Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Михайловна Рохлина Арслан Сибгатуллинга һәм әнисе Гүзәлгә “Сталинград сугышында җиңүгә 80 ел” медален һәм “Надежда России” берләшмәсе бүләген тапшырган. Әлеге вакыйга республиканың “Будь добрым! Татарстан” акциясе кысасында узган.
Мария Михайловна 1924 елның 28 сентябрендә Запорожье өлкәсендә туган. Сугыш вакытында санинструктор булып, йөзләрчә солдатны үлемнән коткарган. Сталинград һәм Курс сугышлары аша узган, Днепрны кичкән, Украина, Молдавия, Румыния, Польша, Германия һәм Чехославакияне азат итүдә катнашкан. Нык холыклы, көчле рухлы булганлыктан, аны “Железная Маша” дип йөрткәннәр.
Ике дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Сталинградны саклаган өчен” кебек медальләр белән бүләкләнгән. Мария әби социаль челтәрләрдә Җиңү көне алдыннан Арслан Сибгатуллинның “Священная война” җырын башкаруы сурәтләнгән видео күреп алган. Әнисе әлеге үлемсез җырны өйрәнергә тәкъдим иткәндә, малайга нибары 4 яшь булган. Видео йөзләрчә мең карау җыйган.
Арслан Габдулла Тукайның туган көненә багышланган тантаналы митингта һәм Камал театрында “Тантана” премиясен тапшыруда да шушы җырны башкарган. Әлеге чыгыш Мария Михайловнаның иң нечкә күңел кылларына тигән. Шуңа күрә ул бүләкләренең бер өлешен Сибгатуллинар гаиләсенә тапшырырга карар иткән.
Мария Михайловна Гүзәл ханымга бүләк тапшырганда: “Син – Россиянең иң яхшы әнисе. Дәүләт Думасы депутаты җитәкчелегендәге “Надежда России” берләшмәсендәге хатын-кызларның бүләге бу. Син – безнең ышаныч!” – дип мөрәҗәгать иткән.
Акциядә 4 юнәлеш буенча: “Көн герое” (көндәлек изге гамәлләр); СВОда катнашучыларга ярдәм; ветераннарга, өлкәннәр һәм мохтаҗларга ярдәм; “Мин – волонтер” (Татарстанда волонтерлар бергәлеге оештырылуга 20 ел тулуга багышланган махсус рубрика) юнәлешләре буенча катнашырга мөмкин. Акциядә катнашучыларның барлык изге гамәлләре социаль челтәрләрдә #БудьДобрымТатарстан хэштегы белән бастырыла. Акция йомгаклары буенча Татарстанның “изге эшләр картасы” булдырылачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез