Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Чарада яшь эшмәкәрләр үз уенчыкларын, китапларын, киемнәрен һәм хәтта үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен дә сата ала. Балалар бәяләрне үзләре билгели, акцияләр уйлап таба, сату урыннарын матур итеп бизи ала. Шәһәр халкын һәм башкала кунакларын яшь сатучыларга теләктәш булып, истәлекле сувенирлар сатып алырга чакыралар.
Актив яшь сатучыларга, аларны соңыннан Парклар дирекциясе тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә алыштыру мөмкинлеге булган «кәгазь акчалар» бирелә.
Балалар ярминкәсе 12:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр уздырыла, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе. Үз әйберләрен сату яки аларны башкалар белән алмашу өчен урын алып калырга теләүчеләрнең алдан теркәлүе сорала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез