Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне
1945 елның 11 апрелендә Бухенвальд концлагерендагы тоткыннарның баш күтәрүе истәлегенә гамәлгә куелган. Бухенвальд иң зур концлагерьларның берсе була. Ул 1937 елның июль аенда Веймар шәһәреннән ерак түгел урында сафка баса. 1945 елга аның инде 66 филиалы була, иң зурлары Германия территориясенә урнаша.
8 ел эчендә бу үлем лагере аша 240 мең тоткын уза. Алар җинаятьчел медицина тәҗрибәләре өчен кулланылалар, җәзага тартылалар, шулай ук сәнәгать фирмаларында эшлиләр.
Бухенвальдта 18 милләттән булган 56 мең кеше юкка чыгарыла. Алар арасында 19 мең совет хәрбиләре була.
1945 елның 11 апрелендә союз гаскәрләре якынлашуын ишеткәч, уннарча мең тоткын кораллы фетнә күтәрә. Алар җитәкчеләре белән бергә 200 гә якын сакчыны кулга алалар. 12апрель көнне лагерьга Америка гаскәрләре бәреп керә.
Беренче цирк
1890 елның 11 апрелендә Казан үзәгендә беренче стационар цирк ачыла. Ул хәзерге Кара күл тирәсендә урнаша. Аны абыйлы-энеле Дмитрий һәм Аким Никитиннар ача. Башлангыч хәлдә бина 40 елга якын хезмәт итә, ә 1928 елда шул ук урында Татарстан АССРның сигез еллыгы хөрмәтенә аталган яңа цирк төзелә. 1961 елда аны авария халәте аркасында ябалар, соңыннан бөтенләй янып бетә. Циркның яңа бинасы («оча торган тәлинкә») 1967 елның 9 декабрендә ачыла, ул Казанда яшәүчеләрне һәм кунакларны әле дә шатландыра.
1990 елның 11 апрелендә Казанда Татарстан АССР яңа Югары Советының беренче сессиясе ачыла
Ул шул ук елның 17 апреленә кадәр дәвам итә. Сессиянең төп вакыйгасы Татарстан Республикасы Югары Советы рәисен сайлау була. Минтимер Шәймиев өчен сайлаучыларның 70,6%ы тавыш бирә. 1990 елның 17 апрелендә халык депутатлары Министрлар Советы составы буенча карар кабул итә һәм аның рәисе итеп Мөхәммәт Сабиров сайлана.
Паркинсон авыруына каршы көрәш көне
Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән үткәрелә. Бу авыру турында мәгълүмат җиткерү һәм авыруларга, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү өчен эшләнә. Әлеге дата очраклы гына сайланмый. 1755 елның 11 апреле – бу авыруны тикшерүче Англия табибы Джеймс Паркинсонның туган көне. Паркинсон авыруы нигездә өлкән яшьтәге кешеләрдә пәйда була. Ешрак индустрия алга киткән илләрдә күзәтелә. Европада бу авыру 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 100 кешегә 1,6-1,8 очрак теркәлә.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез