Бер гасырдан артык гомер кичерүче әбекәйнең хәтеренә, акылына сокланырлык. Шушы яшендә дә бар яңалыкны белеп, балаларын танып тора. Сугышны үз башыннан кичергән кеше ул. «60 кешелек гаскәрдән алтыбыз гына исән калдык», – дип сөйли хәзер.
Ютазы авылында яшәүче Мөхтәрәмә Хәйретдинова Азнакай районының Кәкре Елга авылында сигезенче бала булып дөньяга килә.
– Мәктәптә бик яхшы укыдым. Җиде класс белем алгач, районга эшкә куйдылар. Башта орлык лабораториясендә лаборант, аннан аны мөдир булдым. Бераз гына эшләдем микән, юкмы – машина-трактор паркының кадрлар бүлеген алып бара башладым. Бик матур итеп башлаган тормышны сугыш җимерде, – дип сөйли әбекәй. – 1943 елда, сугышка чакырып, миңа да повестка килде. Иртәгә китәсе дигән төнне дус кызлар белән урам әйләндек. 10 гыйнварда чыгып киттек. Туган авылыбызны башка күрмәбез, дидек. Ул чакта аерылып китүләр җиңел булмады.
Аларны башта Казанда укыталар. Санинструктор, шәфкать туташы эшенә өйрәтәләр. Аннары алар Мәскәүгә юл ала.
– Барып җиткәч тә, безне сыйладылар. Ат суеп, ит пешерделәр. Ул чакта казылыклар банкада иде. Безгә 400 әр грамм шуны да биреп чыктылар. Бер көн ял иттек. Ә аннары сугышка керттеләр. 4 нче Украина фронтында артиллерия полкында хезмәт иттем, – ди Мөхтәрәмә әби, үткәннәрне барлап. – 1943 елда Киев янында каты бәрелеш булды. Менә шул чакта бик авырдым. Температурам күтәрелде. Барысы да окоп казырга киткәннәр. Башкалар эшләп, мин ничек тик ятыйм инде? Хәлем булмаса да, таң алдыннан алар янына барып кушылдым. Килеп кенә җитүем булды, немецлар чолгап алды. Алтмыш кешедән уныбыз гына исән калды. Әсирлеккә төштек. 3 көн бардык. Әле бер авылга кереп төн кунабыз, әле икенчесенә. Ат абзарында чүгәләп кенә йокладык. Аннары Германиядәге хәрби әсирләр лагерена җибәрделәр.
Мөхтәрәмәне госпитальгә эшкә куялар. Иртән алып китәләр, кичке якта лагерьларына кайтаралар. Кайткач, идән юдырталар, кухняда эшләтәләр. Бервакыт ул чүплектә актарынган ир-атны күреп ала. Йөзе таныш инде, кем икәнен исенә төшерә алмый.
– Үзебезнең машина-трактор паркы мөдире Мөсәлимовны танып алдым. Бер-беребезгә күтәрелеп карасак та, сөйләшергә, тавыш бирергә ярамаганын беләбез. Икебез дә тавышсыз гына еладык. Мин ул абыйны ташламадым. Ничек тә ризык бирергә тырыштым. Сизеп алсалар, атып үтерәчәкләрен белә идем, – ди әбекәй.
Бервакыт бу лагерьга үзләренә эшче эзләүчеләр килә. Бер немец хатыны Мөхтәрәмәне сайлап ала. Аларда эшләгәндә бер сүз әйтми, кушканны үти, хәтта сөйләшми дә. Гомерен шулай саклый ул. Артык сүз булса – аталар да үтерәләр. Әмма кызның хуҗасы начар кеше булып чыкмый: артык кыерсытмыйлар.
Җиңү килгән көнне дә хәтерли әбекәй! Сыер сауган вакыты була. Тавышлар ишетеп, урамга чыкса, анда бәйрәм итәләр икән инде. Бик матур көн иде, дип искә ала ул хәзер.
– Әсирлектә булган өчен миңа «хыянәтче» дигән тамга сугылган иде. Авылга кайткач, гел күзәтү астында булдым. Кая барганымны, кем белән аралашуымны тикшереп тордылар. Эшкә алмый интектерделәр. Өч көн эшлим дә, эштән җибәрәләр. Чарасызлыктан Үзбәкстанга чыгып киттем, – ди ул.
Ничек кенә булмасын, туган як сагындыра. Мөхтәрәмәнең йөрәге өзгәләнә. Сагыну тынгы бирми.
Сүзне кызы Гөлнарага бирик.
– Туган якка ялга кайткач, әни авырып китә. Хәле бик авырайгач, китми кала. Күп тә үтми, аны Ютазы элеваторына эшкә чакыралар. Шуннан тормышы җайлана башлый. Әтине очрата. Исеме дә аклана, кешеләрнең карашы үзгәрә, – дип сөйли ул.
Мөхтәрәмә апа моннан 10 ел элек бот сөяген сындырган. Хәзер инде йөри алмый.
– Әни мине бик соң, 48 яшендә таба. Мин – аның бердәнбер баласы. Әнигә Аллаһы Тәгалә михнәтен дә, рәхәтен дә өеп бирде. Озак яшәве минем бәхеткә аның, – ди Гөлнара ханым. – Әни әле барысын да белеп тора. Утырган җиреннән, үзе уйлап чыгарып, шигырьләр дә сөйләп куя. Озак яшәдем инде, ди. Әле менә районнан котларга килгәннәр иде, ышанмыйча яшен сорыйлар. «Әйтергә оят инде, 106», – ди әни. Шуларны да белә бит! Район башлыгы Аяз Шәфигуллинны мең сорау белән аптыратты. «Уҗымнар ничек кышлаган?», «СВОдагы егетләрнең хәлен беләсезме, әле кайтмыйлармы?», – ди. Киявебезне көтә инде. Ул да анда бит.
Гөлнара апаның үзенә дә кайгылар күп килгән. Олы кызының биш яшьлек баласы яман чирдән үлеп киткән. Камилләренә 4 яшь икән. Шул малай әтисен бик тә сагына инде. Тизрәк кайтуын көтә.
– Илләр тынычлансын иде инде. Без хәзер барыбыз да шушы теләк белән генә яшибез, – ди Гөлнара ханым. – Әниемне зурлап котлаганнары зур рәхмәт. Бик сөенә ул. Кадерле икәнен белсен өчен, без дә тырышабыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез