15 декабрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Һөнәри вазыйфаларын үтәгәндә һәлак булган журналистларны искә алу көне

Бу көн Россия Журналистлар берлеге инициативасы буенча 1991 елдан башлап билгеләп үтелә. Бу көнне безнең илдә һөнәри бурычын үтәгәндә һәлак булган журналистлар искә алына. Сугыш вакытында «кайнар нокта»ларда һәм тыныч вакытта да оператив мәгълүмат өчен көрәштә һәлак булган талантлы репортер, фотограф, телеоператорларны туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре искә ала.

 Россия Федерациясенең Хәрби-һава көчләре радиотехник гаскәрләре барлыкка килү көне

1951 елның 15 декабрендә СССР Министрлар Советы карары белән гамәлгә керә.

Хәзерге вакытта гаскәрләрнең бу төре Россиянең һава-космик көчләре составына керә. Радиоактив гаскәрләр коралланышында «Гамма-С1М», «Десна-ММ», «Сопка-2», «ВВО» заманча радиолокация станцияләре һәм «Подлёт-К1», «Небо-М» перспективалы станцияләре тора. Алар кече, урта һәм зур биеклекләрдә һава объектларын табарга сәләтле.

Татар типографиясе

1800 елның 15 декабрендә Хөкүмәт Сенаты Указы белән Казан гимназиясе янында татар телендә китаплар бастыру өчен типография оештырыла. Типографияне отставкадагы лейтенант Габделгазиз Бурашев акчасына төзиләр һәм Азия дип атыйлар. Ул Беренче ир-атлар гимназиясе бинасында урнаша. 1829 елда Казан университеты типографиясе составына керә.

ТАССР бүленә

1929 елның 15 декабрендә Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасын районлаштыру проекты хуплана. Аның буенча республиканың бөтен территориясе 6 округка һәм 84 районга бүленә. Бөгелмә һәм Буа округлары 11 районга, Казан округы 13 районга, Кукмара 15 районга, Чаллы 18 районга, Чистай 16 районга бүленә. Казан мөстәкыйль административ-хуҗалык берәмлеге булып кала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре