16 кеше һәлак булган: Татарстан аэроклубы коточкыч һәлакәттән соң миллионнарча сум түләячәк

Чаллы шәһәр суды 2021 елда 16 кешенең үлеменә китергән авиация һәлакәтеннән соң “Россия ДОСААФ Татарстан Республикасы Үзәк аэроклубы” оешмасына миллионнарча сум түләтү турында карар чыгарган. Суд карары автомобиль төзүчеләр шәһәренең дәүләт хакимияте органы сайтына урнаштырылган, дип яза “KazanFirst”.

Исегезгә төшерәбез: 2021 елда Минзәләдә коточкыч фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Анда җиңел моторлы “Л-410” самолеты һәлакәткә юлыккан иде. Самолетта 22 кеше булган. Алтысына – зыян килгән, калганнары, шул исәптән парашютчы-инструктор – үлгән. Судка дәгъва белән мөрәҗәгать итүчеләр – шул парашютчы-инструкторның баласы һәм хатыны.

Җавап бирүченең вәкиле аларның таләпләрен танымаган, самолет һәлакәте буенча җинаять эшен тикшерү төгәлләнгәнче, дәгъваны карауны туктатып торуларын сораган. Моннан тыш ул республика Хөкүмәтенең дәгъва бирүчеләргә түләгәнлегенә күрсәткән. Әмма суд һәлак булган кешенең гаиләсе әгъзалары ягына баскан. Шулай итеп, аларның һәркайсына мораль зыян өчен компенсация (берәр миллион сум), шулай ук туендыручының үлеменә бәйле рәвештә китерелгән зыян түләтеләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре