Барнаулда 17 яшьлек кыз яңа туган улының бугазын кискән һәм аны урамга чыгарып ташлаган. Ул әти-әнисенә балага узуы турында әйтергә курыккан.
Кичә Барнаулдагы Малахов урамындагы күл янындагы пакетта муен һәм күкрәк яралары белән сабый гәүдәсен тапканнар. Тикшерү һәлак булган баланың әнисен тапкан- бу 17 яшьлек кыз. Башта ул, аларның реакцияләреннән куркып, йөкле булуын әти-әнисеннән яшергән. Шушы көннәрдә ул өйдә ялгызы гына булганда сәламәт малай тапкан, аннары аны суйган, пакетка салып, урамга алып чыгып ташлаган.
"Кече яшьтәге кешене үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче тоткарланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез