14 яшькә кадәрге балаларга социаль челтәрләрдән файдалануны тыймакчылар

Россиядә 14 яшькә кадәрге балаларга социаль челтәрләрдән файдалануны тыярга тәкъдим иткәннәр. Бизнес-патриотизмны үстерү буенча “АВАНТИ” эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Рахман Янсуков Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга, Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы башлыклары Валентина Матвиенко белән Вячеслав Володинга бу җәһәттән мөрәҗәгать юллаган. “Известия” шул хакта яза.

“Соңгы вакытларда бизнес вәкилләре “АВАНТИ” ассоциациясенә социаль челтәрләрдә тыелган әйберләрнең күп булуы турында, шулай ук балаларның әлеге мәйданчыкларга керү тәртибенең җайга салынмавы турында шикаятьләр ешайды”, – диелгән анда.
Тәкъдим авторлары фикеренчә, интернетта террорчылык юнәлешендәге 10 меңнан артыграк сайт бар. Шул сәбәпле “АВАНТИ” социаль челтәрләргә фәкать паспорт фотосын урнаштырып кына теркәлүне кертү бурычын куярга өнди.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре