Ул Арча районының Симетбаш авылында 1921 елда эшли башлаган. Иң кызыгы: бүген дә һәр җире төзек. Утка тоташтырасың да он тарттыра башлыйсың. Һәрхәлдә, авыл халкы шулай ди. 104 еллык тегермәнне күрәсе килеп юлга кузгалдым.
Симетбашка баргалыйм үзе, әмма тегермәнгә игътибар ителмәгән. Юкса авылга кергәндә юл читендә генә кала ул. Юлдашым – район газетасы журналисты Ильяс Фәттахов юл буе тегермән тарихы турында сөйләп барды. Тегермәнне, утыз ат җигеп, кайсыдыр авылдан кайтарган булганнар. Баштарак канатлы җил тегермәне булган, соңрак, авылларга «Ильич утлары» керә башлагач, «канатларын кисеп» утка тоташтырганнар.
«Тегермән» дигәне – тәбәнәк кенә агач бина, ишегеннән дә урталай сынып керәсе. Ильяс, аны бераз төзекләндерергә, түбәләрен яңартырга кирәк, дигән фикердә. Һәм шуннан соң туристик маршрутка да керттерергә хыяллана икән. Баштарак аның сүзләренә әллә ни шаккатмадым. Килгән-киткән кеше бу тегермәннән нинди кызык табар икән, дип уйладым. Әмма, эченә кереп чыккач, тирәсендә әйләнгәләп-тулгангалап йөргәч, күңелдә балачак хатирәләре җанлана башлады.
Бездә дә бар иде ул җил тегермәне. Кем әйтмешли, «җил тишеге»ндә булсын диптер инде, авыл читендә, калку урынга эшләп куйганнар иде аны. Әтиләргә ияреп он тарттырырга йөрдек. Канатлары әйләнгәнен карарга болай да баргаладык. Ни кызык тапканбыздыр инде?! Күрәсең, шундый зур канатларның әкрен искән җилгә дә әйләнүе безгә сәер тоелгандыр. Тегермәннең эче, тегермәнче үзе дә он тузанына батып, ап-ак булыр иде.
Элек колхозчылар тере акча күрмәделәр. Аларга хезмәт көне язылды һәм шул көннәр өчен фәлән кило икмәк бирделәр. Икмәк дигәнебез йә арыш, йә бодай, авылча матур итеп әйтсәк, ашлык була инде. Аны бит әле он итәргә кирәк. Ә тегермән бер генә, һәр авылда юк та иде бугай әле ул, шуңа күрә халык тегермән тарттырырга алдан сөйләшеп-килешеп куя иде дип истә калган. Тегермән кешене әнә шулай ипиле иткән. Заманында халыкның ипигә дә туймаган чаклары булганын искә төшерсәк, тегермәннең тарихта, авыл кешеләре язмышында нинди әһәмиятле урын алганын чамаларбыз. Шуларны уйлыйм да, бу тегермән төрле вакыйгаларның «тере шаһиты» булып сакланырга тиештер, дим. Әгәр бөтен нәрсәне юкка чыгара барсак, яңа буыннарга нәрсәгә төртеп күрсәтеп сөйләрбез, аңлатырбыз...
Ильяс мине шул тегермәндә эшләгән 97 яшьлек Таһир абый Мифтахов янына да алып барды. Болын кадәр йортта берүзе яши Таһир абый. Авылда балалары да бар, үзләренә гел чакырып торалар. Тик Таһир абыйның махы бирәсе килми: «Үз көнемне үзем күрә алам бит әле», – ди икән. Бәрәңге, яшелчә-мазар да утырта, тавык-чебеш тә асрый. Сарыклары да булган, тик балалары: «Сиңа бик авырга килә», – дип бетерттергәннәр. Әйе, сер бирми Таһир абый. Әле минем таякка карап торды да: «Син проформа өчен таянып йөрисеңме?» – дип, авыз ера. Үзе таяксыз да егетләрский атлап йөри.
Тегермәнче булып ярты гасырга якын эшләгән Таһир абый. Сөйләшеп утыра торгач, аның бабасы Мифтахның, әтисе Гәрәйнең дә тегермәндә эшләгәннәрен белдем. Мифтах абзыйга бик авыр елларда эшләргә туры килә. 1921 елгы ачлыктан Арча кантонына караган 28 волостьта 20 меңнән артык кеше үлә.
Ярый әле бу елларда Симетбашта тегермән булган, ул күрше-тирә авыллардагы күпме кешенең гомерен саклап калган. Бу тәти сүзләр түгел. Әгәр икмәк дөнья тоткасы булмаса, аның турында бихисап җырлар, шигырьләр язылмас, әйтемнәр тумас, халык: «Ил куәте – икмәктә», – димәс иде.
Тегермән, икмәк турында сөйләгәндә Таһир абыйның йөзләре үк үзгәреп китә. Әтисе Гәрәй сугышка киткәндә тегермән ачкычын бер авылдашына тапшырып киткән. Әмма ул тегермәнне эшләтеп җибәрә алмаган. Гәрәй абый әсирлеккә төшә, авылына 1947 елда гына әйләнеп кайта. Шулай итеп сугыш елларында авыл тегермәнсез яши. Гәрәй абыйның кайтуы халык өчен иң шатлыклы вакыйгаларның берсенә әйләнә. Тегермәнне яңадан көйләп җибәрә Гәрәй абзый һәм озак та тормый ялга китә. Ә аны кем алыштырырга тиеш? Ул вакыттагы колхоз рәисе Закиров Хәмит озак уйлап тормый, Таһирны чакырта да тегермәнне кабул итеп алырга куша. Булдыра алырмын микән, дип шикләнә-шикләнә эшкә тотынган Таһир абый 1988 елда пенсиягә чыккач та тагын 10 ел тегермәндә эшли. «Тагын эшләр идем әле, хәзер авылга тегермән кирәк түгел шул», – дип көрсенгәндәй итә Таһир абый.
Симетбаш тегермәне тарихы – нәсел тарихы, авыл тарихы һәм без әле бу тарих пәрдәсенең бер читен генә күтәреп карадык. Юкка чыкмасын бу тегермән, үткәннәрне искә төшереп торсын. Кара әле, бер вакыйга искә төште. Моннан шактый еллар элек төрек дуслар безне – берничә журналистны Истанбулга чакырдылар. Бардык. Шәһәр тирәли сәяхәт кылып йөргәндә ташлары таралып яткан бер җимерек стена күзгә чалынган иде. Төрекләрдән: «Бу ташларны ник җыеп алмыйлар, берәр нәрсәгә ярар иде», – дип сорадым. Ә алар нәрсә диде? «Бу – борынгы ныгытманың бер өлеше, тарихның бер һәйкәле, нигә юкка чыгарырга аны?!» – диделәр. Менә шул, җәмәгать, тел төбемне аңлагансыздыр.
Рәсемдә: Таһир абый тегермәнне гел сагынып яши.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез