Газетага язылу

102 яшьлек сугыш ветераны: «Язны көтеп каршы алам»

Яшел Үзән районының Әйшә авылында гомер итүче Әхәт Латыйпов бик матур картлык кичерә. Өч кызының кадерле әтисе булып яши ул. Кайсында рәхәт дигәнгә, кем карый, шунысы әйбәт, дип шаярта 102 яшьлек сугыш ветераны.

102 яшьлек сугыш ветераны: «Язны көтеп каршы алам»

 Әхәт Әлки районының Алпар авылында дөньяга килә. 1942 елның сентябрендә 18 ен тутырып килүче егет фронтка чыгып китә.

– Повестка килгәч, өйгә кайттым. Ә ашарга бернәрсә юк. Казанга җәяү барыр өчен бер атна вакыт кирәк. Кибеттә тоз белән керосин гына бар. Әле дә исемдә, колхоз рәисе ярты пот он бирде. Әниеңә алып кайтып бир, ипи пешереп, сохари ясасын, диде, – дип сөйли ул. – Вакыты шундый: безнең кебек егетләрнең фронтка китеп, фашистларга каршы сугышасы килде. Әлбәттә, шүрләтте. Әмма үлем белән очрашкач, курку хисе юкка чыкты.

Әхәт Курск дугасындагы каты бәрелешләрдә катнаша. Ул чакта фашистлар өч тәүлек буе бертуктаусыз һөҗүм итә. Егет яралана, контузия ала. Күзләренә зыян килә, озакка сузылган госпиталь тормышы узарга туры килә аңа. 

– Ул чаклар турында уйларга да куркыныч. Ничек итсәң дә, онытып булмый аны. Әле дә колакка снаряд тавышлары ишетелә, кайчагында төшләремдә сугыш кырында йөрим. Бергә хезмәт иткән дуслар һаман күз алдымда тора. Курск янында безнекеләр күп кырылды. Яралы егетләрнең ыңгырашып ятулары колагыма ишетелә кебек. Күбесенең кул-аяклары өзелгән, кан эчендә яталар. Ярдәм итим дип яннарына киләсең, тилмертмә мине, зинһар, ат, дип ялваралар, – дип сөйли I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале белән бүләкләнгән Әхәт бабай. – Фашистлар сугышны әзерләнеп башлый. Ә безнең кулда мылтыктан башка бер нәрсә юк. Әмма илне сакларга кирәк, дошманга каршы тора алдык.

Җиңү турындагы хәбәрне Казан госпиталендә дәваланганда ишетә ул. Сугыштан соң егет туган авылына кайтып, колхозда кладовщик булып эшли башлый. Чистай техникумын тәмамлап, механик эшенә алына. Озак еллар автотранспорт предприятиесендә баш инженер вазыйфасын башкара. Хатыны Әнвәрия белән 5 бала үстерәләр. 76 ел бергә гомер итәләр.

Бүген Әхәт абый уртанчы кызы Эльмира тәрбиясендә гомер итә. Ләлә белән Зөһрәсе дә һәрвакыт янәшәдә.

– Ике улымның язмышы аянычлы булды. Олысы хатыны белән юл фаҗигасенә очрады, икесе дә һәлак булдылар. Бер яшьлек улларын Әнвәрия белән икәү үстердек. Ятимлек ачысын сизмәсен, дип тырыштык. Акыллы булып үсте. Хәзер чит илдә яши. Гел хәлемне сорап шалтырата. Икенче улым 40 яшендә башына кан савып үлеп китте, – ди Әхәт абый. – Улларымны да, хатынымны да бик сагынам. Мине бик кадерләде, тәрбияләде инде. Шулкадәр әйбәт хатын булды. Мин аны сугыштан кайтуга күреп алдым да башка кешегә бирмәдем. Белемле, бөтен эшкә оста иде. Мине дә укытты. Шуның тырышлыгы белән зур дәрәҗәләргә ирештем. 

Әхәт абыйның хәтеренә сокланырлык. Үз аякларында йөреп тора. Әле капка төбенә дә чыга, бакчада да йөреп керә икән. Күзләре начар күрә. Әмма бернәрсәдән дә зарланмый.

– Кызым бик тәрбияли. Киявем дә бик әйбәт иде. Ул да арабыздан китеп барды. Бер-беребезгә иптәш булып яшибез, – ди Әхәт бабай. – Болай озак яшәвемнең сере зур әниемнең ихлас теләге нәтиҗәсендәдер дип уйлыйм. Миңа аны тәрбияләргә туры килде. Урын өстендә ята иде. Бер дә читенсенмичә ашаттым, эчерттем, юындырдым. Ул гел, Аллаһы Тәгалә сиңа озын гомер бирсен, дип тели иде. Тормышыма шөкер итәрлек. Һәр язны зарыгып көтеп алам. Җиңү көнен күрү бәхет инде миңа. Кызым, парадка алып чыгам, диде. Район җитәкчеләре дә онытмый, хәллемне беләләр, күчтәнәчен алып киләләр. 105 яшеңә киләбез әле, дип киттеләр. Вәгъдә бирдем – көтәсе була инде хәзер.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре