумлык акчаның яңа бизәлешен эшләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
“Акчаның яңа бизәлешен Россия картасындагы яңа территорияләрне исәпкә алып эшләү дөрес булыр дип уйлыйм”, – диелгән депутатның мөрәҗәгатендә.
Гусев билгеләп үткәнчә, 2022 елгы үрнәктәге 100 сумлыкның кире ягында Россия картасы Донецк, Луганск халык республикаларыннан, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән башка гына сурәтләнгән. Яңа төбәкләр акча инде әйләнешкә кергәч кенә кушылган чөнки.
Депутат 100 сумлыкларны акрынлап, тузуларына карап кына, алыштырырга тәкъдим иткән. Аның сүзләренә караганда, акчадагы яңартылган карта яңа төбәкләрдә яшәүчеләр, хәрбиләр һәм, гомумән Россиядә яшәүче барча кеше өчен мөһим.
Сүз уңаеннан, Россия банкы 500 сумлык акчаның яңа бизәлешен эшләүгә керешкән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез