Тәтеш районының Тоншерма авылыннан Михаил Марцев Курск өлкәсендә күрсәткән батырлыклары өчен Россия Герое исеменә лаек булды. Аңа 4 октябрь көнне Алтын Йолдызны Россия оборона министры Андрей Белоусов үзе тапшырды. Аңа кадәр ул ике тапкыр Батырлык ордены һәм «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медале белән бүләкләнә.
Батальон дошманны тар-мар итә
Россия Оборона министрлыгы тарафыннан интернет челтәренә куелган мәгълүматлар якташыбызның нинди батырлыклары өчен олы бүләккә лаек булуы турында сөйли.
Михаил Марцев – Кара диңгез флотының диңгез пехотасы батальоны командиры, подполковник, позывное «Сапфир». 2014 елда Кырымны кайтару операциясендә катнашкан. Махсус хәрби операция башлангач та, беренче көннәрдән үк алгы сызыкка китә: аның батальоны Мариупольне азат итә, Запорожье һәм Херсон юнәлешләрендә, шулай ук Угледарда булган сугышларда катнаша.
Бу елның август аенда Марцев батальоны бер мең чакрымнан артыграк юл үтә һәм Курск өлкәсен сакларга алына. Шәһәр янында дошманның 19 берәмлек техникасын юк итә. Офицер дошман куркыныч тудырган урыннарда засада нокталары оештыра. Һава разведкасы һәм радиоэлектрон көрәш пунктларын шәхсән үзе урнаштыра. Алгы сызыктагы батальон хәрбиләренә сугыш кораллары, азык-төлек, башка кирәк-яракларны китертүне оештыра.
Дошман сан ягыннан күбрәк булуга карамастан, Марцев батальоны бронетехника ышыгында дошманның оборонасын өзә. Бик көчле бәрелештә дошман тар-мар ителә. Батальон БТР, БМП, чит илдә җитештерелгән бронялы җиде машина, 120 дән артык неонацистны юк итә. Украина кораллы көчләренең 10 хәрбие әсирлеккә алына.
Шуннан соңгы тагын бер бәрелештә Марцев батальоны дүрт БТР, ике бронялы машина, 60 тан артык кешене юк итә, төзек хәлдәге «Страйкер» БТРын һәм чит илдә җитештерелгән «Когуар» бронялы машинасын кулга төшерә.
Үз артыннан ияртте
Михаилның әнисе Зоя Михайловна «Татар-информ» агентлыгына улының балачак еллары, ничек үсүе, характерын чыныктыруы турында сөйләгән.
– Миша бик шук, чая булып үсте. Мәктәптә уртача гына укыды, әллә ни дәрес әзерләп утырмады. Әмма шөгыльләре күп иде. Үзешчән сәнгатьтә катнашты: җырлады, биеде. Атлар янында кайнашты, ярышларга йөрде. Мәктәптә «Аҗаган» уеннарында катнашты. Һәрчак командир булды. Безгә каршы йортта Миша исемле дусты яши иде. Ул Ульяновскидагы хәрби училищега укырга керде, ә безнең улыбыз, аңа охшарга тырышыптыр, күрәсең, Казан танк училищесына юл тотты.
Бик хезмәт сөючән булды. Кечкенәдән әтисе белән комбайнда эшләде. Рульгә утырып йөрүне ярата иде. Арып-талып кайтса да, өй эшләрендә булышты. Кечкенәдән: «Мин барыбер үз дигәнемә ирешәчәкмен», – дип әйтергә ярата иде. Ул үзе шундый булгандыр, күрәсең. Дөрес, мин аны намуслы булырга, үзеннән бәләкәйрәкләрне кыерсытмаска өйрәттем инде. Әмма ул барысын да үзенчә эшләде. Күрше малайларын патриот булырга өйрәтте, барысын да үз артыннан ияртте.
Ике ел Казанда танк училищесында укыганнан соң, Благовещенскидагы Ерак Көнчыгыш югары хәрби училищесына укуын дәвам итәргә китеп барды. 2009 елда диплом алгач, аны хезмәт итәргә Кара диңгез флотына җибәрделәр. Ульяновскидан авылга кунакка кайткан кызга өйләнде. Кызлары туды. Хатыны белән кызын бала табу йортыннан каршы алырга гына өлгерде, аннары командировкага китеп барды. Без дә, оныгыбызны күрергә дип, Севастопольгә барган идек. Кая барасын яшермәде. Шуннан бирле бик сирәк кенә күрештек. Хәлләре турында сорасам, күп сөйләми. «Барысы да тәртиптә, әни», – дип тынычландыра. Мин аңа ышанам. Тиздән барысы тәмамланыр да, егетләр өйләренә кайтыр дип көтәбез.
Бүләкләү тантанасыннан соң ук Михаил Марцев алгы сызыкка китә. Хәзер ул Курск өлкәсен неонацистлардан азат итүен дәвам итә. «Татар-информ» агентлыгына батыр егетнең үзе белән сөйләшергә дә мөмкинлек туа. Михаил: «Хәрби булырга миңа әти тәрбиясе ярдәм итте. Ул балачактан армиядә хезмәт итәргә кирәклеген сеңдереп килде. Диңгез пехотасы – гаскәрләрнең иң көчле төре, дия иде. Бөек Ватан сугышы чорында ук фашистлар аны «кара үлем» дип йөрткәннәр. Балачакта, беренче чиратта, шул аңыма кереп калгандыр дип уйлыйм. Мәктәптә ОБЖ фәнен укыткан Петр Михайловичка да рәхмәтлемен – мине ул хәрби булырга үгетләде», – дигән подполковник Марцев.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстанда туып үскән 14 ир-егет Россия Герое исеменә лаек булды. «Алтын Йолдыз» медален Әлкидән Раил Габдрахманов, Питрәчтән Иван Додосов, Мамадыштан Ирек Мәгәсумов (суд карары белән кире алынды), Казаннан Рәсим Баксиков, Иван Жарский, Александр Лапин һәм Айнур Сафиуллин, Тәтештән Михаил Марцевка тапшырдылар. Тагын алты якташыбызга Россия Герое исеме үлгәннән соң бирелде. Болар – Казаннан Дамир Гыйлемханов, Лениногорскидан Дамир Исламов, Тәтештән Андрей Соколовский, Мамадыштан Олег Сорокин, Чаллыдан Станислав Большаков һәм Кайбычтан Владимир Козин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез